муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 2 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Залларны бизәдек. 09.12.2016 Тиздән зарыгып көткән чыршы бәйрәме, Яңа елны каршылау бәйрәме җитә. Чыршы, чыршы, без сине Сагынып көттек ел буе. Син тагын да матуррак Бизәлгәнсең бу юлы.

-
"Голосок" конкурсында катнаштык. 08.12.2016

Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Гарифуллин Алмас районда үткәрелгән җыр конкурсында катнашып," Иң яхшы номер" номинациясендә грамотага ия булды. Котлыйбыз!
-
Кил син безгә,Кыш бабай! 07.12.2016 Кыш бабай урман җәнлекләрен йорт хайваннарын яңа елны ничек күңеелле итеп уздыру турында киңәшкә җыйган. Йорт хайваннары кайтканда юлны бутаганнар ,без аларга ярдәм иттек.,юлны күрсәттек.

-
Яңалыклар белән таныштык 06.12.2016 Бүген Арча шәһәренең 2 номерлы балалар бакчасында ФГОС шартларында белем бирү темасына семинар үткәрелде. Бу семинарда тәрбияче Валиева Рузалия Таһировна катнашып, яңалыклар белән танышып кайтты.

-
Әбием сандыгы. 02.12.2016 Тирә-юнь белән танышу шөгылендә "Әбием сандыгы" дигән папка белән таныштык. Андагы татар халык орнаментларын һәрберебез зур кызыксыну белән карадык. Борынгы һәм хәзерге киемнәрне чагыштырдык. Кисеп ябыштыру шөгылендә матур жилет кисеп буядык.

-
Кошлар кышын. 01.12.2016

Шөгыль алдыннан көн дә һава торышы турында сөйләшү алып барабыз. Бу чара балаларның күзәтүчәнлеген үстерә. Ел фасылларын, атна көннәрен истә калдырырга ярдәм итә. Кисеп ябыштыру шөгыле белән бәйләп бүген песнәкләрне үзебезнең "Дуслык агачы"на ябыштырдык, кышын аларның тормышы турында сөйләштек.
-
Кечкенәләр төркемендә иҗат эшләре 30.11.2016

Җыелып җепшек кардан Ясадык кар бабайны Ләкин без ак кардан түгел, төрле төсләрдән кар бабай ябыштырдык. Бик матур килеп чыкты кар бабайларыбыз
-
Илһам чишмәсе. 29.11.2016

Арча районы профсоюз оешмасы мәгариф хезмәткәрләренең иҗат җимешләрен туплап "Илһам чишмәсе" китабын бастырып чыгарды. Бу җыентыкка безнең балалар бакчасыннан тәрбияче Валиева Рузалия Таһировнаның да шигырьләре кергән. Тәрбиячебез китапны тәкъдир итү кичәсендә булып кайтты.
-
Салкын тию һәм грипптан сакланыгыз! 28.11.2016

Иртәнге эңгәмәләр вакытында салкын тию һәм гриптан саклану чаралары турында сойләштек.
-
Бакчабызда әниләр көне 25.11.2016 Әни...Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы!Әни...Һәр кеше өчен иң кадерле , иң сөйкемле зат ул! Әни...Аның күзләре шундый ягымлы һәм мөләем ... Иң кадерле әниләрне Кадерлибез, зурлыйбыз Чын күңелдән һәммәгезне бәйрәм белән котлыйбыз!




