муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 2 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Саф һавада күзәтүләр 05.04.2016 Язгы үзгәрешләрне балалар аеруча кызыксынып күзәтәләр. Чөнки яз килү белән табигатьтә җанлылык сизелә. Һава саф, кояш яктырак җылыта, урамнан керәсе дә килми. Әтиләребез ясап биргән сыерчык ояларына канатлы дусларыбыз кайтып урнаштылар. Без көн дә аларның оябызга кунып сайрауларын күзәтәбез. Безгә оя ясаган өчен рәхмәт әйтәләр дип куана балалар.

-
Кисеп ябыштыру шөгылендә 04.04.2016 Әлегә без кечкенә. Әтиләребез кебек матур итеп агачтан сыерчык оялары ясый алмыйбыз. Әмма без бүген кәгазьдән кисеп оялар ясарга өйрәндек. Зур үскәч без канатлы дусларыбызга матур итеп оялар ясарбыз.

-
Безнең дуслар 01.04.2016 Буш вакытларыбызны файдалы итеп үткәрергә тырышабыз. Оригами ысулы белән шөгыльләнү балаларның фикерләү сәләтләрен дә үстерә, тиз арада эшләргә дә өйрәтә. Бүген без дүртаяклы дусларыбызны ясадык.

-
Без дежур 31.03.2016 Бүген безнең Зәринәбез белән Рәзиләбез дежур торалар. Алар бу эшне бик яратып башкаралар. Фәния апалары пешергән тәмле ашларны ашар өчен кашык һәм ипи таратуны алар шулкадәр тырышып эшлиләр, чөнки Тәнзилә апалары аларны зур булышчылар дип мактап тора.

-
Рус теле шөгылендә 30.03.2016

Рус теле шөгылендә эш дәфтәре ярдәмендә язгы үзгәрешләрне күзәтү һәм дөрес итеп тасвирлау балаларга бик ошый. Табигатьтәге үзгәрешләрне, кошлар турындагы белемнәрен алар сөйләмдә дөрес итеп кулланырга өйрәнәләр.
-
Уйный-уйный үсәбез 29.03.2016 Без балаларның үсешен һәрьяклап формалаштырырга тиеш. Бу уенда без җитезлекне,игьтибарлылыкны үстерүне максат итеп куйдык .Чәчәк кемгә тизрәк килеп җитә уенын балалар яратып уйнадылар

-
Күчмә кошлар кайта 28.03.2016 Саф һавада күзәтүләр вакытында кошларны күзәттек. Канатлы дусларыбыз - каргаларның агачларга оя ясаганнарын балалар кызыксынып күзәттеләр. Рәсем шөгылендә без аларны рәсемгә төшердек.

-
Ирекле уеннар 25.03.2016 Ирекле уеннар вакытында малайлар белән беррәттән кызлар да бик яратып конструкторлар белән уйныйлар. Бу уеннар аларның күзаллау сәләтен үстерә. Рәсемнәр ярдәмендә машиналарны үз куллары белән җыярга өйрәнәләр.

-
Ут дус та, дошман да 24.03.2016 Иртәнге әңгәмәләр вакытында балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре аңлатылды.

-
Янгын куркынычсызлыгы турында 23.03.2016 Балаларның утка табигый тартылуы ата-аналар һәм тәрбиячеләрнең күз уңаеннан ычкындырылмаска тиеш. Нәкъ менә алар беренче булып сабыйларга утның куркыныч көч булуы, саксыз кулланганда коточкыч фаҗигаләргә китерүе хакында сөйләргә тиеш. Бәхетсезлеккә өлкәннәр бу турыда оныталар. Аннан бигрәк, кайвакыт алар үзләре үк балаларга шырпы белән уйнарга шартлар тудыралар. Шуңа күрә, сабый баланы өйдә ялгызын гына калдырганда, ата-аналар аны куркыныч астына куялар. Әгәр шунда кечкенә кулларга шырпы да килеп керсә, фаҗига котылгысызга әверелә.Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгының элементар нормаларын балага кече яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Нәкъ менә мәктәпкәчә нәниләр аралаша башлый, уен, уку, хезмәт һәм спорт эшчәнлегендә катнаша. Эшчәнлекнең һәрбер күрсәтелгән төре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү өчен кулланыла ала




