Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 42/ Бездә укыйлар: 42 укучы |
| У нас учат: | 15/ Бездә укыталар: 15 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Олимпиадага әзерлек 11.04.2019

Олимпиадада, гадәттә, фәнне аеруча зур кызыксыну белән өйрәнүче, зирәк, тырыш, иҗади сәләткә ия булган балалар көч сынаша. Бәйге махсус әзерлек таләп итә. Әзерлек башлангыч сыйныфлардан башланырга тиеш. Олимпиадага әзерләнү дәресләрдән соң алып барыла. Ләкин балалар дәресләрдән соң калып шөгыльләнергә бик яратмыйлар. Шуңа күрә мондый дәресләрдә материалны өйрәнү уен белән бергә үрелеп алып барылса, отышлырак.
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбенең 3 нче класс укучылары язгы матур көнне олимпиадага бергәләшеп әзерләнергә булдылар. Дуслык тау-ташларны күчерергә дә сәләтле шул.
-
Профсоюз оешмасының отчет - сайлау җыелышы 11.04.2019

Носы төп гомуми белем мәктәбендә профсоюз оешмасының отчет - сайлау җыелышы узды. Башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Ганиева С.Х., мәктәп директоры Бадертдинов В.Х. башкарылган эшләр турында чыгыш ясадылар. Төхфәтуллина Р.Р. ревизия комиссиясенең эшләгән эшләренә нәтиҗә ясады. Җыелышның икенче өлешендә ачык тавыш бирү юлы белән яңа профсоюз оешмасы рәисе һәм контроль - ревизия комиссиясе әгъзалары сайланды.
Профсоюз оешмасына кергән барлык хезмәткәрләргә нык сәламәтлек телибез.Киләчәктә дә үзара ярдәмләшеп, бердәм булып эшләргә язсын.
-
Дәрес-конференция 10.04.2019

12 апрель - космонавтика көне уңаеннан физика укытучысы Лена Ильясовна мәктәбебездә “Күктә ни булмас дисең, очсыз кырыйсыз күк бит ул!” дип исемләнгән дәрес – конференция үткәрде. Конференциянең максаты: космик пространствоны өйрәнүдәге уңышларны физика фәне белән бәйләргә өйрәтү.
-
Химия-биология атналыгы 10.04.2019

Химия, биология атналыгы кысаларында 9 нчы сыйныфларда химия буенча ачык дәрес үткәрелде. Дәрес барышында укучылар уксус кислотасының үзлекләрен өйрәнделәр, ОГЭ эшенең 17 нче биремен чиштеләр.
-
Химия-биология атналыгы 09.04.2019

Мәктәбебездә химия - биология атналыгы башланып китте. Атналык кысаларында "Көчсез буын" уены үткәрелде. Уенда 7 сыйныф укучылары катнашты.
-
Кошлар көне. 08.04.2019

Бүген Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә"Кошлар – безнең дусларыбыз!" кичәсе үткәрелде. Укучылар кошларга карата табышмакларның җавапларын таптылар, шигырьләр сөйләделәр, сынамышлар белән таныштылар. Канатлы дусларыбыз турында яңа мәгълүмат алдылар. Кошларга сакчыл караш тәрбияләү –төп бурычыбыз.
-
Хокук бозуларны кисәтү 08.04.2019

8 нче апрель көнне мәктәбебездә Арча районы буенча ПДН инспекторы Усманова Э.С., балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтү буенча әйдәп баручы белгеч Диярова Р.Г. катнашында чираттан тыш профилактика советы утырышы үткәрелде. Мәктәпнең хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлегенә анализ ясалды. Укучылар белән профилактик әңгәмә үткәрелде.
-
Бездә бүген–өмә. 06.04.2019

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары мәктәп тирәсендәге карларны тараттылар. Кар астыннан чыккан чүпләрне җыйдылар. Саф һавада эшләү күңелле һәм сәламәтлек өчен дә файдалы.
-
Юлларда сак булыйк! 06.04.2019

Юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләренә өйрәтүне кечкенәдән үк башларга һәм план буенча системалы алып барырга кирәк. Мәктәп яшендәге балага кагыйдәләрне яхшы белү генә аз, аларның мәгънәсен аңларга , ситуациягә дөрес бәя бирә белергә кирәк. Баланы юлда куркынычсыз йөрергә әзерләү –класс җитәкчесенең көндәлек бурычы. Ә яктырткычлар укучыларны хәвеф – хәтәрләрдән саклауда бик кирәкле элемент. Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучыларының барысында да яктылыкны кире кайтаручы элементлар бар.
-
Очрашу. 05.04.2019

Мәктәбебездә психолог укучылар белән очрашты.
















