муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 2 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
Укытучыбыз бездә кунакта 08.02.2016 Бүген бакчабызга мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән танышу өчен башлангыч сыйныф укытучысы Ләйсән Габдуллаҗановна килде. Ул балаларның һәр шөгыль буенча эшчәнлекләрен анализлады, аларның белем дәрәҗәсеннән канәгать икәнлеген белдерде. Балалар да Ләйсән апаларын бик ошаттылар. Хәзер түземсезлек белән 1 сентябрь җиткәнен көтәләр.

-
Юеш көннәрне зарыгып көттек. 05.02.2016 Каты салкыннардан соң урамда рәхәтләнеп уйныйбыз. Бүген бергәләшеп Кар бабайлар ясадык. Иртән өмә ясап эшләү турында сөйләшкән идек. Әтиләребез безгә нәни көрәкләр ясап бирделәр. Кемдер кар йомарлады, кемдер шул көрәкләр белән тигезләп торды. Өмә ясап эшләүнең күңелле дә, җиңел дә икәнлеген аңладык.

-
Ата-аналар җыелышы 05.02.2016 Буген бакчабызда ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта әти-әниләр бакча тормышындагы яңалыклар, үткәрелгән чараларның нәтиҗәләре белән таныштылар,тәрбиячеләрнең чыгышларын тыңладылар.

-
Өмә ясадык 04.02.2016

Без ял иткән арада шаян җил уен мәйданчыгына агач ботаклары тараткан. Без бергәләп өмә ясадык, җыештырдык.
-
Рус телен өйрәнәбез 03.02.2016

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән өстәмә эш дәфтәрләре ярдәмендә кышкы киемнәр белән танышабыз. Дәфтәрдәге биремнәрне үтәп без төсләрне аерырга, җөмлә төзергә дә өйрәнәбез.Эшебезне тәмамлагач, киемнәр кибетенә "экскурсиягә барачакбыз"
-
Биюләр өйрәнәбез 02.02.2016

Без бакчабызда балаларга төрле милләт халыкларының биюләрен өйрәтэбез.Бер-беребез белән дус тату яшәргэ кирәген кечкенәдән тошендерәбез
-
Кыргый хайваннар 01.02.2016

Уртанчылар төркеме балалары белән хайваннар тормышын үзебез ясаган куяннар ярдәмендә өйрәндек. Кышкы салкын көннәрдә кыргый хайваннарга бик авыр икәнлеген аңладык та, без куяннарыбызны үзебезнең җылы бакчабызда калдырырга уйладык. Аларга безнең белән бик күңелле булыр.
-
Кечкенәләр төркемендә иҗат эшләре 29.01.2016

Бу безнең кулларыбыз без аны матур итеп буяп бизәдек, узебезгә охшатып күзләрен авызын куйдык.
-
Иртәнге әңгәмәләр файдалы үтә 28.01.2016

Иртәнге әңгәмә вакытында юл йөрү кагыйдәләрен даими кабатлап торабыз. Чөнки кыш көне авыл урамнары тарая, юлда аеруча игътибарлы булу сорала. Балалар кече яшьтән үк транспорт чараларының файдалы һәм зыянлы якларын белеп үсәргә тиеш. Без бүген үзебез яраткан транспорт төрен ясадык.
-
Әти-әниләр өчен 27.01.2016 Балаларның саф һавада булуы физик яктан камил үсеше өчен бик кирәк. Саф һавада йөрүләр бала организмын чыныктыруда беренчел һәм мөмкин булган чара Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана. Саф һавада булу акыл үсеше өчен дә файдалы. Күзәтүләргә нигезләнеп балаларның танып белү даирәсе камилләшә, белем дәрәҗәсе үсә. Кызыксынучанлык, иҗадилык формалаша. Әхлак тәрбиясе бирелә. Дөрес итеп оештырылган саф һавада булулар балаларның һәр яклап үсеше өчен дә файдалы.




