муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 2 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Әниләргә бүләк 24.11.2016

Кадерле әниләребез! Сезне чын күңелебездән Әниләр көне белән тәбрик итәбез. Гел елмаеп, көлеп торыгыз Озын булсын гомерегез. Тынычлыкта, тигезлектә Үтсен сезнең көнегез!
-
Сак булыгыз - бозлавык! 23.11.2016 Юлларда бозлавык булу сәбәпле,җәяүлеләр өчен юлда йөрү кыенлашты. Иртәнге эңгәмәләр вакытында балалар белән юлда йөрү кагыйдәләре кабат искәртелде.

-
Безнең бүген туган көн! 18.11.2016

Бүген җәй һәм көз айларында туган көннәре булган балаларның туган көннәрен билгеләп үттек. Рәхәтләнеп күңел ачтык, җырладык, биедек, төрле уеннар уйнадык. Дусларыбызга үз кулларыбыз белән ясалган бүләкләр тапшырдык.
-
"Түбәтәй" уены 17.11.2016

Без балаларга белем һәр тәрбия белән беррәттән төрле җырлы-биюле уеннар такмаклар да өйрәтергә тиеш .Шуларның берсе "Түбәтәй "бу балаларның күңелен күтәрә сүз байлыгын хәтерен яхшырта балалар бик теләп уйныйлар. Түп түп түбәтәй Түбәтәен укалы Чиккән матур түбәтәен Менә кемгә тукталды
-
Бергә уйнау күңелле. 16.11.2016

Әле кайчан гына беренче кар төшкән иде. Менә хәзер рәхәтләнеп чанада йөрерлек булды. Чаналарның ниндие генә юк бездә! Күмәк уйнау, дуслар табу өчен саф һавага чыгуны көтеп алабыз.
-
Милли бизәкләр 15.11.2016

Татар телен, аның бәйрәм-йолаларын һәрдаим искә төшереп торабыз. Милли бизәкләрне ясарга өйрәнеп без бүген бик матур жилет ясадык. Аны әбиләребезгә бүләккә алып кайтабыз.
- Кечкенәләр төркемендә көз озату 14.11.2016 Бүген безгә Сөмбелә көз кызы кунакка килде.Без аңа үзебезнен һөнәрләребезне биеп ,җырлап ,күңелле уеннар уйнап күрсәттек. Безгә бик күңелле булды.
-
Рус теле шөгылендә. 11.11.2016 Әти-әниләребез бүләк иткән эш дәфтәре рус теленнән белемнәребезне баетуда зур ярдәм. Дәфтәрдәге рәсемнәр ярдәмендә без сөйләм телебезне дә, чиста-пөхтә эш алымнарыбызны да үстерәбез.

-
Дару үләннәре. 10.11.2016 Иртәнге әңгәмә вакытында табигатьтәге үзгәрешләр турында фикер алыштык. Ап-ак кар яугач рәхәтләнеп чана шуып була, ләкин салкыннар башлану белән салкын тиеп авыручылар арта. Гади ромашка чәчәгенең салкын тиеп авырганда файдалы икәнлеге белән таныштык. Дәфтәрләребезгә бик матур итеп үзебезнең күзаллау буенча рәсемен ясап куйдык.

- Семинар 10.11.2016 Тәрбиячебез Валиева Р.Т. Арча 5 нче номерлы "Кояшкай" балалар бакчасында "Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә татар балалар бакчаларында белем бирү сыйфатын үстерү юллары" дигән темага үткән семинарда булып, тәҗрибә уртаклашып кайтты



