Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 42/ Бездә укыйлар: 42 укучы |
| У нас учат: | 15/ Бездә укыталар: 15 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Итоговое собеседование
13.02.2019
Ссылка на региональные нормативно-правовые документы по проведению итогового собеседования по русскому языку http://mon.tatarstan.ru/rus/sobesedovanie.htm
-
"Хоккей безнең йорәкләрдә” 12.02.2019

Укучыларның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен һәм физик культураны пропагандалау максатыннан Носы төп мәктәптәбендә физкультура дәресләрен бик мавыктыргыч һәм кызыклы итеп үткәрергә тырышабыз. Хәзерге чорда яшь буынның сәламәтлеген ныгыту мөһим мәсьәлә булып тора. һәрбер кеше балачактан ук үзенең эчке халәтен яхшы сиземләргә һәм сәламәтлеге турында кайгырта белергә тиеш. Яшәү шартларыннан чыгып, организмың өчен уңай мөмкинлекләр тудыра белү дә бик мөһим. Бүген безнең педагоглар коллективы балаларда сәламәт булу ихтыяҗы тәрбияләү кебек мөһим мәсьәләне хәл итә. Алар да сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен үзләштерү бурычын тормышка ашыру юнәлешендә нәтиҗәле эш бара. Мәктәбебездә дә шушы уңайдан төрле чаралар үткәрелә. Күптән түгел "Хоккей безнең йорәкләрдә” дигән ярыш оештырылды.
-
Яшь батырларның исемнәрен онытмыйк! 08.02.2019

Хәрби-патриотик айлык кысаларында 7 нче класста "Яшь батырларның исемнәрен онытмыйк!" дигән темага класс сәгате үтте. Сугышка кадәр алар парта артында утырып белем алган, сикереп-уйнап йөргән, олыларга ярдәм иткән гап-гади кызлар һәм малайлар булган. Туган җирне илбасарлар басып алуын күргән яшь йөрәкләр түзеп тормый, олылар белән беррәттән дошманга каршы көрәшкә күтәрелә. Аларның кечкенә иңнәренә ачлык-ялангачлыкны, сугыш елларының ачы кайгысын күтәрергә туры килә. Алар сугышның иң кайнар нокталарында була. Мәсәлән, Боря Кулешин кебек — диңгездә, Аркаша Каманин кебек — һавада, Леня Голиков кебек — партизан отрядында, Валя Зенкин кебек — Брест крепостенда. Шунысы мөһим, ил тарихында тирән эз калдырган кечкенә геройларның исемнәрен без бүген дә белергәтиеш!
-
Җир йөзендә тынычлык булсын! 08.02.2019

Бүген 8 февральдә Берләшкән Милләтләр Оешмасы ассамблеясе карары нигезендә яшь антифашистларны искә алу көне билгеләп үтелә. Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәткән герой-пионерлар турында китаплардан укып та, фильмнар аша да беләбез. Канкойгыч сугышның нәни геройлары әтиләре, абыйлары, комсомол һәм коммунистлар белән бергә, чын мәгънәсендә, геройларча батырлыклар күрсәтә. Алар сугышның иң кайнар нокталарында була. Мәсәлән, Боря Кулешин - диңгездә, Аркаша Каманин - һавада, Леня Голиков - партизан отрядында, Валя Зенкинк - Брест крепостенда. Шунысы мөһим, ил тарихында тирән эз калдырган кечкенә геройларның исемнәрен бүген дә мәктәп укучыларының һәркайсы яттан белергә тиеш. Шул максаттан чыгып хәрби-патриотик айлык кысаларында 2-4 класс укучылары белән “Яшь антифашистлар. Алар кемнәр?” темасына әңгәмә уздырылды. Әңгәмә барышында «Герой пионерлар» турында альбом буенча күзәтү ясалды, презентация каралды. Соңыннан укучылар, тынычлык кошлары – ак күгәрченнәр ясадылар, анда үзләренең теләк-кичерешләрен яздылар. Укучыларның бердәм теләкләре: Җир йөзендә тынычлык булсын!
-
"Үз тарихын белмәгәннәр, белгәннәрнең колы була" 07.02.2019

Хәрби-патриотик атналык кысаларында 5 нче класста "Үз тарихын белмәгәннәр, белгәннәрнең колы була" исеме астында тәрбия сәгате үтте. Укучылар, әби-бабайларыннан сорашып, Ишнарат, Носы, Сәрдәбаш авыллары исемнәренең килеп чыгышы, тарихы турында чыгышлар ясадылар. Туган авылларында яшәгән һәнәр ияләре турында тирәнтенрәк белделәр.
-
Дәүләт символлары. 07.02.2019

7 нче февраль - Татарстан Республикасының Дәүләт гербы кабул ителгән көн уңаеннан, Сәрдәбаш башлангыч мәктәбенең 1 нче класс укучыларын Татарстанның дәүләт символлары белән таныштыру, патриотик рух, символларга сакчыл караш тәрбияләү өчен танып - белү сәгате уздырылды. Класс җитәкчесе Николаева Р. Ф, герб безнең Республикабызның дәүләт символы булуы һәм 1992 елның 7 февралендә кабул ителүе турында сөйләде.Балалар шулай ук, Республикабызның башка символлары, алардагы төсләрнең нәрсәне аңлатуы турында тагын бер исләренә төшерделәр. Бигрәк тә укучылар, Гербтагы канатлы барс турындагы легенданы зур кызыксыну белән тыңладылар.
-
Балачак әкиятләре. 06.02.2019

Китап уку атналыгының 9 нчы көнен без “Балачак әкияләре” дип атадык. Укучылар үзләре яратып укыган бер әкияткә карата иллюстрация ясап килделәр. Мәктәп күләмендә үткәрелгән әлеге конкурска укучылар арасыннан сайлап куелган жюри түбәндәге нәтиҗәләрне чыгарды. 1 нче урынга Шакирова З.(1 класс), Егорова Н,(1класс), Николаева Р,(2 класс), Петров А.(3 класс) лаек дип табылды. 2 урыннарны Сидоров А.(2 класс), Моисеев М.(2класс), Петрова Ю.(2 класс), Самигуллина И.(2 класс), Сабиров А.(2 класс), Егоров В. (2 класс), Петрова К.(3 класс), Галиев Ф.(3 класс), Рябинин А.(3 класс) бүлештеләр.
-
Акция рисунков «День защитника Отечества» 06.02.2019

В целях патриотического воспитания подрастающего поколения и в честь дня воинской славы «День защитника Отечества» 6 февраля организовали акцию рисунков для поздравления военнослужащих, призванных из Арского района. На рисунках написали свои поздравления. Рисунки отправили в войсковую часть 3662.
-
ФОРПОСТ 05.02.2019

Укучылар ФОРПОСТ зона ярышларында катнашып кайттылар. Киләчәктә уңышлар телибез.
-
“Яхшы китап гомерлек якын дус.” 04.02.2019

Китап уку атналыгының бер көне укучылар иҗатына багышланды. Алар язучыларга ияреп үзләре дә әкиятләр язып карадылар. Төрледән – төрле матур китапчыклар ясау балалар күңеленә хуш килде. Бу эштә бигрәк тә Рябинин А., Николаев Р. үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
















