Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 250 /Бездә укыйлар 250 укучы |
| У нас учат: | 35/Бездә укыталар 35 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
Тирә-якны җыештырдык. 28.04.2017

Мәктәп янын чистарту эшләре дәвам итә.Укучылар кипкән яфракларны себерделәр,агач төпләрен йомшарттылар.
-
Шигырь кичәсе 28.04.2017

Сөрде башлангыч мәктәбендә 26 апрель көнне Шигырь кичәсе үтте. Укучылыр Г.Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр, ясаган рәсемнәре белән таныштырдылар. Авыл китапханәчесе А. Вәлиева "Син Тукайны беләсеңме?" дигән викторина үткәрде, китаплары белән таныштырды.
-
Тукай бәйрәме 27.04.2017

Бөек Тукаебызның туган көнен һәр җирдә зурлап үткәрделәр. Мәңге яшь Тукаебызны искэ алмый мөмкин тугел. Зур мирас калдырган шагыйребез Татарстанның зур горурлыгы. Мәктәпләрдә дә Тукай көннәре зур әзерлек белән үтте. Түбән Оры һәм Кзыл-Яр башлангыч мәктәпләре бергәләп Тукай бәйрәмен билгеләп үттеләр. Һәр бала әлеге чарада бик актив катнашты. Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделэр, җырларын жырладылар,әкиятләрен сәхнәләштерделәр.Өлкәннәр дә читтә калмады. Килгән кунак апалар да Тукай ижатына гашыйк кешелэр. Э ахырдан балаларга Тукай әсәрлэре буенча куелган мультфильмнар күрсәтелде.
-
Г.Тукайның 131 еллыгын каршылап... 27.04.2017

Татар теле һәм әдәбияте укытучысы Габдрахманова И.М.Г.Тукайның 131 еллыгына багышланган "Башваткыч"уены үткәрде.Уенда 5 класс укучылары катнашты.Анда Г.Тукай шигырьләре файдаланылды.
-
"Без бергә" 27.04.2017

"Без бергә" дип исемләгән Республика күләм фестиваленең зоналный этабы Кукмарада узды.Яңа Кенәр мәктәбеннән "Хыял"төркеме( җитәкчесе СамигуллинаА.В.)бу фестивальдә уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
Бердәм милли кием көне! 26.04.2017

26 апрель көнне Яңа кенәр урта мәктәбе Тукай туган көне уңаеннан укучылар милли киемнән килделәр.Һәр класста бик актив катнашты.
-
ВПР-2017 25.04.2017

Бүген 4 класс укучылары математикадан,5 класс укучылары тарихтан,11 класс укучылары физикадан ВПР эшләделәр.
-
Котлыйбыз! 24.04.2017

11 класс укучысы Маннанова Л.(укытучысы Габдрахманова И.М.) татар теленнән V халыкара олимпиаданың йомгаклау турында катнашты һәм диплом белән бүләкләнде.Ләләне һәм татар теле һәм әдәбияте укытучысы Илсөя Мәхмүдовнаны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Котлыйбыз! 24.04.2017

9 класс укучысы Нәҗметдинова А.(укытучысы Нигматуллина Л.С.) татар теленнән V халыкара олимпиаданың йомгаклау турында катнашты һәм диплом белән бүләкләнде.Алинәне һәм татар теле һәм әдәбияте укытучысы Ләйсән Саубановнаны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Өмәдә. 24.04.2017

«Яңа Кенәр урта мәктәбе” филиалы Түбән Оры башлангыч мәктәбендә укучылар мәктәп терреториясен җыештыру эшләре башкардылар.








