Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 250 /Бездә укыйлар 250 укучы |
| У нас учат: | 35/Бездә укыталар 35 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 ( 207 ) 208 209 210 >>
-
Өлкәннәргә булышабыз. 20.01.2016

Мәктәптә өлкән кешеләргә булышу һәрвакыт башкарылып тора.Һәр класска ярдәмгә мохтаҗ пенсионер билгеләп куелган.Укучылар аларга һәрдаим барып булышып торалар.8Б класс укучылары Нурания апага барып карлар көрәп кайттылар.
-
Класс җитәкчеләре атналыгы 20.01.2016

Яңа Кенәр урта мәктәбендә класс җитәкчеләре атналыгы бара.Шул атналык кысаларында бүген 7А һәм 7Б класс укучылары педиатр Аксакова Рәфия Рашатовна белән очраштылар.Рәфия Рашатовна укучыларга грипптан саклану чаралары турында,укучыларда еш очрый торган күз авырулары һәм алардан саклану турында,дәрес туклану турында сөйләде.Ул укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.Очрашу бик җанлы үтте,укучылар үзләре өчен бик күп кирәкле мәгълүмат алдылар.
-
Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрү -зур шатлык. 19.01.2016

Кардан төрле сыннар ясау,аларны матур итеп буяу матур традициягә әйләнде.6 б класс укучылары кардан "Миньон" әвәләделәр.Ул бик төсле һәм матур чыкты.
-
Cозвездия-2016 19.01.2016

19 гыйнварь көнне Арча Мәдәният йортында "Созвездия 2016" конкурсы булып узды. Конкурста безнең укучыларбыз: Хайруллина Айзилә (8 класс),Хайруллина Азалия (5 класс),Раупова Гөлия (4 класс),Салихҗанова Гөлназ(6 класс),Салихҗанова Сөембикә (2 класс) уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар.
-
Аҗаган-2016 18.01.2016

Ел саен уздырыла торган Аҗаган ярышларын быел 16 январь көнне 3 класс укучылары башлап җибәрделәр.3А һәм 3Б класс укучылары чанада бер-берсен тарту,"граната" ыргыту,яшерелгән флагны эзләү кебек ярышларда көч сынаштылар .Нәтиҗәдә 3Б класс укучылары җиңүче булдылар.Аларны чын күңелдән котлыйбыз.
-
ШКОЛА КВН 17.01.2016

-
Рус теленнән сынап карау имтиханы 16.01.2016

Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбендә 11 класс укучылары өчен рус теленән сынап карау имтиханы узды.Имтиханны Шушмабаш мәктәбе укытучылары уздырды.Шулай итеп мәктәпләр арасында бәйләнешләр ныгый.
-
Район башлыгы призына көрәш бәйгесе. 16.01.2016

Район башлыгы призына көрәш ярышы.
16 январь көнне Яңа Кенәр урта мәктәбендә район башлыгы призына көрәш ярышы узды.Ярышка 32 мәктәптән 192 укучы килде.Ярышны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Гарифзянов Рамил Илгизович,районның татарча көрәш федерациясе рәисе Ренат Алиев,район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов,район мәгариф бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев катнашты.Көрәш бик каты һәм озак барды.Нәтиҗәдә беренче урынны Курса Почмак мәктәбе командасы алды. Тренеры — Разил Нәбиуллин. Икенче урында Шушмабаш командасы, тренеры Зөлфәт Хәйруллин. Өченче урында — Яңа Кенәр мәктәбе командасы, тренеры Марат Габделәхәтов
-
Педсовет 13.01.2016

Бәген Яңа Кенәр урта мәктәбендә чираттагы педагогик совет утырышы узды.Утырышта икенче чирек,беренче яртыеллык нәтиҗәләре турында сөйләшенде.ФГОС та тәрбияви компонент дигән темага укытучыларның чыгышлары тыңланды. З.И.Хайруллина 2015-2016 нчы уку елында олимпиадаларның район туры нәтиҗәләре белән таныштырды.
-
Директорлар киңәшмәсе 12.01.2016

12 январь көнне Яңа Кенәр урта мәктәбендә директорлар киңәшмәсе узды.Анда шушы зонага кергән 15 мәктәпнең директорлары һәм укыту буенча директор урынбасарлары катнашты.Киңәшмәне мәгариф бүлеге җитәкчесе З.М.Дәүләтбаев алып барды.Киңәшмәдә узган елгы ОГЭ һәм ЕГЭ га нәтиҗәләр ясалды.Һәр мәктәп җитәкчесе ОГЭ һәм ЕГЭ га әзерлек торышы турында,риск төркемендә торган укучылар турында чыгыш ясады.ОГЭ,ЕГЭга бәйле проблемалар турында фикер алыштылар.Киңәшмә эшлекле шартларда үтте.








