Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Арча сандугачы" татар җыры район конкурсы 15.11.2019

Арча шәһәренең сәнгать мәктәбендә бүген ТАССРның 100 еллыгы һәм Арчаның 90 еллыгы уңаеннан "Арча сандугачы" татар җыры район конкурсы булып узды. Мәктәбебезнең 4 сыйныф укучысы Гатауллина А. сайлап алу турын узып финалга чыкты. Котлыйбыз! Алга таба да сиңа уңышлар юлдаш булсын!
-
Котлыйбыз! 14.11.2019

Бүген Хәсәншәех төп мәктәбендә профсоюз членнары арасында бадминтон һәм теннис буенча зона ярышлары булып узды. Әлеге ярышта безнең мәктәп укытучысы Гафурова Эльмира Рашат кызы 3 урынны яулады. Алга таба зур җиңүләр теләп калабыз!
-
Финансовая грамотность 12.11.2019

Учитель истории и обществознании Фазлиева Р.Р. сегодня провела мероприятие на тему" С деньгами ты или зачем быть финансово грамотным".
-
Котлыйбыз! 11.11.2019

Безнен мәктәпнең кызлары Ваһапова С., Марданова З., Рахимова Р. "Арча" спорт мәктәбенең волейбол командасы җыелмасында катнашып Буада узган волейбол ярышында I урынны яулап кайттылар. Молодцы кызлар, киләчәктә дә уңышлар сезгә!
-
Ата-аналар җыелышы 01.11.2019

Бүген мәктәптә ата-аналар җыелышы узды. Көн тәртибендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ч.Р. Мусинаның "Чтение - это один из истоков мышления и умственного развития" чыгышы; укыту эшләре буенча директор урынбасары Э.Р. Гафурованың "1 чирек нәтиҗәләре" чыгышы; тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Р.З. Рәхимованың "Котыру чире һәм профилактика" чыгышы тыңланды. Шулай ук чыгарылыш укучылары ата-аналары белән киләчәктә булачак имтиханнар, аларга хәзерләнүдә нәрсәгә күбрәк игътибар итәргә, нинди хаталар бар, шулар турында сөйләшү булды.
-
Актив һәм лидер укучылар очрашуы 30.10.2019

Бүген Арча районы Укучылар сараенда актив һәм лидер укучылар очрашуы булды. Анда алар активларның эмблемасын ясаганнар, планын төзегәннәр. Ахырдан "РИСК" интеллектуаль уенында катнашканнар. Алар арасында безнең мәктәп укучылар оешмасы лидеры Рамазанова А. дә бар.
-
Гәүһәр Хәсәнова һәм Вакыйф Нуриев Казанбашта.. 29.10.2019

Без язучы Мәхмүт Галәү, халык драматургы Галиәсгар Камал, халык язучылары Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, кыскасы, алтмышка якын каләм остасы белән горурланабыз. Шулар арасында филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Язучылар берлегенең Саҗидә Сөләйманова, Гавриил Державин исемендәге әдәби премияләре иясе, тәрҗемәче , танылган язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы Гәүһәр ханым Хәсәнова, М.Мәһдиевның туган авылы Гөберчәк янәшәсендәге Сеҗе авылы егете - язучы, журналист, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, “Фидакарь хезмәт өчен” медале иясе Вакыйф Вәкил улы Нуриев исемнәре дә бар. 29 нчы октябрь көнне Гәүһәр Хәсәнова һәм Вакыйф Нуриев Казанбаш мәктәбенә очрашуга кайттылар. Укучылар белән очрашу вакытында алар үзләренең иҗади эшчәнлекләре, алдагы көнгә планнары белән таныштырдылар.
-
4 ноябрь - Халыкара бердәмлек көне 29.10.2019

Бу көнне мәктәптә 4 ноябрь - Халыкара бердәмлек көненә карата ачык тәрбия сәгатьләре уздырылды.
-
Сөмбелә бәйрәме 28.10.2019

Мәктәбебездә бүген башлангыч класс укучылары өчен Сөмбелә бәйрәме үткәрелде. Кичә матур шигырьләр, җырлар һәм кызыклы уенннар белән, барлык укучылар катнашында узды.
-
Мостай Кәримнең тууына 100 ел 22.10.2019 Төрки халыклар әдәбиятында зур урын тоткан Башкортстан Республикасының халык шагыйре, Социалистик Хезмәт Герое, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Мостай Кәримнең тууына 100 ел булды. Шушы уңайдан мәктәбебездә төрле чаралар үткәрелде. Язучы, драматург, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты өйрәнелде, әсәрләре укылды. Мәктәп китапханәсендә күргәзмә оештырылды.















