Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 169 ( 170 ) >>
-
Бәйрәм белән ветераннарыбыз 10.05.2015

9 нчы класс укучылары сугыш ветераны Хабибуллин Габделбәр абыйны котладылар.
-
Җиңү көне белән! 09.05.2015

-
Бәрәм белән ветераннарыбыз! 08.05.2015

8 класс укучылары,7 май көнне сугыш ветераны Фәхриев Минкамулла абыйны Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котларга бардылар. Ул безгә үзенең, илнең ничек итеп авыр сугыш елларында яшәве турында сөйләгән. Безгә киләчәктә илебезнең сакчылары булуыбызны теләде. Аның өчен тырышып укырга кирәклеге турында әйтте.
-
Бәйрәм белән ветераннарыбыз 08.05.2015

9 май – Җиңү бәйрәме. 4 ел буена сугыш газапларын кичергән илебезгә тынычлык китергән беренче көн! Һәр ел саен без бу көнне шатланып, моңаеп һәм зур дулкынлану белән бәйрәм итәбез. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары ерагая барса да, кешеләр күңелендәге җәрәхәтләр, яралар һаман да төзәлми. Шуңа күрә бу бәйрәм – сагышлы да моңсу да. Бәйрәм уңаеннан 6 класс укучылары Арча районы Симентбаш авылында яшаүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сафин Габдрахман Сафа улы янында булып кайттылар. Укучылар ветеранга матур теләкләр теләделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Өчрашуның истәлеге итеп фотога төштеләр
Алыгыз, Сез, буген булэк итеп
Котлауларнын ин зур бэйлэмен
Каршылагыз тагын бик куп тапкыр
Якты Жину бэйрэмен. -
Бәйрәм белән ветераннарыбыз 08.05.2015

5 класс укучылары сугыш ветераны Галәвиев Мөхәммәтдин абыйны котладылар.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы 08.05.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы зурлап билеләп үтелә. Бу вакыйгага карата бик күп эшләр эшләнде, чаралар үткәрелде. Бүген Кишет җирлегендә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы узды. Бу чарага сугыш һәм тыл ветераннары чакырылды. Мәктәбебез укучылары эчтәлекле бәйрәм программасы күрсәттеләр. Авыл уртасында урнашкан һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Арча шәһәре меры урынбасары Камил Василович, авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Әсфәндиярович, мәктәбебез директоры Фарсель Марселович бәйрәм белән котладылар. Ветераннарыбыз истәлекләре белән уртаклаштылар, хәзерге яшь буынга изге теләкләрен җиткерделәр. Без дә үз чиратыбызда, барлык ветераннарыбызны Данлы Җиңү көне белән котлыйбыз.
-
“Филология, мәдәният, тарих һәм җәмгыять: яңа караш” 07.05.2015

Мәктәбебездән ике укучы Саба районында узган “Филология, мәдәният, тарих һәм җәмгыять: яңа караш” II республика фәнни –гамәли конференциясендә уңышлы чыгыш ясап кайттылар. 5 нче сыйныф укучысы Закирова Гөлсылу “Бөек Ватан сугышы татар әдәбиятында” юнәлешендә актив катнашкан өчен грамотасы белән (Җитәкчесе: А. М. Җамалиева), 3 нче сыйныф укучысы Җамалиева Ралинә “Рәхмәт бабаема Җиңү китергән өчен!” юнәлешендә ясаган чыгышы өчен 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. (Җитәкчесе: Э. Ф. Минҗанова). Афәрин, кызлар! Киләчәктә дә уңышлар сезгә!
-
Музей ачу тантанасы 07.05.2015

Авылыбызда тарихи вакыйга, Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинга багышланган музей ачу тантанасы узды. Бу чарада мәктәбебез укучылары чыгыш ясады. Якташыбызның тормыш юлы, сугышчан юллары турында сөйләделәр, ветераннарыбызны Җиңү бәйрәме белән котладылар.
-
"Безопасное колесо - 2015" 05.05.2015

Мәктәбебез командасы "Безопасное колесо - 2015"тә актив катнашып кайтты.
-
Флеш моб батлл 02.05.2015

Мәктәбебезнең "IT - чемпион" командасы флеш моб батллда уңышлы чыгыш ясап кайтты.















