муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 2 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Җәйге истәлекләр. 05.09.2016

-
Хәерле сәгатьтә! 01.09.2016

-
Мәктәпкә әзерлек дәвам итә 24.05.2016 Математика шөгылендә карандаш, линейка белән дөрес эш алымнарын ныгыттык. Линейка белән сызып үзебез белгән фигураларны ясадык.

-
Һәйкәлгә экскурсия 23.05.2016 Әйләнә-тирә белән танышу дәресендә авылыбыз уртасында урнашкан һәйкәлгә экскурсиягә бардык. Балаларга һәйкәлнең сугышта үлеп калган авылдашларыбыз истәлегенә салынганлыгы, бу урыннарны матур итеп тоту - безнең бурычыбыз икәнлеге аңлатылды.

-
Ура! Экскурсияләр башланды 20.05.2016

Балалар ел буе көтеп алган табигатьтә ял итү көне. Бу көнне кечкенәләр төркеме генә түгел, ә зурлар группасы бармак бөгеп санап көтеп алдык. Дөрестән дә, рәхәтләнеп ял иттек без бу көнне. Авылыбыз табигатен күзәттек, матур чәчәкләр җыйдык. Болында арганчы йөгердек. Йөгерү дигәндә, без аны бик яратабыз. Яратырга кирәк тә, киләсе елга безнең дә ГТО нормасы тапшырасыбыз булачак. Бу көн безнең өчен төрле яктан бик файдалы үтте.
-
Бездә кунак 19.05.2016 Авылыбыз фельдшеры Рәмзия апабыз бездә кадерле кунак. Чөнки ул һәрчак безнең сәламәтлегебезне кайгыртып тора. Нинди генә соравыбыз туса да, без аңа мөрәҗәгать итәбез. Ул безгә тәмле сүзе, ягымлы йөзе, ә кайчак йомшак уколы белән дә ярдәм итә. Барысы өчен рәхмәт аңа!

-
Мәктәпкә зерләнәбез 18.05.2016 Тиздән без яраткан балалар бакчабызны калдырып мәктәпкә китәчәкбез. Балалар бакчасында алган төпле белемнәребез безгә мәктәптә 4 ле һәм 5 легә генә укырга мөмкинлек бирсен иде. --

-
Күп белү теләгебез 16.05.2016

Кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар иртәнге әңгәмә вакытында табиб һөнәре белән таныштылар. Авруларга ярдәм итеп кешеләрне сөендерү зур вазифа икәненә төшенделәр
-
Су буенда сак бул! 12.05.2016 Язын су буйлары аеруча куркыныч. Безнең нәни балаларыбыз өчен бигрәк тә.Бүген без елга буенда ялгыз гына йөрергә ярамаганлыгын сөйләштек. Кисеп ябыштыру шөгылендә елга буен, балыкларны менә шулай матур итеп күзаллавыбызны күрсәттек.

-
Юл йөрү кагыйдәләрен бел 11.05.2016 Иртәнге әңгәмә вакытында юл кагыйдәләрен искә төшердек. Юл билгеләрен үзебез рәсемгә төшерәбез, болай эшләү икеләтә файдалы. Рәсем ясау осталыгыбыз да үсә, юл билгеләре ныграк истә кала.




