Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 42/ Бездә укыйлар: 42 укучы |
| У нас учат: | 15/ Бездә укыталар: 15 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
«Шауласыннар яшел урманнар!» 21.05.2020

21 март - Халыкара урманнар көне итеп билгеләп үтелде. Урман яшәү чыганагы, җир яме, табигатьнең иң матур бизәкләренең берсе. Ул матди байлык, саулык чыганагы. 6 нчы класс укучылары катнашында «Шауласыннар яшел урманнар!» дип исемләнгән онлайн танып-белү сәгате уздырылды. Чарада катнашучылар урманның гаҗәеп зур байлык булуын, аны саклау һәрберебезнең изге бурычы икәнлегенә тагын бер кат төшенделәр.
-
“Бар гүзәллек синдә, урман” 21.05.2020

8 нче сыйныф укучылары белән “Бар гүзәллек синдә, урман” дип аталган онлайн-тәрбия сәгате үткәрелде. Тәрбия сәгатендә укучылар Халыкара Урман көнен уздыруның төп бурычы – планетадагы кешеләрне урман экосистемаларының әһәмияте, халәте, аларны саклау, торгызу һәм үстерү буенча төп чаралар белән таныштылар. Урман массивлары мәйданнары кимү глобаль әһәмияткә ия булган негатив процессларга: туфрак эрозиясенә, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы төрлелеге кимүгә, сулык бассейннары деградациясенә, атмосферада углекислый газ артуга, сәнәгать һәм ягулык агачы күләме кимүгә, һәм нәтиҗә буларак, кешелек эшчәнлеге потенциалы кимүгә китергәнлеген белделәр.
-
«Гаилә көне» 14.05.2020

6 класста «Гаилә көне» уңаеннан онлайн тәрбия сәгате үтте. Һәр укучы үз гаиләсе турында чыгыш ясады. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр: бер-береңне хөрмәт итү, ярату, ярдәмләшү, бер-береңә карата сабыр һәм түзем булу, бер-береңнең уңышларыңа сөенү, шатлыкларны уртаклашу турында да сөйләшү булды.
-
Язгы бакча. 13.05.2020

Яз көне мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләр башланды. Саклык чаралары күреп чәчәкләр, суган, кишер, чөгендер чәчелде.
-
Һәйкәлләр янында... 08.05.2020

Бүген Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз өчен салынган һәйкәлгә веноклар куелды.
-
Истәлекләр туплау. 07.05.2020

Бурычлы без сезгә, рәхмәтлебез,
Шушы көнне күрәлгән өчен
Күпме корбан, әрнүләр хакына
Исән калды газиз туган илем.Бөек Җиңү көне якынлашкан бу көннәрдә Туган илебезне яклап безгә матур, тыныч тормыш бүләк иткән сугыш һәм тыл ветераннарыбыз каршында баш иябез, аларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. 7 нче сыйныф укучылары тыл хезмәтчәннәре Ахмиева Рабига апаның һәм Мортазин Габделбарый абыйның сугыш еллары турындагы истәлекләрен тупладылар.
-
Георгиевская ленточка. 05.05.2020

Георгиевская ленточка является одним из наиболее узнаваемых символов российской действительности последних лет. Эта лента черно-оранжевого цвета является одним из главных атрибутов Дня Победы в Великой Отечественной войне. 26 ноября (7 декабря) 1769 года императрица Екатерина II учредила награду для офицеров Русской Армии, вручаемую за личную храбрость проявленную на полях сражений — орден Святого Георгия, носить его полагалось на «ленте шелковой о трех черных и двух желтых полосах», впоследствии за ней и закрепилось название — Георгиевская лента.
-
“Бөек Җиңүгә 75 ел!” 24.04.2020

Табигатьтә яз хакимлек итә. Тиздән 9 май - Җиңү бәйрәме якынлаша. Шул уңайдан классларда укучыларның Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен тирәнәйтү, гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиренә, халкына карата горурлык хисе, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан “Бөек Җиңүгә 75 ел!” дигән темага тәрбия сәгатьләре үтте. Бөек Җиңү көне якынлашкан бу көннәрдә Туган илебезне яклап безгә матур, тыныч тормыш бүләк иткән сугыш һәм тыл ветераннарыбыз каршында баш ияргә, аларга чиксез рәхмәтебезне белдерергә тиешбез. Быел “Үлемсез полк” акциясендә укучылар онлайн катнаша.
-
#Безтукайныукыйбыз 23.04.2020

Без Тукайны укыйбыз әдәби марафоны дәвам итә. Бу марафонда укучылар да, укытучылар да бик актив катнаша. Безнең инстаграм битләренә кереп аларның чыгышлары белән таныша аласыз.
-
“Һөнәр сайлау – язмыш сайлау”. 21.04.2020

Алда юллар – кайсын сайларга?
Мең төрле уй баштан үтәчәк.
Дөрес һөнәр сайлаганда гына
Көтәр сезне матур киләчәк
Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр.Укучыларга һөнәри юнәлеш бирү максатыннан “Һөнәр сайлау –язмыш сайлау” дигән темага тәрбия сәгате уздырылды. Укучылар кеше тормышында һөнәрнең бик мөһим урын тотуын, һөнәр сайлаганда җаваплылык хисе, җитди булырга кирәклеген төшенделәр.
















