Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 250 /Бездә укыйлар 250 укучы |
| У нас учат: | 35/Бездә укыталар 35 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
Будь готов!Скаж нет! 07.04.2017

6 апреля 2017 года члены отряда «лиSей» провели акцию «Будь готов!Скажи нет!»
Установили плакаты с символикой проекта.
2. Проводили разъяснительную работу с прохожими.
3.Мероприятие началось с викторины «Знаешь ли ты закон?», в которой приняли участие учащиеся 3-5 классов. Затем прошла беседа на тему «Здоровому образу жизни – ПРИВЕТ! Вредным привычкам скажем – НЕТ!».
4.В ходе мероприятия ребятам также было предложено написать свои пожелания и впечатления об акции.
-
Котлыйбыз! 06.04.2017

РСФСР ның атказанган укытучысы ,Бөек Ватан сугышы ветераны Р.У.Халитов исемендәге беренче районкүләм һәм бишенче мәктәпкүләм "Арча ягы-туган ягым" фәнни- гамәли конференөиясендә катнашып,җиңү яулаган укучыларны чын күңелдән котлыйбыз.
Башлангыч класс укучылары арасында фәнни-эзләнү эше буенча 3 класс укучысы Шакирова Э.(укытучысы Хафизова Г.Г.)-1 урын,проект эше буенча 3 класс укучысы Юсупов Ә.(укытучысы Яруллина Ф.С.)-3 урын алдылар.
Урта классларда татар теле.рус теле,инглиз теле юнәлеше буенча 10 класс укучысы Касимова И.(укытучысы Гайнетдинова З.Р.)-1 урын,10 класс укучысы Сибгатуллина А.(укытучысы Гарипова Р.К.)-2 урын,10 класс укучысы Хакимова Л.(укытучысы-Габдрахманова И.М)-3 урын алдылар.
Тарих,туган якны өйрәнү юнәлеше буенча 10 класс укучысы Хамидуллина А.(укытучысы Ахметова И.М.)-1 урын,10 класс укучысы Сабирова А.(укытучысы Сабирова А.Ф.)-2 урын алдылар.
Табигать фәннәре юнәлеше буенча 10 класс укучысы Шарипова Р.(укытучысы Садикова Н.)-3 урын,9 класс укучысы Шагимарданова Р.(укытучысы Файзрахманов Р.)-2 урын?9 класс укучысы Аксакова М.(укытучысы Ахметова И.М.)-3 урынны алдылар.
Технология.сәнгать юнәлеше буенча 9 класс укучысы Хайруллина А.(укытучысы Ахметова И.М.)- 2 урынны алды.
-
Конференция. 06.04.2017

Бүген мәктәбебездә РСФСРның атказанган укытучысы Бөек Ватан сугышы ветераны Р.У.Халитов исемендәге беренче районкүләм һәм бишенче мәктәпкүләм фәнни-тикшеренү конференциясе узды.Конференциягә Рәгыйб абый белән Фәния апа да килгәннәр иде.
Конференция Арча ягына багышланган иде.Коференциягә бик күп эшләр килде.Шул эшләрне 5 юнәлеш буенча бүлделәр.Тарих,туган якны өйрәнү секциясе,математика,география секциясе,технология,сәнгать секциясе,башлангыч класслар секциясе,рус теле,татар теле,инглиз теле секцияләренә бүленде.
Конференциягә Арча арты музее директоры Гарипов Ш.З.Арча мәгариф идәрәсе методисты Мустафина Э.Г.,Яңа Кенәр мәктәбендә гомер буе укыткан ветеран укытучыларыбыз Ахметгараева М.Д.,Садикова А.,Муртазина Г.Г. килделәр .Жюри составында да шушы мәртәбәле кешеләр булды.Конференциядә катнашкан һәм җиңү яулаган укучыларны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Класс җитәкчеләре атналыгы 06.04.2017

Югары Оры башлангыч мәктәбе 1 В классы укучысы Маннанова Зилә РСФСРның атказанган укытучысы,Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге 1 районкүләм һәм v мәктәпкүләм "Арча ягы-туган ягым"фәнни-гамәли конференция катнашып 2 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.Зиләне 1 нче зур җиңүе белән котлыйбыз.
-
Котлыйбыз! 06.04.2017

РСФСР ның аткзанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге I районкүләм һәм V мәктәпкүләм “Арча ягы- туган ягым” фәнни -гамәли укучылар конференциясендә Яңа Кенәр урта мәктәбе филиалы Түбән Оры башлангыч мәктәбенең 3 Б сыйныф укучысы Юсупов Әлфис “Туган авылымда атамалар”дигән темага проект эше яклап , III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
-
Котлыйбыз! 04.04.2017

Район күләмендә уздырылган волейбол ярышында Яңа Кенәр мәктәбенең егетләр командасы беренче урынны алды,кызлар командасы икенче урынны алдылар .Бүген иртәнге линейкада җиңүчеләрне грамоталар һәм медальләр белән бүләкләделәр.Командаларны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Көрәштә уңышларыбыз 01.04.2017

Арча районы Урта Курса мәктәбе базасында 2002 елда туган һәм аннан яшьрәк укучылар арасында көрәш бәйгесе үткәрелде.Бу бәйгедәдә безнең көрәшче егетләребез катнашып призлы урыннарга лаек булдылар : 40 кг арасында Хабибуллин Ильсаф - IIурын, 55 кг арасында -Абдуллин Инсаф -I урын, 60 кг арасында-Назмутдинов Рафиль -I урын.(Тренерлары Хайруллин З.Т.) Яңа Кенәр мәктәбе командасы -4 урынга лаек булды.Укучыларыбызны һәм тренерлары Хайруллин З.Т. чын күңелдән котлыйбыз.Алдагы көрәш бәйгеләрендәдә сынатмауларын теләп калабыз.МОЛОДЦЫ!!!
-
Тату сыйныф серләре 01.04.2017

Арча сәнгать мәктәбе базасында "Тату сыйныф серләре" дип исемләнгән конкурс узды.Яңа Кенәр мәктәбенең 6Б сыйныф укучылары,сыйныфс җитәкчеләре Фазуллина Л.Р. һәм 6Б сыйныфының ата аналар комитеты бу конкурста үзләренең бердәм,тату яшәүләрен күрсәттеләр.Катнашкан укучыларга,әти әниләренә мәктәп коллективы исемменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез.Алдагы көннәрдәдә бердәм,тату булып бергә эшләргә язсын!
-
Котлыйбыз! 30.03.2017

Бүген башлангыч класс укытучысы Закирова Рәхилә Гаптелнур кызының 55 яшьлек юбилее.
Хөрмәтле Рәхилә Гаптелнуровна!
Сезне олы бәйрәмегез — 55 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!
-
Дүртенче чирек башланды 29.03.2017

Бүген мәктәпләрдә укулар башланды.Укучылар каникулда ял итеп,укырга килделәр.








