Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 42/ Бездә укыйлар: 42 укучы |
| У нас учат: | 15/ Бездә укыталар: 15 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Кош оялары ясадык. 04.04.2019

Апрель җитсә, яз җитәр, эреп –агып кар китәр, ди халык. Апрель язның икенче ае. Апрель – су язы. Барлык болыннарны, тугайларны тутырып су арта. Апрель– кошлар ае. Аларның күпчелеге безгә шушы көннәрдә очып кайта. Кояш астындагы зәңгәр биеклектә тирбәлә – тирбәлә, көн буе кошлар сайрый. Ә без үз чиратында кошларны матур оялар ясап каршы алабыз. Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары быел да сыерчык оялары ясап килеп, мәктәп янындагы агачларга урнаштырдылар.
-
Сыерчык ояларына конкурс. 03.04.2019

Ачылды ак калын юрган,
Исте апрель җилләре.
Кошлар кайта: сагындырган
Туган – үскән җирләре.
Мәктәбебездә укучылар, укытучылар арасында сыерчык ояларына конкурс үткәрелде. Оялар мәктәп янына урнаштырылды. Ояларга сыерчыклар килде. Конкурста катнашучыларга зур рәхмәт.
-
Имтиханнарга әзерлек. 29.03.2019

Язгы каникул чорында да укучылар белән эшләр бара. Бүген 9 класс укучылары математика фәненнән имтиханга әзерләнделәр.
-
Компьютермы, китапмы? 29.03.2019

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә “Баланы ничек китап укырга өйрәтергә?” темасына әти-әниләр җыелышы булды. Башлангыч класста укучыларны китап укырга өйрәтү зур әһәмияткә ия.
-
БДИ га әзерлек. 28.03.2019

Каникул чоры булуга карамастан, Носы төп мәктәбендә БДИ га әзерлек консультацияләре үткрәлеп тора. 28 нче март көнне рус теленнән әзерлек булды. Укучылар эш барышында туган сорауларын бирде һәм аларны бергәләп чиштеләр.
-
ОГЭ га әзерлек. 27.03.2019

Язгы каникул чорында да укучылар белән эшләр бара. Бүген 9 класс укучылары информатика фәненнән имтиханга әзерләнделәр.
-
«Как стать самозанятым гражданином» 26.03.2019

Министерство образования и науки Республики Татарстан в целях реализации Федерального закона от 27 ноября 2018 г. № 422-ФЗ, а также Плана мероприятий («дорожная карта») по реализации пилотного проекта по применению специального налогового режима в виде налога на профессиональный доход на территории Республики Татарстан в сфере образования, утвержденного приказом Министерства образования и науки Республики Татарстан от 25.12.2018 № под-1955/18, направляет информационный материал «Как стать самозанятым гражданином» (листовка) для информирования сотрудников и населения, а также размещения на официальных сайтах образовательных организаций.
-
Безнең уңышлар. 26.03.2019

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары (Шакирова З., Сидоров А., Галиев Ф.) район күләмендә уздырылган “Разукрасим мир стихами” шигырь бәйгесендә уңышлы чыгыш ясадылар . Өченче сыйныф укучысы Галиев Ф. 2 нче урынга лаек булды.
-
Ата-аналар җыелышы. 25.03.2019

Бүген мәктәптә ата-аналар җыелышы булды.
-
Хуш киләсең, Нәүрүз! 23.03.2019

23 нче март көнне мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды. Бәйрәмгә килгән Кыш бабабызның үзенең урынын Нәүрүз кызына бирәсе килми иде. Алар җитезлек буенча көч сынашырга булдылар: кашыкка йомырка салып йөгерделәр, көчләрен үзара аркан тартып сынадылар. Ә инде бу ярышлард аҗиңелгән Кыш бабай тагын бер шарт куйды. Дәртле татар халык биюен кем озак итеп егылмыйча бии, шул җиңүче була. Әлбәттә инде яшь, чибәр Нәүрүз кызы Кыш бабайны бу ярышта да җиңеп чыкты. Кыш бабай матур теләкләрен әйтеп китеп барды. Ә без бәйрәмне күңелле ярыш-уеннар белән дәвам иттек. Соңыннан, тәмле ботка белән сыйландык, кайнар коймак һәм самовар белән кайнаткан чәй эчеп, күңелле ял иттек.
















