муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 2 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Яшелчәләр - безнең рәсемдә 21.10.2016 Асхадуллиннар гаиләсе көзге яфракларны һәм яшелчәләрне туплап бик матур композиция ясаганнар. Рәхмәт аларга.

-
Керпе килде кунакка. 21.10.2016 Безгә бүген иртән иртүк кунак килде. Бу нәкъ тере шикелле керпене Ахмадуллиннар гаиләсе ясаган. Менә шулай әти-әниләр үрнәгендә тәрбияләнә балалар.

-
Конкурс гөрли 20.10.2016 Зәкиевлар гаиләсе искиткеч матур, эчтәлекле кул эше ясап җибәргәннәр. Әлбәттә инде бу күмәк эштә безнең Зәринәбезнең тырышлыгы да күренеп тора.

-
Конкурс дәвам итә. 17.10.2016 Районда үткәрелгән конкурсларга әти-әниләребез бик теләп катнашалар. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары көн дә яңа иҗат җимешләрен алып киләләр. "Сказочная осень" номинация буенча Гарифуллиннар гаиләсе искиткеч матур рәсем ясап алып килде.

-
Кечкенәләр төркемендә иҗат эшләре 14.10.2016 Камка кач -кач Канатларынны ач-ач Зәнгәр күккә оч-оч. Пластилинны йомшартып сылау алымы белән камкалар ясадык. Бик матур килеп чыкты.

-
Конкурс башланды. 14.10.2016 Тәрбияче көзге конкурслар башлануны хәбәр итүгә иң беренче булып Фәхретдинова Рәзиләләр гаиләсе бик матур рәсем алып килде. Рәхмәт алар гаиләсенә!

-
Юл хәрәкәте иминлеген онытмыйбыз! 13.10.2016 Бүген без балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен искә төшердек.Истә ныклап калдыру максатыннан зебра сызыгын кәгәзгә ябыштырдык.Имин юллар сезгә балалар .

-
Иман нуры 12.10.2016 Без бүген авылыбыз мәчетенә кунакка бардык. Шамил хәзрәт безне бик җылы каршы алды. Ул балаларга әдәп-әхлак кагыйдәләре турында сөйләде. Балалар авыл тарихы турында сөйләгәнне дә бик кызыксынып тыңладылар. Балаларга дип күчтәнәчләр дә әзерләп куйган иде. Безгә бүгенге сәяхәт бик ошады

-
Cаннар илендә. 11.10.2016 Без бүген саннар илендә кунакта булдык. Кунак күчтәнәчсез булмый дип тәрбияче балаларга таякчыклар таратты. Менә шул таякчыклар ярдәмендә әллә никадәр саннар яздык без.

-
Алтын көз. 10.10.2016 Менә көзнең икенче ае башланды. Чыннан да, октябрь аен алтын көз дип атарга мөмкин. Агачларга карап туеп булмый, алар алтынга манган кебек. Зурлар төркемендә без алтын көзне рәсемгә төшердек. Шөгыль барышында төсләрне чиратлаштыру, чиста-пөхтә эш алымнары аңлатылды




