Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 ( 233 ) 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Инглиз теле түгәрәге 05.01.2016

Кышкы каникуллар дәвам итә. Әмма шуңа да карамастан мәктәптә түгәрәк эшчәнлеге туктап тормый. Бүген беренче класс укучылары белән берлектә инглиз теле түгәрәге узды. Укучылар белән шигырьләр,тизәйткечләр, яңа сүзләр өйрәнеп, вакытны күңелле һәм файдалы уздырдык.
-
Подготовка к ЕГЭ и ОГЭ 04.01.2016

Несмотря на зимние каникулы, в школе продолжается подготовка к ЕГЭ и ОГЭ. Сегодня учащиеся 11 класса выполнили задания ЕГЭ по русскому языку и литературе. Консультацию провела учительница русского языка и литературы Хисамиева Р.Р.
-
Итоги муниципального этапа Всероссийской и республиканской олимпиад школьников. 04.01.2016

По результатам муниципального тура в школе 36 призовых места, среди них 13-победителей, 23-призера. Особых успехов добились ученики, которые отличились в нескольких предметах: по пяти – Салимзянова Гулина (10 класс); по четырем - Мухаметдинова Чулпан (11кл.); по трем – Хаматдинова Марьям(11кл.), Гибадуллина Алсу (7 кл.), Салимзянова Алина (8кл.), Сафина Гульназ(10кл.).
-
Шашка һәм шахмат ярышлары 30.12.2015

Бүген мәктәбебездә шашка һәм шахмат буенча зона ярышлары узды. Ярышта 7 мәктәп һәм бер балалар бакчасыннан профсоюз членнары катнашты. Алар матур ярыш күрсәттеләр. Җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды. Чәй табыны артында лотерея уйнатылды, матур җырлар башкарылды.
Мәктәбебездән математика укытучысы Сәлимҗанова Гөлназ Әдһәм кызы шашка буенча 1 нче урынны алды. Аны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Лаеклы ялга озату кичәсе 29.12.2015

28 декабрь көнне Акчишмә башлангыч мәктәбендә техник хезмәткәр Гыйззәтуллина Тәнзилә Миннебай кызын лаеклы ялга озату кичәсе үткәрелде. Бу кичәдә мәктәп директоры Кавиева Р.Р., профсоюз председателе Ибрагимова Л. Ф. һәм Ибатуллина Н.Г. катнашты. Мәктәп директоры Кавиева Р.Р. Тәнзилә апага мәктәп коллективы исеменнән үзенең изге теләкләрен җиткерде. Укучылар үзләренең рәхмәт сүзләрен җырлар, шигырьләр аша белдерде.
Хөрмәтле Тәнзилә апа!
Тәмле-тәмле ашлар беләнСыйладыгыз гел безне,
Барсы өчен дә зур рәхмәт
Һич онытмабыз сезне.
Кешелекле, ярдәмчел сез
Сезнең кебекләр сирәк,
Сау-сәламәт яшәгез сез
Сез бит безгә бик кирәк!
Яратып, зур хөрмәт белән
Сезне искә алабыз,
Озын гомер, тыныч картлык
Сезгә теләп калабыз.
-
Район башлыгы чыршы бәйрәмендә. 29.12.2015

28 декабрьдә “Арча” спорт комплексында район башлыгы чыршы бәйрәме үткәрелде. Анда район мәктәпләреннән уку алдынгылары, спортта, иҗади эштә, җәмәгать тормышында актив катнашучы балалар катнашты. Мәктәбебездән Гыйбадуллина Алсу, Фәйзрахманова Айзилә, Шәрипов Илфат, Фәйзрахманова Рузиләләр бәйрәмдә катнашу бәхетенә ирештеләр.
Район башлыгы чыршы бәйрәме үзенчәлекле итеп оештырылган. Катнашучыларны беренче булып район башлыгы Илшат Нуриев тәбрикләде. Аннан лазерлы шоу бөтен залны яктыртты. Кар кызы белән Кар бөртекләре чыгышы бәйрәмне бизәде. Ә чаңгыга басып, урман–кырлар аша балалар янына ашыккан Кыш бабай килеп кергәч, тирә–юнь тагын да түгәрәкләнеп китте, чыршы аллы–гөлле утларга күмелде.
Ул көнне бәйрәмгә килгән бер генә бала да тик утырмады. Һәрберсе 12 станциядә елның 12 аенда кунакта булып, әкият геройларына кушылып биеде, җырлады, уйнады, шарлардан уенчыклар ясарга өйрәнде, кул эшләре үзләштерде, Кар кызы белән караокега җырлады, актерлык осталыгын сынап карады, Кыш бабайга сәләтләрен күрсәтте. Соңыннан бар да бергә җыелып, кулга–кул тотынып чыршы тирәли җырлап әйләнде. Бу дуслашу, аралашу бәйрәменә дә әверелде
-
Чыршы бәйрәмнәре дәвам итә. 29.12.2015

29 декабрьдә “Арча” спорт комплексында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чыршы бәйрәме булды. Район башлыгы Илшат Нуриев балаларны һәм әти–әниләрен Яңа ел бәйрәме белән котлады. Аннан Кыш бабай һәм Кар кызы, кар бөртекләре һәм әкият геройлары катнашында тылсымлы кичә башланды. Рәхәтләнделәр инде малайлар һәм кызлар. Тәгәрәшә–тәгәрәшә уйнадылар, җырладылар, биеделәр, бөтен дөньяларын онытып уйнадылар, көлделәр, шаярдылар.
Бик актив булып чыкты алар. Кыш бабай каршында чират торып чыгыш ясадылар. Кыш бабайга теләкләрен җиткерделәр. Чыршы бәйрәмендә мәктәбебездән дә укучылар катнашты .Алар бәйрәмнән бик канәгать калды, олы рәхмәт хисләре, шат күңел белән өйләргә таралаштылар.
Барыгызга да Яңа ел сәламәтлек, шатлыклар алып килсен
-
“ Подари чудо” 29.12.2015

Мәктәбебезнең Мөстәкыйль балалар группасы “SOS” отряды бүген чираттагы акцияне уздырдылар. Акция “ Подари чудо” дип атала”. Алар өйдә белем алучы 7 класс укучысы Галәветдинов Рәмис янына бардылар. Укучылар кызыклы, мавыктыргыч уеннар уйнадылар, башваткычлар чиштеләр һәм Рәмисне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котладылар,бүләкләр тапшырдылар.
-
Район башлыгы Илшат Нуриев сәләтле балалар белән очрашты. 28.12.2015

28 декабрьдә районның сәләтле балалары район башлыгы Илшат Нуриев белән очрашты. Очрашуда мәктәбебездән Чулпан Мөхәммәтдинова катнашты.
Укучылар район, мәктәп, яшьләр тормышына кагылышлы сораулар бирделәр. Аларны район башлыгының шәһәрдә яшьләр өчен нәрсә төзергә яки үзгәртергә планлаштыруы да, югары уку йортын тәмамлап туган районына кайтырга теләүчеләр өчен эш урыннары булдыру мәсьәләсе дә кызыксындырды. Кайбер кечерәк авылларда яшьләр өчен ял итү мөмкинлекләренең чикле булуы турында да сүз кузгаттылар. Иҗат белән шөгыльләнүче укучы яшьләр өчен районда вакытлы матбугат булдыру, яшьләр тапшыруларын киңәйтү максатыннан Арча телевидениесенең эфир вакытын озынайту турында да сөйләштеләр. Илшат Нуриев аларга төгәл җаваплар бирде.
Район башлыгының үзенә, җаваплы хезмәтенә, хәтта буш вакытын ничек уздыруына кагылышлы сораулар да булды.
– Сезнең алда имтиханнар бирү тора. Тик тормышта алар шуның белән генә бетми. Минем эштә һәр көн – имтихан. Менә бүгенге очрашу да минем өчен имтихан. Очрашу ничек үтәр, нинди сораулар яңгырар, ничек җавап бирермен дип уйлап килдем, – диде Илшат Нуриев. – Тырышыгыз, укыгыз, үз-үзегезне саклагыз, аралашып яшәгез, тормышта үз урыныгызны табыгыз, үзебезнең районга эшкә кайтыгыз. Күреп торасыз, авыллар бетеп бара. Аларны торгызырга, яңа рух өрергә кирәк. Бу эштә без нәкъ менә сезнең кебек сәләтле яшьләргә өмет итәбез.
-
“ Кар кызы һәм аның дуслары” 28.12.2015

Бөтен кеше ашкынып
Көтеп алган бәйрәм бу!
Кешеләргә Яңа ел
Алып килгән бәйрәм бу!
28 нче декабрьдә Ашытбаш мәдәният йортында 5- 7 класс укучылары “ Кар кызы һәм аның дуслары” дигән әкият тамаша күрсәттеләр.













