Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 ( 234 ) 235 236 237 238 239 240 >>
-
Яңа ел белән! 28.12.2015

Хөрмәтле дуслар! Сезне ихлас күңелдән Яңа 2016 нчы ел белән котлыйбыз!
Яңа ел Сезгә тынычлык , иминлек, бәхет, исәнлек-саулык, зур уңышлар,
бетмәс көч алып килсен.
Яңа елда барлык изге уй-ниятләрегез, хыялларыгыз тормышка ашсын. Күңелегез саф, хисләрегез эчкерсез, хыялларыгыз якты һәм матур булсын!
-
Яңа ел кичәсе 26.12.2015

25 декабрь көнне Акчишмә башлангыч мәктәбендә Яңа ел кичәсе үткәрелде. Тамашачыларга укучыларның Кыш бабайга багышлап сөйләгән шигырьләре, җыр һәм биюләре бик ошады. Балалар төрле уеннарда катнаштылар, Кыш бабайның кызыклы сорауларына җавап бирделәр. Ахырдан лотерея уены уйнатылды.
-
Яңа ел бәйрәме 26.12.2015

26 нчы декабрь көнне мәктәптә өлкән сыйныф укучыларының (8-11 кл.) Яңа ел бәйрәме үтте. Бәйрәм мәктәп директоры Рәмизә Рәисовнаның чыгышыннан башланып китте. Ул укучыларның Яңа ел бәйрәмен зур уңышлар белән каршы алуларын әйтеп узды. “5” кә генә укыган укучылар сәхнә түренә чакырылды. Рәмизә Рәисовна һәр укучыга аерым тукталды, һәрберсенең уңышын әйтеп узды, матур теләкләрен җиткерде. Алар артыннан сәхнәгә 1 нче яртыеллыкны “4” һәм “ 5” билгеләренә тәмамлаган укучылар чакырылды. Директор шулай ук район олимпиадаларына да нәтиҗә ясады . Анда җиңүче һәр укучыны бүләк көтә иде. Бар яктан да актив булган укучыларны, классларны да бүләкләү чираты җитте. Рәмизә Рәисовна мәктәп күләмендә узган бәйге нәтиҗәләре белән таныштырды, бүләкләр тапшырылды. Бүләкләү тантанасы көчле алкышларга күмелде. Аннан соң сүз 8-11 нче класс укучыларына бирелде. Бәйрәм җыр, бию,нәфис сүз, скетч, уеннар белән үрелеп барды. Кыш бабай белән Кар кызының да килүе бәйрәмне тагын да күңеллеләндереп җибәрде. Барлык класслар да бәйрәмгә яхшы әзерлекле иде.
-
Президентская елка 25.12.2015

Сегодня ученица 10 класса Салимзянова Гулина участвовала на президентской елке, которая проходила в Татнефть Арене г.Казани. В этом учебном году она стала победителем Республиканской олимпиады учащихся по русскому языку, по татарскому языку, по татарской литературе, Всероссийской олимпиады по географии, призером по физике на муниципальном этапе. В 2014-15 учебном году стала призером Республиканской олимпиады учащихся по русскому, татарскому языку на республиканском уровне. Поздравляем Гулину и желаем ей успехов!!!
-
“Кар сыннары-2016” конкурсы нәтиҗәләре. 24.12.2015

Һәр елны мәктәп әйләнәсе әкияти аланга охшап кала. Нинди генә әкият геройлары юк монда! Иң түрдә , әлбәттә, Кыш бабай белән Кар кызы. Быел да һәр класс бик тырышып иҗат итте . Җиңүчеләрне бүләкләр дә көтә иде. Берсеннән-берсе матур кар сыннары мәктәп әйләнәсен бизәде.
Таләпчән жюри эшләрне бәяләгәндә төрле яклап якын килде. Сыннарның зурлыгы, төсләрнең ярашуы, эшләү тизлеге дә исәпкә алынды.
2 нче (класс җитәкчесе Люция Фәридовна) һәм 7 нче (класс җитәкчесе Гөлүсә Хәбировна) класс укучылары җиңүчеләр дип табылды. Афәрин!
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышлар , яңа үрләр телибез!
-
“Яңа ел газетасы” на конкурс. 24.12.2015

Чираттагы конкурсларның берсе – Яңа елга багышланган газеталар бәйгесе. Әлеге бәйгедә 11 нче класс укучыларының (класс җитәкчеләре Рәсилә Рәүфовна ) “Яшьлек” газетасы 1 нче урынга лаек дип табылды. Молодцы!
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Яңа ел һәммәгезгә дә зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, чиксез бәхет, нык сәламәтлек алып килсен!
-
Конкурс нәтиҗәләре билгеле! 23.12.2015

Елдагыча мәктәптә Яңа елга класс- кабинетларны бизәү конкурсы үткәрелде. Һәр класс укучылары фантазиясен эшкә җикте, тырышып эшләде.
Жюри бизәлешкә бәя биргәндә балаларның кулдан эшләнгән әйберләргә зур игътибарын юнәтте. Күңел җылысын биреп эшләгән уенчыклар, сувенирлар, кар бөртекләре, тасмалар, гирляндалар һәркемнең күңеленә хуш килде.
Ниһаять , җиңүчеләр билгеле! Алар - 2 нче (класс җитәкчесе Ибраһимова Л.Ф.) һәм
8 нче (класс җитәкчесе Ибатуллина Н.Г.) класс укучылары .
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс илһам, энергия, яңа үрләр, бәхет, якты киләчәк, имин тормыш, яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез!
-
Кыш бабай, тизрәк кил инде! 21.12.2015

Яңа ел җитәр алдыннан
Без тик кенә ятмыйбыз,
Сыйныфташларыбыз белән
Кардан сыннар ясыйбыз.
Шундый ошатып ясадык
Кыш бабайның да сынын,
Бастырып куйдык янына
Кар кызының чып - чынын
-
Яңа елга алып керик 19.12.2015

Хезмәтне һәм хөрмәтне,
-
“Шушы яктан, шушы туфрактан без” 19.12.2015

19 нчы декабрьдә Арча мәдәният йортында “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исемләнгән зур чара булды. Биредә Арча төбәгеннән чыккан бер төркем язучылар да катнашты. Әдәбият , шигърият, сәнгать өлкәсендә уңышларга ирешкән укучыларга муниципаль районның Гариф Ахунов исемендәге премиясе тапшырылды. Мәктәбебездән Әхмәтгалиев Ленар һәм Мөхәммәтдинова Чулпан - Г.Ахунов исемендәге әдәбият премиясе лауреатлары. Аларны чын күңелдән зур җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар, яңа үрләр яулавыгызны теләп калабыз!













