Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
17 нче көн. "Китап - белем чишмәсе" 17.06.2017

Бүген лагерьның унҗиденче көне. Балалар авыл китапханәсенә экскурсиягә төштеләр. Китапханәче Әүхәдиева Р.Р. балаларны яңа кайткан китаплар белән таныштырды, китап укуга кызыксыну уятты. Рөстәм Мингалим, Фарсель Зыятдинов, Эльмира Шәрифуллиналарның тормыш юллары һәм иҗатлары турында сөйләде. Балалар аларның шигырьләрен яттан укыдылар. Көн бик күңелле үтте. Балалар бик канәгать калдылар.
-
16 нчы көн. "Күңелле светофорик" 16.06.2017 Бүген лагерьда эш көне юл йөрү кагыйдәләренә багышланды. Укучылар юлда йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен искә төшерделәр. Соңыннан ике отряд арасында "Күңелле светофорик" дигән уен-ярыш оештырылды. Балалар бик актив булдылар. Бер-берсен уздырып сорауларга җавап бирделәр. Рәсем конкурсы һәр баланың күңеленә хуш килде. Алар тырышып-тырышып рәсемнәр ясадылар. Ахырдан җиңүчеләр билгеләнде. Көн үткәне сизелмәде дә.

-
15 нче көн. "Яраткан фильмнар" көне 15.06.2017 Бүген лагерьда "Яраткан фильмнар" көне. Балалар "Мультфильмнар дөньясында" дигән викторинада үзләренең көчләрен сынадылар. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Көннең икенче яртысында балалар өчен фильм карадылар. Үзләренең яраткан мультфильм геройларын рәсемгә төшерделәр. Көн бик күңелле һәм мавыктыргыч узды.

-
13 нче көн. "Бие әле, бие әле..." 13.06.2017

Лагерьның һәр көне план нигезендә үтә. Бүген балалар иртәнге аштан соң "Бие әле, бие әле..." тамашасын карадылар. Балалар уку елы дәвамында өйрәнгән биюләрен биеделәр. Иң актив катнашкан балалар билгеләп үтелде. "Зиреклек чишмәсе" янындагы болында хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Көн бик күңелле үтте.
-
Чествование победителей. 12.06.2017

Сегодня в районном Доме культуры состоялось чествование победителей и призеров республиканских, международных конкурсов, олимпиад. Среди них и наши победители. Это Гатиятуллина Аделина и Асхадуллина Ильнара. Поздравляем!
-
12 нче көн. 12 июнь - Россия көне 12.06.2017 Бүген лагерьга йөрүче балалар белән берлектә "Россия, сиңа багышлыйбыз!" исеме астында 12 июнь - Россия көненә багышланган чаралар уздырылды. "Мин яратам сине, Россия!" дигән кичә оештырылды. Россия символикаларына багышланган викторина һәм рәсем конкурсы да балалар күңеленә бик хуш килде. Балалар Россия дәүләте символлары турында белемнәрен ныгыттылар. Эчтәлекле презентация карадылар һәм үзләренә күп мәгълүмат тупладылар. Лагерьның уникенче көне флешмоб белән тәмамланды.

-
11 нче көн. Ут дус та, дошман да 11.06.2017
Бүген лагерьның унберенче көне. Балалар "Ут - дус та, дошман да" дигән темага рәсемнәр ясадылар. Утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел, саксыз эш иткән очракта күп бәла-казалар китереп чыгаруын да аңладылар. Тәрбиячеләрнең сорауларына җавап бирделәр. Ут-күз чыкмасын өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләрне искә төшерделәр. Шулай ук "Мисс һәм мистер лагерь - 2017" дигән кызыклы мода конкурсында катнаштылар, укучылар үзләренең сәхнәдә ничек тотарга кирәклеген өйрәнделәр. -
10 нчы көн. "Витаминнар иле" нә сәяхәт 10.06.2017

Бүген лагерь тормышының 10 нчы көне. Балалар бүген "Витаминнар иле"нә сәяхәт иттеләр. Яшелчә һәм җиләк- җимешләрдәге витаминнар турында белемнәрен ныгыттылар. Һәркемнең сәламәтлеге үз кулында икәнлеген аңладылар. Кунакка авыл китапханәчесе килде. Ул "Әдәпле балачак - бәхетле киләчәк" дигән темага кичә үткәрде. Төшке аштан соң "Алло! Без талантлар эзлибез!" дигән җыр конкурсы уздырылды. Балалар үзләренең җырга осталыкларын күрсәттеләр.
-
9 нчы көн. Спорт- күңел ачу программасы 09.06.2017

Бүген лагерь тормышы тагын да җанланды. Балалар өчен бик күп уеннар, ярышлар оештырылды. Һәр бала да уенда актив катнашты. Ике команда арасында "Кабиләләр ауда" спорт- күңел ачу программасы үткәрелде. Көн сизелмичә дә үтеп китте.
-
8 нче көн. Күңел ачулар көне 08.06.2017

Лагерьның 8 нче көне төрле конкурслара бай булды: шашка ярышында кызлар арасында Мөхәмәтханова А., малайлар арасында Әгъзәмов А., шахмат ярышында кызлар арасында Сафина А., малайлар арасында Рәхимов Р. беренче урынны яуладылар, "Мисс Убырлы Карчык" конкурсында төрле биремнәр үтәделәр, "Минута славы" конкурсында укучылар үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Көн бик күңелле үтте.














