муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 2 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Танып белү эшчәнлеге 26.09.2016 Без бүген җиләк -җимеш ,яшелчәләрне аерып кәрзиннәргә салдык .Бу эш төре балаларда бергә шөгыльләнү,сорауларга тулы җавап бирү ,бер -берсенә ярдәм итү сыйфатларын тәрбияләргә ярдәм итә.

-
Математика - саннар иле. 23.09.2016 Математика шөгылендә саннар белән танышуны дәвам итәбез. "Кем күбрәк" уенында балалар группада бүлмәсендәге сәгатьтә күп саннар булуын ачыкладылар. Сәгать макетын дәфтәрләребездә ясап та куйдык әле.

-
Матур безнең бакчабыз. 22.09.2016

Бакчабыз әйләнәсендә аллы-гөлле чәчәкләр әле һаман безне сөендереп чәчәк атып утыралар. Без саф һавада күзәтүләр вакытында чәчәкләрнең исемнәре белән таныштык, чәчәк, сабак, тамыр өлешләрен үз күзләребез белән күрдек.
-
Иң оста бакчачылар. 20.09.2016 Рус теле шөгылендә яшелчә, җиләк-җимешләр җыю уенын бик яратып уйнадык. Ә рәсем шөгылендә бу уеныбызны дәвам иттек. Менә ничек матур итеп ясадык без аларны. Кичен өйгә кайтканда, күчтәнәч итеп әниләребезгә алып кайттык.

-
Хәрәкәттә-бәрәкәт. 16.09.2016 Иртәнге әңгәмә вакытында гимнастик күнегүләр турында сөйләштек. Ә аннан барыбыз бергә иртәнге зарядкага бастык. Безнең балалар зарядкага төрледән-төрле күнегүләрне өйдә өйрәнеп киләләр. Көн саен яңа күнегү ясарга тырышабыз. Болай эшләү балаларны ялыктырмый, алар зарядканы бик яратып ясыйлар. --

-
Яшелчәләрдә - витаминнар 15.09.2016 Без бүген тирә-юнь белән танышу шөгылен урамда үткәрдек, балалар бакчасында үскән яшелчәләр белән таныштык.Шөгыль барышында үзебезнең бакчаларда үскән яшелчәләр турында да искә төшердек.Әти-әниләр белән бергәләп эшләп үстергән тәмле яшелчәләр турында бергәләп фикер алыштык.

-
Инсафлы булып үсәрбез. 13.09.2016 Бүген бакчабызга зур кунак килде. Көн саен моңлы азан әйтеп, безнең күңелләребезгә иман орлыклары салучы Шамил хәзрәт бүген балаларны Корбан бәйрәме уңаеннан, тәмле күчтәнәчләр алып килеп куандырды. Ә без үз чиратыбызга аңа тәртипле, инсафлы булып үсәрбез дидек.

-
Хезмәтне яратабыз. 09.09.2016 Без балаларга белем белән бергә хезмәт сөяргә өйрәтәбез.Уен мәйданчыгын күмәкләп чистарттык.

-
Исәнме бакча! 08.09.2016 Сабыйларыбыз килүгә уен мәйданчыгын әкият геройлары белән бизәдек.Алар сабыйларны елмаеп каршы алдылар.

-
Беслан вакыйгалары кабатланмасын! 07.09.2016 Зурлар төркеме балалары белән терроризм турында әңгәмә үткәрелде. Без барыбыз да мондый вакыйгалар бүтән кабатланмасын иде дип телибез.




