Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" 25.09.2017

Бүген "Көзге мәрхәмәтлелек атнасы - мәрхәмәтле эшләр эстафетасы" старт алды.
-
"Яшь Гражданнар Форумы" 24.09.2017

Арча шәһәрендә "Яшь Гражданнар Форумы" уздырылды. Безнең мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары Гатиятуллина А., Мусина Г., Мөхәмәтханова А. анда делегатлар булып катнаштылар.
-
Гариф Ахунов кичәсе 22.09.2017

22 нче сентябрьдә шагыйрә Наилә Ахунованың күптәнге хыялы тормышка ашты: Гариф Ахунов туган Кечкенә Өчиле авылы урнашкан урында “Ахун чишмәсе” ачылды. Шушы чара уңаеннан Казанбаш төп мәктәбендә “Чишмәләр белән сөйләшү” исемле әдәби кичә үткәрелде. Кичәдә зур кунаклар катнашты: ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов, профессор Фоат Галимуллин, шагыйрьләр Зиннур Мансуров, Эльмира Шәрифуллина, Рөстәм Зәкуан, Рифат Җамал, Сания Әхмәтҗанова, язучылар Ләбиб Лерон, Вакыйф Нуриев, районның “Каурый каләм” әгъзалары, мәдәният хезмәткәрләре. Кичәдә чыгыш ясаучылар чишмә ачылу белән бәйләп, туган телне саклау турында фикерләрен әйттеләр. Арча районында 2009 нчы елдан башлап бирелә торган Гариф Ахунов премияләрен тапшыру тантанасы кичәгә ямь өстәде. Зур бүләккә лаек булучыларны ихлас күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә иҗат чишмәләре саекмасын.
-
Көзге өмә 22.09.2017

Бүген мәктәптә мәктәп территориясендә көзге өмә узды.
-
Акция "Тынычлык күгәрчене" 21.09.2017

Бүген мәктәптә халыкара "Тынычлык күгәрчене" акциясе уздырылды. Шарларга тынычлык күгәрченен беркетеп һавага очырдылар, аларда Бөек Ватан сугышы геройларының исемнәре язылган иде.
Күкләребез тыныч, гел аяз булсын!
-
Акция "Елмаю бүләк ит!" 15.09.2017

Сәламәт яшәү күнекмәләрен формалаштыру максатыннан "SaMosтоятельные дети" республика проекты кысаларында проект әгъзалары "Елмаю бүләк ит!" исемле акция уздырдылар. Акциядә катнашучылар мәктәптә, авыл урамнарында сәламәт яшәү рәвешен пропагандаладылар, үтеп баручыларга елмаю бүләк иттеләр, смайликлар өләштеләр.
-
Куркынычсызлык айлыгы 14.09.2017

Бүген мәктәптә куркынычсызлык айлыгы кысаларында Татарстан Республикасының янгын саклау Дәүләт учреждениясенең Казан отрядының Үрнәк ярымланган посты начальнигы И.И. Султанов эвакуация үткәрде. Укучылар куркыныч янаган вакытта үзләренең югалып калмауларын, тиешле әзерлектә булуларын күрсәттеләр.
-
Ата-аналар җыелышы 13.09.2017

Бүген бездә беренче ата-аналар җыелышы үткәрелә. Җыелышта түбәндәге мәсьәләләр күтәрелә.
1. Легаль булмаган алкоголь буенча ТРның халык контроле Дәүләт информацион системасы эшчәнлеге турында Булат Ильдарович таныштыра.
2. "Грипп вирусын профилактикалау һәм вакцинацияләү ни өчен кирәк" дигән сорауга авыл фельдшеры Харрасова Р.Р. таныштыра.
3. "Укучылар куркынычсызлыгы" айлыгы кысаларында ата-аналар белән башкарыласы эшләргә аңлатма бирү - директор Сафиуллин А.Г. таныштыра.
-
ГИБДД инспекторы белән очрашу 06.09.2017

Бүген бездә кунакта - ГАИ инспекторы Хәкимов Р.Р. Укучыларга юл йөрү кагыйдәләрен аңлатты, үзенең бүләкләрен өләште.
-
3 сентябрь - терроризмга каршы көрәш көне 02.09.2017 Бүгенге көндә барлык дөнья кешеләре терроризмга каршы көрәштә берләште. "3 сентябрь - терроризмга каршы көрәш көне" дип билгеләп үтелә. Шул уңайдан безнең мәктәптә дә һәр класста тәрбия сәгатьләре үткәрелде. 2004 нче елның 1 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйга искә алынды. Укучыларга һәрвакыт уяу булырга кирәклеге тагын бер кат искәртелде.















