Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 ( 232 ) 233 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
“Тапкырларга табышмак” кичәсе 10.01.2016

Бүген мәктәбебездә “Тапкырларга табышмак” кичәсе үтте.Укучылар ике командага бүленеп “Беләге юан берне егар,белеме булган меңне егар” девизы астында көч сынаштылар.Төрле темаларга табышмаклар чишеп белемнәрен баеттылар,сөйләм телен үстерделәр.
-
“Вопрос на засыпку” интеллектуаль уены. 10.01.2016

Каникул чорында мәктәбебездә файдалы кичәләр күп үткәрелде. Шундыйларның берсе – “Вопрос на засыпку” интеллектуаль уены.Әлеге кичә география укытучысы Гыйззәтуллина Г.Х.тарафыннан оештырылды. Укучылар “Глобус” һәм “Водопад” командаларына бүленеп көч сынаштылар. Дөньяның төрле почмакларына сәяхәт итеп белемнәрен сынадылар, күп кенә кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар. Кичә файдалы үтте.
-
Республика олимпиадасына әзерлек 09.01.2016

Олимпиадаларның муниципаль этабы җиңүчеләре билгеле. Хәзер җиңүчеләргә тагын да зуррак бурычлар йөкләнә. Район данын республика күләмендә якларга, үзләренең белемнәрен иң- иң көчлелер алдында күрсәтергә кирәк булачак.Кышкы каникул көннәрендә республика олимпиадасына әзерлек эшләре башланды.Татар теле һәм әдәбиятыннан укучылар белән консультацияләләр уздырылды.
-
“Сарык , кәҗә һәм башкалар” дигән спектакль 09.01.2016

Район мәдәният йортында , кышкы каникул көннәрендә, “Сарык , кәҗә һәм башкалар” дигән спектакль барды. Ул балалар өчен бушка оештырылды. Аны Арча педагогия көллияте каршындагы “Яшьлек” театр студиясе яшьләре куйды. Балалар рәхәтләнеп ял итеп кайттылар.
“Яшьлек” театр студиясенә зур рәхмәтебезне җиткерәбез, нык сәламәтлек, яңа елда зур уңышлар телибез!
-
“Арча хәбәрләре” газетасы призына шахмат турниры 09.01.2016

Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбендә “Арча хәбәрләре” газетасы призына шахмат турниры узды. Биредә ун команда катнашты, күрше районнардан да укучылар килгән иде. Безнең мәктәп укучылары да турнирда катнашты.
-
Инглиз теле атналыгына әзерлек 08.01.2016

8 январь көнне башлангыч сыйныф укучылары киләсе атнада узачак инглиз теле атналыгына әзерлек эшләрен башлап җибәрделәр. Алар “Шалкан” һәм “Өч аю” әкиятләрен инглиз телендә сәхнәләштерергә җыеналар.
-
Саф һавада. 08.01.2016

Кышкы каникуллар дәвам итә. Бүген башлангыч класс укучылары белән тауга чана шуарга бардык.
Чанада да шуабыз,
Чаңгыда да шуабыз.
Тимераякта очабыз,
Чыжлап тора шома боз.
Тауларга да барабыз,
Кырларга да чыгабыз.
Кар-буран дип тормыйбыз,
Шуабыз да шуабыз.
-
“Оста куллар” түгәрәгендә 07.01.2016

Укучылар “Оста куллар” түгәрәгендә модульле оригами юлы белән куян төзү серләрен өйрәнделәр. Алар куян төзү өчен кәгазьдән модульләр әзерләделәр һәм модульләрне беркетергә өйрәнделәр. Түгәрәк занятиесе файдалы һәм кызыклы үтте
-
“ Яшь театр сөючеләр” түгәрәге 06.01.2016

Бүген үткәрелгән “ Яшь театр сөючеләр” түгәрәгендә укучылар классик драматургларның әсәрләре белән таныштылар һәм Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның III республика конференциясенең “ Драматургия” номинациясендә катнашу өчен әзерлек эшләрен башладылар.
-
“Әйдәгез,биергә!” 06.01.2016

Яңа ел бәйрәмнәре узса да, бию түгәрәгенә йөрүчеләрнең ял итеп ятарга исәпләре дә юк. Алар киләсе чыгышларына әзерләнәләр,яңа биюләр өйрәнәләр. Аларның чыгышларын тамашачы һәрвакыт яратып каршы ала, көчле алкышлар белән озатып кала.













