Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
8 нче көн. "Кояш көне" 08.06.2019

Бүген лагерьның сигезенче көне. Балалар "Доктор Айболитта кунакта" әңгәмәсендә катнаштылар. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Көннең икенче яртысында мультфильмнар карадылар, "Мультфильмнар илендә" дигән викторинада үзләренең көчләрен сынадылар, яраткан геройларын рәсемгә төшерделәр. "Кояшлы түгәрәк" уенын уйнадылар. Көн бик күңелле һәм мавыктыргыч узды.
-
7 нче көн. "Урман көне" 07.06.2019 Бүген лагерьның җиденче көне. Лагерь балаларның шат авазларыннан гөрләп торды. Төшкә кадәр балалар рәхәтләнеп ял иттеләр, төрле конкурсларда катнаштылар, спортзалда хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Төшке аштан соң “Сукмаклар, юллар буйлап” дигән ярыш-уен уйнадык. Балалар төрле станцияләр буйлап йөрделәр. Көн бик күңелле узды.

-
6 нчы көн. "Пушкин көне" 06.06.2019

Бүген лагерьның алтынчы көне. Төшкә кадәр балалар белән “Авылыбыз чишмәләре буйлап” сәяхәт иттек, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык. Төшке аштан соң А.С.Пушкин әкиятләре буенча әдәби-музыкаль кичә уздырылды, әкиятләргә иллюстрацияләр ясалды. Көн бик күңелле үтте.
-
5 нче көн - "Бөҗәкләр көне" 05.06.2019

Бүген лагерьның бишенче көне. Көнебез "Чисталык - сәламәтлек нигезе" дигән әңгәмә белән башланып китте. "Табигать белгечләре" дигән уен-ярышта балалар үзләренең тапкырлыкларын күрсәттеләр. "Йолдызлык" командасы 33 очко туплап җиңүгә иреште. "Җәйге урман аланында" аппликацияләр конкурсы булды. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Көн бик күңелле үтте.
-
4 нче көн. "Үсемлекләр көне" 04.06.2019

Бүген лагерьның дүртенче көне. Көнебез үсемлекләр дөньясына багышланган иде. Балалар дару үсемлекләре, аларның файдалы һәм зыянлы яклары белән таныштылар. Агулы үсемлекләр турында да белемнәрен ныгыттылар. Рәсем конкурсында,"Табышмаклар кичәсе"ндә актив катнаштылар. Көннең икенче яртысында саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
2 нче көн. "Кошлар көне" 02.06.2019

Икенче көн күңелле лагерь тормышы дәвам итә. Бүген укучылар «Табигать – туган йортыбыз!» дигән кичәдә катнаштылар, презентация карадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, үзләренең белемнәрен тикшерделәр. Төнге ябалак ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнап сәламәтлекләрен ныгыттылар. Көн сизелмичә дә үтеп китте.
-
1 нче көн. "Исәнме җәй" 01.06.2019

Бүген "Дуслык" исемендәге мәктәп яны лагеры эшен башлады. Балалар ике отрядка бүленделәр. Һәр отряд үзенә исем, девиз, җыр сайлады. Көнебез "Балаларны яклау көне"нә багышланды. Балалар җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, флешмоб биеделәр. Саф һавада спорт ярышы уздырылды. "Урман аланы"на сәяхәт иттеләр. Көнебез бик тыгыз һәм күңелле булды.
-
Соңгы кыңгыру 25.05.2019

Бүген мәктәптә 9 нчы сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады.
-
Тревога 22.05.2019

Бүген мәктәптә янгын куркынычсызлыгын профилактикалау буенча чара үтте.
-
Котлыйбыз! 21.05.2019

2 класс укучысы Рәхимов Мөхәммәт арча шәһәрендә үткән көрәш ярышында 1 урынны яулады.














