Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 250 /Бездә укыйлар 250 укучы |
| У нас учат: | 35/Бездә укыталар 35 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 ( 208 ) 209 210 >>
-
Шахмат ярышы. 09.01.2016

Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбендә "Арча хәбәрләре" газетасы призына шахмат ярышы булды.Анда Арча,Балтач,Әтнә районы шахматчылары катнашты.Бу ярышта Әтнә районы командасы җиңүче булды.Аларга күчмә кубок,мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырылды.Икенче урында Арча районы командасы,өченче урында Балтачлар.Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз.
-
Имтиханнарга әзерлек. 08.01.2016

Бүген 9класс укучылары сайлап алу фәннәреннән имтиханнарга әзерләнделәр.Хокук,тарих,химия,биология,география,физикадан имтиханнарга әзерлек расписание буенча үткәрелде.
-
Күңелле ял итәбез. 07.01.2016

Кышкы каникул дәвам итә.Укучылар рәхәтләнеп ял итәләр.Бүген башлангыч класс укучылары мәктәпнең спорт залында төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Рус теленнән сынап карау имтиханы 06.01.2016

Бүген 9 класс укучылары рус теле фәненнән сынап карау имтиханы тапшырдылар.
-
Имтиханнарга әзерләнәбез. 05.01.2016

11 класс укучылары имтиханнарга әзерләнүләрен дәвам итәләр.Бүген алар математика фәненнән имтиханга әзерләнделәр.
-
Сынап карау имтиханнары. 02.01.2016

4 январь көнне математика фәненнән,6 январь көнне рус теле фәненән 9 класс укучылары өчен сынап карау имтиханнары уздырыла.
-
Яңа ел белән! 31.12.2015

Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләргә сафлык, моң салып.
Яңа елда сулык,бәхет килсен,
Кышкы бураннарга уралып.
Күңелләрдә шатлык ташып торсын,
Сагышларга урын калмасын,
Алда туар көннәр якты булсын
Ходай кайгылардан сакласын!
-
Котлыйбыз!
30.12.2015
29 декабрь көнне Арчада 2-4 класс укучылары арасында рус теленнән олимпиада булды.Олимпиадада катнашып һәм уңышлы чыгыш ясап,Яңа Кенәр урта мәктәбенең
3Б класс укучысы Нигаметзянов Данияр(укытучысы Сафина Р.С.)-1 урын,
3А класс укучысы Юсупова Рәзилә(укытучысы Биктова Р.Р.)-2 урын,
2А класс укучысы Мухаметшина Лилия(укытучысы Хафизова Г.Н.)-3 урын,
4А класс укучысы Холкин Илья(укытучысы Муртазина Р.Р.)-3 урыннны алдылар.
Укучыларны һәм аларның укытучыларын чын күңелдән котлыйбыз.
-
Чаңгы ярышына әзерләнәбез. 29.12.2015

Укучылар каникулда вакытларын бушка уздырмыйлар.Алар һәр көн мәктәпкә килеп укытучылары Аглямов Р.М. белән чаңгы ярышына әзерләнәләр.
-
Район башлыгы белән очраштылар. 29.12.2015

28 декабрь көнне районның сәләтле укучылары район башлыгы Илшат нуриев белән түгәрәк өстәл артында очраштылар.Безнең мәктәптән бу очрашуга 10 класс укучысы Ләлә Маннанова барды.Укучылар район башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм ул сорауларга төгәл җаваплар алдылар.








