Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 42/ Бездә укыйлар: 42 укучы |
| У нас учат: | 15/ Бездә укыталар: 15 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Театр елы. 04.02.2019

2019 нчы ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан мәктәбебездэ һәр сыйныфка театр өйрәнеп кую бурычы куелды. Бүген 1нче сыйныф укучылары белән театр турында әңгәмә үткәрелде.
-
Сталинград сугышы 02.02.2019

Хәрби-патриотик айлык кысаларында классларда “Сталинград сугышы” дип исемләнгән сыйныф сәгатьләре узды. Быел 2 февральдә Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә 76 ел булды. Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә. Вермахт гаскәрләре шәһәрнең төньягындарак булган Идел елгасына ук үтеп керә. 125 көн дәвамында канкойгыч бәрелешләр бара. Һәр урам һәм һәр йорт йөзләгән, меңләгән корбаннар белән яулап алына. Вокзал бинасы гына да 13 тапкыр кулдан-кулга күчә. Шәһәр җимерелә һәм кирпеч ватыкларыннан, вак ташлардан, тимер-томыр өемнәреннән торган хәрабәләргә әверелә. Сталинградны саклап калу гына түгел, фашистларның 300мең кешедән торган дивизиясе дә камап алына һәм юк ителә.Сталинград сугышы күп кешенең гомерен ала. Ләкин совет сугышчыларының батырлыгы,туган илгә мәхәббәте Ватанны саклап калырга көч бирә.Класс сәгатендә сөйләнелгән вакыйгаларга бер укучы да битараф калмады, үз кичерешләрен башкалар белән уртаклаштылар.Рус полководецлары белән беррәттән, Арча районыннан чыккан, Сталинград сугышына саллы өлеш керткән райондашыбыз Гани Сафиуллин турында да сөйләнелде.
-
“Юл күрсәтүче йолдыз” 02.02.2019

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә “Китап уку” атналыгының 5 нче конендә“Юл күрсәтүче йолдыз” әдәби- музыкаль викторина уздырылды. Укучылар ике командага бүленеп узләренең белемнәрен, осталыкларын, зирәклекләрен, тапкырлыкларын гына түгел, ә җитезлекләрен, өлгерлекләрен дә күрсәттеләр. “Әкияттә - кунакта”, “Шигырь сөючеләр” конкурсы, капитаннар өчен “Дөрес җавап” уены балаларга аеруча ошады. Бәйрәмебезгә биюче һәм җырчы кызларыбыз ямь өстәп үз һөнәрләрен күрсәттеләр.
-
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә физкультура дәресләре. 01.02.2019

Кышкы чорда мәктәп балаларын чаңгы шуу күнекмәләренә өйрәтүгә игътибар бирелә.Чаңгы шуудан балалар аерым бер ләззәт алалар. Саф һавада дәресләрне чаңгылар кулланып үткәрү аларга бик ошый.
Тауларга да барабыз,
Кырларга да чыгабыз.
Кар-буран дип тормыйбыз,
Шуабыз да шуабыз.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы: 5 нче көн. 01.02.2019

Февраль ае мәктәптә хәрби-патриотик тәрбия айлыгы. Хәрби-патриотик айлык һәм башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында бүген «Сәламәтлек кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш» дип исемләнгән сәламәтлек кичәсе уздырылды. Кичә сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш уяту, спортка мәхәббәт тәрбияләү, патриотик хис тәрбияләү, сәламәт кеше генә Туган илен яклый һәм саклый алырга сәләтле булуына төшендерү максатын күздә тотып үткәрелде.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы: 4 нче көн. 31.01.2019

Башлангыч класслар атналыгы кысаларында саф һавада мәктәп укучылары өчен “Күңелле стартлар” үтте. Кышкы көннең матур һавасы балаларга яхшы кәеф, уеннарга көч, дәрт өстәде. Ике командага бүленеп, капитаннар билгеләп, командаларга исемнәр сайлап, бер-берсен сәламләгәч мавыктыргыч, кызыклы ярышлар башланды. Командалар узара бирешмәскә тырышып көч сынашты. Һәр катнашучы үзен җитезлектә, кызулыкта һәм тапкырлыкта сынады.
-
Китапның белмәгәне юк. 31.01.2019

“Китап уку” атналыгының 4 нче конендә "Балалар китабы - сихри бер дөнья" - әдәби сәгать үткәрелде. Кичә балалар чыгышы белән башланып китте. Укучылар татар һәм рус халык әкиятләренең эчтәлеген сөйләделәр.“Әкиятне таны”, “Сүзләрне тап” уеннарында укучылар бик актив катнаштылар. Соңыннан балалар китап күргәзмәсе белән танышып, үзләренә ошаган китапларны сайлап алдылар. Алдагы көнгә максатлар куелды:үзләренең яратып укыган китапларыннан әкият геройларын ясарга.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы: 3 нче көн. 30.01.2019

Башлангыч сыйныфлар атналыгының 3 нче көнендә 1-4 класс укучылары белән “Сәламәт яшәү рәвеше-һәр гаиләнең нигезе” дип исемләнгән уен-бәйге үткәрелде. Бәйге барышында укучылар сәламәтлек темасына бирелгән сорауларга җаваплар эзләделәр, “Файдалы-зыянлы” уены уйнадылар, кроссворд чиштеләр. Ахырда укучылар ясаган рәсемнәрен якладылар.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы: 3 нче көн. 30.01.2019

Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында “Сәламәтлек-зур байлык” темасына күргәзмә ясалды. Күргәзмәдә башлангыч сыйныф укучыларының сәламәтлек темасына ясалган рәсемнәре һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен киңәшләр урын алган.
-
“Герой шәһәрләр” 30.01.2019

30 нчы гыйнвар көнне 7 нче сыйныфларда “Герой шәһәрләр” темасына класс сәгате үтте. Укучылар 12 шәһәр һәм 1 крепостька Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән ныклыклары өчен Герой-шәһәр исеме бирелүен белделәр. Презентация карап фикер алыштылар, видеоролик карадылар.
















