Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 250 /Бездә укыйлар 250 укучы |
| У нас учат: | 35/Бездә укыталар 35 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 201 ( 202 ) 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Көч сынаштык. 15.03.2016

Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбендә Яңа Кенәр янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Х.Ахметов 7А һәм 7Б класс егетләре арасында ярыш үткәрде.Алар "Титан" һәм "Комета" командаларына бүленеп көч сынаштылар.Ярышта егетләр янгын куркынычсызлыгы буенча төрле сорауларга җавап бирделәр,янгынчы киемен киеп ярыштылар,"кешеләрне" янгыннан коткардылар.Иң соңгы нәтиҗәдә "Комета"командасы 40 очко белән җиңүче булды,ә "Титан" командасы бер генә очкога калышып,икенче урынны алды.Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырдылар.Җиңүче 7Б класс егетләрен чын күңелдән котлыйбыз.
-
Ата-аналар җыелышы 15.03.2016

15 март көнне Яңа Кенәр урта мәктәбендә гомуми ата-аналар җыелышы узды.Анда язгы каникулда укучыларның куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиешлеге аңлатылды,җәмәгать урыннарында,су буйларында,урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре,кичке вакытта урамда йөрү турында сөйләнде.Шулай ук җыелышта Яңа Кенәр участок больницасының баш табибы Аксакова Р.Р. чыгыш ясады.Ул ата-аналарга туберкулезга каршы профилактика чаралары турында сөйләде.
-
Химия-биология атналыгы 14.03.2016

14 марттан мәктәптә химия-биология атналыгы башланды.Бүген биология укытучысы Н.К.Садыкова 9Б классында ачык дәрес үткәрде.Укучылар "Җенес генетикасы" дигән теманы өйрәнделәр.
-
Компьютер өйрәнәбез. 11.03.2016

Яңа Кенәр урта мәктәбе базасында пенсионерлар өчен компьютерга өйрәнү курслары уздырыла.Анда барлыгы 15 пенсионер укырга йөри.Алар компьютерны кабызырга ,сүндерергә өйрәнделәр.Компьютерда текс җыярга,интернет челтәреннән кирәкле информация эзләп табарга,сакларга өйрәнәләр.Өлкән укучылар дәресләргә бик теләп йөриләр.
-
Рәхәт тә соң ,таудан чана шуулар! 09.03.2016

2 А класс укучылары класс җитәкчеләре Гөлнара Нургалиевна һәм физкультура укытучысы Равил Мухлисович белән тауга чана шуарга бардылар.Балалар саф һавада рәхәтләнеп чана шудылар.Арып-талып өйләренә таралыштылар.
-
Бәйрәм белән!!! 08.03.2016

Хөрмәтле гүзәл затларыбыз!
Сезне ихлас күңелдән 8 март ― Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез!.. Сезгә озын гомер, сәламәтлек, бәхет-шатлык телибез, һәрвакытта көләч йөзле, шат күңелле булып калыгыз. Яз сулышы сезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәнегезгә саулык китерсен. Өстәлләрегез мул, аш-суларыгыз тәмле, көннәрегез ямьле булсын.
Бәйрәм белән кадерлеләребез!
...Умырзая шыта бу мәлләрдә,
Кар астында чишмә уяна.
Чиксез бәхет теләп, язгы таңда
Елкылдашып шыта бөреләр.
Бәйрәм белән, эшчән апакайлар,
Алтын куллы сылу сеңелләр!
-
Гаилә бәйрәме 05.03.2016

4 март көнне 5Б класс укучылары класс җитәкчеләре Л.Р.Фазуллина белән гаилә бөйрәме үткәрделәр.Бәйрәмгә укучыларның әти-әниләре килгәннәр иде.Укучылар бу бәйрәмгә бик тырышып әзерләнделәр:җырлар ,биюләр өйрәнделәр,әтиләргә һәм әниләргә бәйрәмнәре уңаеннан бүләкләр әзерләделәр.Кичә төрле ярышлар,җыр-биюләр белән үрелеп барды,бик күңелле узды.
-
Ачык дәрес. 04.03.2016

Яңа Кенәр урта мәктәбе филиалы Түбән Оры башлангыч мәктәбендә укытучы Яруллина Ф.С. 2,4 сыйныфларда әйләнә- тирә дөнья фәненнән ачык дәрес күрсәтте.Укучылар әниләрне котлап "Теремкәй" әкиятен сәхнәләштерделәр.
-
Әниләр бәйрәме. 04.03.2016

-
Очрашу. 03.03.2016

Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбенә Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хужалыгы техникумыннан бер төркем студентлар һәм укытучылар очрашуга килделәр.Алар укучыларны Әтнә техникумына керү шартлары белән таныштырдылар,андагы факультетлар турында сөйләделәр.Әтнә техникумы студентлары укучыларга үзләре әзерләгән концерт күрсәттеләр.Очрашу бик эчтәлекле һәм күңелле узды.








