Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 250 /Бездә укыйлар 250 укучы |
| У нас учат: | 35/Бездә укыталар 35 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Музыкаль кичә 31.05.2017

Түбән Оры башлангыч мәктәбендә “Исәнме, ямьле җәй!” дигән музыкаль кичә булды.
Бәйрәмгә укучыларның туганнары, балалар бакчасыннан нәни дусларыбыз, тәрбияче апалар килде. Укучылар ел буе өйрәнгән һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Әкият иленә сәяхәт 30.05.2017

Авыл китапханәчесе Альбина Валиева Сөрде башлангыч класс укучыларын Әкиятләр иленә сәяхәткә алып чыкты. Әкият илендәге тукталышларда төрле биремнәр үтәделәр, табышмаклар чиштеләр, сорауларга җаваплар бирделәр, җырлар җырладылар, әкият китаплары белән таныштылар. Китапханәче балаларны әкият китаплары укырга китапханәгә чакырып калды.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме. 29.05.2017

29 май көнне Кзыл-Яр башлангыч мәктәбендә 4 В класс укучысы Валиев Айназ өчен соңгы кыңгырау шалтырады. Тантанага укучыларның әниләре, пенсионер башлангыч класс укытучылары Муртазина С.Н. белән Шәрипова Х.Х. килделәр. Бераз моңсу да, шул ук вакытта күңелле дә. Айназны сагынырбыз инде. Шундый сөйкемле, мөлаем, шәфкатьле, тәртипле, ижади егетебез ул. Әмма без Айназга якты юл,нык белемле киләчәк теләп калабыз. Айназга тырышып укырга, ярышларда актив катнашырга һәм һәрвакытта шундый гади, игелекле чын кеше булып калырга дигән теләктә калабыз .
-
Күңелле стартлар 29.05.2017

Сөрде башлангыч мәктәбендә Күңелле старт уеннары үтте.
-
Чишмә янында 27.05.2017

Сөрде башлангыч мәктәбе укучылары авыл чишмәләре буйлап сәяхәткә чыктылар.
-
Походта 27.05.2017

Сөрде башлангыч мәктәбе укучылары ак каеннар янына походка бардылар.
-
Бассейнда булдык 27.05.2017

6Б класс укучылары һәм Кзыл-Яр башлангыч мәктәбе укучылары белән берлектә бассейнга бардылар.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме. 26.05.2017

Бүген Сөрде башлангыч мәктәбендә 4 класслар өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Без аларны бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз. 5 класста да тырышып укуларын, тәртипле, миһербанлы балалар булуларын телибез.
Хуш, мәктәп, үз күрдең,
-
Мәктәп инспекторы белән очрашу 26.05.2017

Бүген мәктәп инспекторы Н.К. Нигматуллин Сөрде башлангыч мәктәбендә укучылар белән очрашты.Ул укучыларны җәйге каникул чорында куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды,су буйларында ялгыз гына йөрмәскә кирәклеген аңлатты.26 майдан 30 майга кадәр "Наркопритон" операциясе үткәреләчәге турында әйтте.
-
Мәктәп инспекторы белән очрашу 26.05.2017

Бүген мәктәп инспекторы Н.К. Нигматуллин Югары Оры башлангыч мәктәбендә укучылар белән очрашты.Ул укучыларны җәйге каникул чорында куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды,су буйларында ялгыз гына йөрмәскә кирәклеген аңлатты.26 майдан 30 майга кадәр "Наркопритон" операциясе үткәреләчәге турында әйтте.








