Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 ( 163 ) 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Республика күләмендә уздырылган шашка ярышы. 03.11.2015

Мамадышта Бөтенроссия укучылар спартакиадасы кысалары уңаеннан Республика күләмендә шашка буенча ярышлар узды. Бу ярышларда мәктәбебез командасы 2 урынга лаек булды. Зур уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз.
-
2-3 классларда тәрбия сәгате. 02.11.2015

4 ноябрь - Халыклар Бердәмлеге көне. Ерак тарихларга барып тоташкан бу истәлекле көн турында укучыларга аңлату максатыннан тәрбия сәгатьләре уздырылды. 2-3 класс укучылары Кузьма Минин һәм князь Дмитрий Пожарский исемнәре белән таныштылар. Илебезнең тынычлыгы, байлыгы өчен көрәшләр гасырлар дәвамында баруын аңладылар.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеэме? 02.11.2015

Мәктәбебездә башлангыч класс укучылары ГКУның Арча филиалы начальнигы МөхәммәтҗановаЭ.Г. белән очрашу үткәрделәр. Бу очрашуның максаты укучыларның юлларда имин йөрүен, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләрен тәэмин итү максатыннан иде. Укучылар чарада шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Үзләренең юл тамгаларын белүләрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Соңыннан истәлекле бүләкләр алдылар.
-
1-4 классларда тәбия сәгате. 31.10.2015

30 октябрь көнне 1,4 класс җитәкчесе Фазылҗанова Г.Н. 4 ноябрьдә билгеләп үтеләчәк Россия Халыклары Бердәмлеге көненә багышлап тәрбия сәгате үткәрде. Бу бәйрәмнең тарихына, аның бүгенге көндәге әһәмиятенә басым ясалды.Укучылар бик кысыксынып тыңладылар.
-
Халыклар бердәмлеге көне 31.10.2015

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. 31.10.15 көнне 5 класс укучылары класс җитәкчесе Хафизова Д.Р. җитәкчелегендә тәрбия сәгате уздырдылар.
Туган илебезнен иреге һәм бәйсезлеге өчен корәшудә халыклар дуслыгы,татулык һәм бердәмлек идеяләре буген дә актуаль. Жөмхуриятебездә яшәгән дистәләгән буыннарның рухи - мәдәни традицияләре, бай мирасы бар. Төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында татулык, иминлек, узара анлашу хакимлек итә.
-
Көзге бал. 30.10.2015

Мәктәбебездә өлкән класс укучылары катнашында "Көзге бал" кичәсе үтте.
-
8 класс укучылары белән тәрбия сәгате 30.10.2015

30 октябрь көнне 8 класс укучылары белән халыклар бердәмлеге көненә тәрбия сәгате үтте. Укучылар халыклар бердәмлеге көне тарихы белән таныштылар. Халкыбызның бәйсезлеге өчен көрәшүдә халыклар дуслыгын мөһим икәненә төшенделәр.
-
4 ноябрь - Халыклар берлеге көне. 30.10.2015

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне.Шушы уңайдан 30.10.15 көнне 6 класс укучылары класс җитәкчесе Ибраһимова Г.Р. җитәкчелегендә тәрбия сәгате уздырдылар.Укучылар бу тәрбия сәгатендә ни өчен 4 ноябрь халыклар бердәмлеге көне дип аталуының тарихы белән таныштылар һәм К. Минин һәм Д. Пожарский турында мәгълүматлар алдылар
-
Технология дәресендә 28.10.2015

Һәрбер фәннәр белән беррәттән, технология дәресләре дә укучылар өчен мавыктыргыч, кызыклы һәм кирәкле. Технология дәресләрендә киләчәктә файдалы, кирәкле күнекмәләр башлангычы бирелә.
-
Шашка буенча ярышлар. 28.10.2015

Республикакүләм укучылар Спартакиадасына шашка буенча сайлап алу турында Район буенча мәктәбебез командасы 2 группа буенча да 1 нче урын алып, республика турына узды. Җитәкчеләре Фарсель Марселович. МОЛОДЦЫ! Алдагы ярышларда зур уңышлар!















