Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 250 /Бездә укыйлар 250 укучы |
| У нас учат: | 35/Бездә укыталар 35 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 ( 209 ) 210 >>
-
Имтиханнарга әзерләнәбез. 28.12.2015

Бүген каникулның беренче көне 9,11 класс укучыларыннан кала барлык укучылар да ял итәләр,чана-чаңгы шуалар.Ә менә 9,11 класс укучылары өчен каникул вакыты иркенләп имтиханнарга әзерләнү чоры.Алар өчен каникул беткәнче консультацияләр графигы төзелгән.Бүген дә укучылар математика ,рус теле фәннәреннән имтиханнарга әзерләнделәр.
-
Чыршы бәйрәмендә 28.12.2015

Бүген Арчада район башлыгы чыршы бәйрәме булды.Ул бәйрәмдә безнең мәктәбебезнең алдынгы,актив укучылары АхметзяновИлнур,Сабирова Айзилә,Шарипова Гөлинә катнаштылар.Бәйрәм бик күңелле булды.Укучылар рәхәтләнеп күңел ачтылар.
-
Котлыйбыз! 26.12.2015

Татарстан Республикасы Арча һәм Әтнә районнары военкоматы һәм АО "ТАТМЕДИА" филиалы булган "Арча хәбәрләре" газетасы редакциясе белән берлектә башлангыч класс укучылары арасында оештырылган "Мин җиңүчеләр илендә яшим!" дип аталган рәсем конкурсына нәтиҗә ясалды.Конкурс нәтиҗәләре буенча:
1 урында Яңа Кенәр урта мәктәбенең 1А классы укучысы Ильяс Төхфатуллин (класс җитәкчесе Хабибуллина М.Р.)
2 урында Яңа Кенәр урта мәктәбенең 2А классы укучысы Айзилә Хөсәинова(класс җитәкчесе Хафизова Г.Н.).
укучылар грамоталар һәм сертификат белән бүләкләнделәр.Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз.
-
Ата-аналар җыелышы 26.12.2015

25 декабрь көнне Яңа Кенәр урта мәктәбендә гомуми ата-аналар җыелышы узды.Җыелышта Арча мәгариф бүлегеннән белгеч Шакирова Миләүшә Ниязовна да катнашты.Ул ата-аналарга мәктәптәге медицина кабинетына Армис аппараты урнаштырылачагы турында сөйләде һәм шушы аппарат турында аңлатты.
-
Сөрде башлангыч мәктәбендә Яңа ел бәйрәме. 26.12.2015

Яңа Кенәр урта мәктәбе филиалы Сөрде башлангыч мәктәбендә Яңа ел кичәсе үтте.Укучылар Яңа ел әкияте куйдылар.Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы да килгәннәр иде.Алар укучылар белән бергә җырладылар,биеделәр,Кыш бабай тырыш укучыларны бүләкләде.
-
Яңа ел бәйрәме. 25.12.2015

Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбендә 5-8 класслар өчен Яңа ел бәйрәме үтте.Укучылар бәйрәмгә бик тырышып әзерләнгәннәр.Һәр класс бию,Яңа ел котлавы,җыр белән чыгыш ясады.Кыш бабай белән Кар кызы укучыларны биеттеләр,төрле уеннар уйнаттылар.Яңа ел бәйрәмендә укучылар теләген теләкләр тормышка ашсын.Яңа ел һәркемгә шатлык куанычлар алып килсен.
-
Яңа ел бәйрәме. 24.12.2015

Бүген Яңа кенәр урта мәктәбендә башлангыч класс укучылары өчен Яңа ел бәйрәме узды.Купшы итеп бизәлгән чыршы тирәсенендә кемнәр генә юк:матур күлмәкле кызлар,төрле әкият геройлары.аюлар,төлкеләр,бүреләр,убырлы карчыклар.Шулар яныныа бәйрәмнең төп геройлары Кыш бабай белән Кар кызы да бар.Укучылар җырладылар,биеделәр,Кыш бабаай белән Кар кызын да биеттеләр.Бәйрәм бик матур ,күңелле үтте.
-
Пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре. 22.12.2015

Бүген гомуми мәктәп линейкасына Яңа Кенәр янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Ахметов Хәниф абый килде.Ул укучыларны бәйрәм вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырды.Питардалар шартлаткан өчен,салютлар аткан өчен нинди штрафлар каралганлыгы турында аңлатты.Гирляндалар белән сак эш итәгә кирәклеге турында сөйләде.
-
Безнекеләр беренче. 21.12.2015

19 декабрь көнне Казанбаш гомуми белем бирү мәктәбендә кызлар арасында волейбол ярышы үтте.Яңа Кенәр урта мәктәбенең кызлар командасы бу ярышта беренче урынны алдылар кызларны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Котлыйбыз! 19.12.2015

17 декбрь көнне әдәбият фәненнән район олимпиадасы үтте.Яңа Кенәр мәктәбеннән уңышлы чыгыш ясап,
8 класс укучысы Нәҗметдинова Алинә-призер(укытучысы Нигматуллина Л.С)
9 класс укучысы Сабирова Айзилә-победитель(укытучысы Габдрахманова И.М.)
10 класс укучысы Маннанова Ләлә-призер(укытучысы Габдрахманова И.М)
11 класс укучысы Валиуллина Раилә-призер ( укытучысы Габдрахманова И.М.)
булдылар.Укучыларны һәм аларның укытучыларын чын күңелдән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.








