муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 2 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Бездә бүген 8 март бәйрәме 04.03.2016 Бүген әниләр бәйрәме, Бүген җирдә тантана. Кояш шуңа көлә бүген, Гөлләр шуңа шатлана.

-
Бәйрәмгә әзерләнәбез 03.03.2016

Кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар 8 март бәйрменә әзеләнәләр. Шигырьләр, җырлар өйрәнәләр.Әниләренә менә нинди бүләк әзерләделәр.
-
Ал кирәк, гөл кирәк! 02.03.2016 Саф һавада күзәтүләрдән соң үзенчәлекле уен уйнауны балалар көтеп ала. Борынгы уеннарны искә төшерү максатыннан бүген "Ал кирәк, гөл кирәк!" уенын уйнадык. Күмәк уеннар бердәмлек, дуслык хисләрен ныгыта. Дуслары белән уйнар өчен яңа уеннарны балалар үзләре дә теләп өйрәнеп киләләр.

-
Бүген язның беренче көне 01.03.2016 Көннәр аяз, күктә алсу Нур сибеп кояш көлә. Җиргә тама көмеш тамчы – Сагынып көткән яз килә.

-
Сезнең өчен әтиләр! 29.02.2016 Бакчаызда Ватанны саклаучылар көненә багышланган иҗади эшләр конкурсына йомгак ясалды.

-
Районда "Ел тәрбиячесе" конкурсы 26.02.2016

-
Көн дә зарядка ясасаң, авырмассың һичкайчан 25.02.2016 Иртәнге зарядка алдыннан күнегүләрнең организмга файдасы турындагы әңгәмәләрне еш үткәрәбез. Аңлы караш булганда гына балалар күнегүне дөрес сулыш алып, тиешенчә ясыйлар. Һәм моның нәтиҗәсе дә куанычлы, без әлегә вирусларга бирешмибез!

-
Танып белү эшчәнлеге 24.02.2016 Көн-төн уенын уйнарга бик яратабыз. Шөгыль барышында төнлә эшләүче хезмәт кешеләре турында сөйләштек. Төн караңгы булса да, күк йөзе аеруча матур була икән. Бүген аппликация ярдәмендә без төнге күк йөзен ясадык. Әти-әниләребез безнең кул эшләребез белән даими танышып торалар. Алар мактап торганда без тагын да тырышыбрак эшләргә тырышабыз. --

-
Бүген бездә бәйрәм 20.02.2016 Бүген бакчабызда "Әтием белән" дип исемләнгән Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә узды. Әтиләр "Кем тапкыр, кем зирәк?" уенында көчләрен сынадылар, балаларның чыгышларын тыңладылар.

-
Дидактик уен "Парын тап!" 19.02.2016 Без балалар белән шөгыльләрдән тыш вакытны да файдалы һәм мавыктыргыч итеп уздырабыз.Балалар "Парын тап" уенын яратып уйнадылар




