Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Ш.Мәрҗанигә 200 ел 18.01.2018 Шиһабетдин Мәрҗанине искә алдык. Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышлап, Казанбаш төп мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары Казанбаш авыл китапханәсенә экскурсия ясадылар. Китапханәдә Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган күргәзмә эшли. Укучылар бөек шәхеснең тормыш юлы, эшчәнлеге белән таныштылар. Китапханәче Рузилә Әүхәдиева укучыларны Мәрҗанигә кагылышлы кызыклы фактлар белән таныштырды. Мәгърифәтче галим, педагог, тарихчы, философ Шиһабетдин Мәрҗани образы үз заманында ук матур әдәбиятта чагылыш таба. Г.Ибраһимов аны “безнең таңыбызның Чулпаны” дип атый. Г.Тукай “Шиһаб хәзрәт” шигырендә аны балкып чыккан тулган айга охшата: Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган, Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт, - дип яза. Укучыларда Мәрҗани музее һәм аның исемендәге чишмә ачылу тантанасы турында мәгълүматлар да зур кызыксыну уятты. Милләтебезне үстерүдә үзеннән зур өлеш керкән тарихчы галимнең исеме киләчәк буыннар күңелендә мәңге сакланыр. Габдрахманова Л.М. Туган(татар) теле һәм әдәбияты укучысы.

-
Игълан! 16.01.2018

Мәктәпнең тәҗрибә участогына кошларга җимлекләр куелды. Укучылар бик теләп кошларны төрле ярмалар, ипи валчыклары белән сыйлыйлар. Шулай ук укучылар арасында шәхси йортлар тирәсенә куелган җимлекләргә иң күп кошларны ияләндерү буенча конкурс игълан ителә. Укучылар җимлекләрнендә кошлар булган вакытта фото ясап шул фотографияләр буенча конкурс булачак. Иң үзенчәлекле фото ясаган укучыга грамота һәм бүләк тапшырыла.
-
Бүлмә гөлләре иленә сәяхәт. 15.01.2018

15 январь көнне биология атналыгы кысаларында “Бүлмә гөлләре иленә сәяхәт” исеме астында укучылар иртәсе үткәрелде. 6 класс укучылары мәктәпнең сыйныф бүлмәләрендә үстерелә торган гөлләрнең туган җире, аларның үзенчәлекле яклары, бу гөлләрне карау технологияләре белән 5-9 класс укучыларын таныштырдылар. Чара барышында һәм чарага материаллар әзерләгән вакытта укучылар үзләре өчен бик күп кызыклы материал тупладылар.
-
"Новогодний серпантин" 13.01.2018

Мы заняли I место в конкурсе "Новогодний серпантин" за новогоднее оформление подведомственной территории среди сельских образовательных учреждений.
-
“Кызыклы химик тәҗрибәләр иленә сәяхәт” 12.01.2018

Химия атналыгы кысаларында 12 январь көнне “Кызыклы химик тәҗрибәләр иленә сәяхәт” дигән исем астында химик кичә үткәрелде. 8 класс укучылары алдан кызыклы химик тәҗрибәләр өйрәнеп, шул тәҗрибәләрне укучыларга тәкъдим иттеләр. Кичә бик кызыклы булып үтте.
-
Биология атналыгы дәвам итә. 11.01.2018

Биология атналыгы кысаларында 11 январь көнне 4 класс укучылары өчен интеллектуаль уен уздырылды. Уен барышында укучылар үзләренең әйләнә-тирә дөнья фәне буенча булган белемнәрен күрсәттеләр. Чәчәкләр командасы беренчелекне алды. Иң сәләтле укучы дип Хисматуллина Гөлназ танылды.
-
Шакирзянов фермер хуҗалыгына экскурcия. 10.01.2018

5, 9 нчы класс укучылары КФХ "Шакирзянов" та экскурcиядә булдылар. Сыер фермасындагы заман техникасы, силос, сенаж салу технологияләрен өйрәнделәр. 5 нче класс укучылары бозауларга шешәдән сөт эчерттеләр. Фермер Шакирзяновка профориентация кысаларында шушындый эчтәлекле экскурcия оештырган өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Биология атналыгы 09.01.2018

Мәктәптә биология атналыгы башланып китте. 5-7 класс укучылары "Кызыклы хайваннар" турында видеофильм карадылар.
-
Котлыйбыз! 06.01.2018

2004-2005 нче елгы укучылар арасында районда волейбол ярышы узды. Казанбаш командасы III урынны алды. Молодцы!
-
Все на лыжи 05.01.2018















