Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 250 /Бездә укыйлар 250 укучы |
| У нас учат: | 35/Бездә укыталар 35 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
55 яшьлек юбилеегыз белән! 21.04.2017

Бүген башлангыч класс укытучысы Яруллина Фирдания Самат кызының 55 яшьлек юбилее.
Хөрмәтле Фирдания Саматовна!
Сезне олы бәйрәмегез — 55 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!
-
Профсоюзның отчет-сайлау җыелышы 20.04.2017

Бүген мәктәптә профсоюз членнарының коллектив договор үтәлешен тикшерүгә багышланган һәм отчет-сайлау җыелышы булды. Җыелышта мәктәп директоры Ә.Ә.Гайфуллинның, профком рәисе Р.Д.Сагедиевның договор үтәлеше турында эчтәлекле чыгышлары тыңланды. Договор пунктлары , гомумән алганда, үтәлә. Эш сәгате, ял, отпуск бирү, төрле кыен хәлләрдә калганда бирелә торган льготалар тормышка вакытында ашырыла. Җыелышта яңа профком рәисе сайланды.Профком рәисе итеп бертавыштан география укытучысы Файзрахманов Р.Р. билгеләделәр.Шулай ук профком составы да яңадан сайланды.
Җыелыш эшендә Яңа Кенәр интернат мәктәбенең профком рәисе Л.Р.Файзрахманов катнашты.
-
ВПР-2017 20.04.2017

4 класс укучылары рус теленнән ВПРның икенче өлешен эшләделәр.5 класс укучылары математикадан ВПР эшләделәр.
-
Әлифба бәйрәме 20.04.2017

1 класс укучылары өчен бүген зур бәйрәм.Беренчеләр әлифбаны укып бетерделәр.Бәйрәмгә әти-әниләр,кунаклар килгәннәр иде.Класс җитәкчеләре Муртазина Р.Р. укучылары бәйрәмнәре белән котлады.Укучылар үзләренең белемнәрен һәм төрле һәнәрләрен күрсәттеләр.
-
ВПР-2017
19.04.2017
10-11 класслар географиядән ВПР эшләделәр.
-
Волейбол 18.04.2017

Кукмарада узган волейбол ярышында Яңа Кенәр урта мәктәбе егетләр командасы 1 урын, кызлар командасы 3 урын яуладылар. Егетләребезне,кызларны чын күңелдән котлыйбыз,алдагы ярышларда да уңышлар теләп калабыз.
-
ВПР-2017 18.04.2017

Бүген 4,5 класс укучылары өчен рус теленнән ВПР булды.4 класс укучылары рус теле фәненән 1 өлешне башкардылар.Укучыларның барысы да катнашты.
-
Педагог на все времена! 18.04.2017

"Педагог на все времена!"дигән девиз астында бүген лаеклы ялда булган укытучыларыбыз: Ахметгараева Л.Н,
Ахметгалиева М.Д. дәрес күрсәттеләр.Алар икесе дә рус теле әм әдәбияты укытучылары.Люөия Нургалиевна рус теленнән,,Миләүшә Данияловна рус әдәбиятыннан дәрес күрсәттеләр.Без аларга олы рәхмәтебезне белдерәбез һәм сәламәтлек телибез.
-
Котлыйбыз! 17.04.2017

10 класс укучы Шарипова Р. М.И.Мәхмүтов исемендәге "Фәнсар" мәктбенең республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә катнашып биңү яулап кайтты.Римманы һәм фәнни җитәкчесе Садикова Н.К.ны чын күңелдән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
-
Экологик кичә 15.04.2017

Авыл китапханәсендә экологиягә багышланган кичә узды.Анда Яңа кенәр мәктәбенең 9 класс укучылары катнашты.Алар Яңа Кенәр авылы сулыклары турындагы проект эше белән таныштылар,,төрле конкурсларда катнаштылар.








