муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 2 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
Ватанны саклаучылар көне якынлаша 19.02.2016

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне . Иртәгә без әтиләребезне бәйрәм кичәсенә чакырдык
-
Эш эшләгәч тәмле була, аш та, чәй дә табында. 18.02.2016 Әтиләребез ясап биргән көрәк белән әй рәхәт тә соң уйнавы! Менә ничек дусларча "эшлибез" без. Хезмәт тәрбиясе бирер өчен кар көрәү бик файдалы.

-
Канатлы дусларга булышыйк! 17.02.2016 Кечкенәләр төркеме балалары белән әвәләу шөгылендә кошлар әвәләдек.Шул шөгыльне урамга чыккач җимлек янында дәвам иттек.Кыш көне кошларга җим салырга, кошларны рәнҗетмәскә икәнен искә төшердек.

-
Безнең бакчабызда туган көннәр күңелле үтә 16.02.2016 Бүген кемнең туган көне Кояш нигә елмая? Белдек, белдек Айзатка Бүген 7 яшь тула. Карагызчы Айзатка Ничек матур киенгән. Сәламәтлек, бәхет-шатлык Телибез чын күңелдән.

-
Муса Җәлилнең тууына 110 ел 15.02.2016 Бүген герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел. Без презентацияләр ярдәмендә шагыйрьнең иҗаты белән таныштык. Балаларга бигрәк тә аның Чулпаны бик ошады. Җәлил һәм җәлилчеләр турындагы әңгәмәне дә балалар зур кызыксыну белән тыңладылар. Балалар өчен булган шигырьләрен укыдык, "Сәгать" һәм !Карак песи" җырларын җырладык. Җәлилнең туган көнен бик күңелле үткәрдек.

-
Хайваннар темасын өйрәнү 12.02.2016 Рәсемнәр ярдәмендә йорт хайваннарын өйрәнәбез. Аларның тормышын кыргый хайваннар тормышы белән чагыштырабыз. Оригами ысулы белән үзебезнең песиләребезне ясадык. Аларны бик матур итеп ясарга тырыштык, чөнки без дүртаяклы дусларыбызны бик яратабыз.

-
Кечкенәләр төркемендә кисеп ябыштыру шөгыле:Мин шофер! 11.02.2016

Без бүген йөк машинасы белән таныштык. Шоферлар булып та уйнадык.
-
"Килер буынннарга мирас булып, синең эзең калган бу якта" 10.02.2016 Балаларның Тукай турындагы белемнәрен үстерү максатыннан "Килер буынннарга мирас булып, синең эзең калган бу якта" исеме астында Тукай почмагы булдырылды. Әти-әниләр арасында сөекле Тукаебызның әсәрләрен тагын бер кат искә төшерү максатыннан конкурс игълан ителгән иде. Бу почмак көннән-көн тулылана. Әти-әниләребез бу конкурста теләп катнашалар. Менә нинди оста куллы алар, рәхмәт Сезгә!

-
Күңелле безнең бакчада 09.02.2016 "Әле ярый бүген яраткан бакчама килгәнмен. Менә никадәр дусларым бар минем. Күмәк уеннар шундый кызык"-диләр нәниләребез. Саф һавада күзәтүләр белән беррәттән без күмәк уеннарда уйныйбыз. Бүген "Әби-әби, чиш" уенын уйнадык.

-
Без Тукай оныклары 08.02.2016 Тукай иҗаты белән танышуны даими алып барабыз. Без бүген Кәҗә белән Сарык әкиятен карадык. Аннары әкиятне үзебез аңлаганча сөйләдек. Әкият геройлары булып уйнадык.Бакчабызда "Сөйкемле Шүрәле" конкурсы да бара




