Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 42/ Бездә укыйлар: 42 укучы |
| У нас учат: | 15/ Бездә укыталар: 15 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы. 20.01.2020

20-25 январь мәктәбебездә башлангыч сыйныфлар атналыгы итеп игълан ителде. ТАССРның барлыкка килү тарихы, Татарстанның борынгы истәлекле урыннары, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, символлары һәм мәдәният үзенчәлекләре, республикабызның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыру максатыннан атналыкны “ТАССРга-100ел” темасына багышладык.
-
Конкурслар игълан ителде. 20.01.2020

Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында “ТАССР га 100 ел” темасына классларда әңгәмәләр үткәрелде. Әңгәмәләрнең максаты: укучыларда гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләү, Татарстанның тарихы һәм мәдәни традицияләре турында белемнәрне киңәйтү. Әңгәмә барышында укучылар ТАССРның оешу тарихы, үсеше, тарихи вакыйгалар белән таныштырылды. “Гүзәл туган ягым” темасына рәсем, “Туган ягым яшел бишек” темасына инша, шигырьләр конкурсы игълан ителде.
-
Уен – ул бала тормышының аерылгысыз өлеше. 18.01.2020

Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк. Җитез, өлгер, зирәк булып үсүе өчен төрле характердагы уеннар балалар тормышының аерылгысыз юлдашы булырга тиеш. Яшь буын тормышның төрле җайсызлыкларына бирешмәскә, уңышсызлыкларыннан җебеп төшмәскә тиеш дибез. Ә моңа яшьтән үк балаларның төрле уеннар уйнаулары аша ирешергә мөмкин.
-
Хоккей. 16.01.2020

15 январь көнне 6 класс укучылары хоккей уйнады.
-
Эвакуация. 15.01.2020

Бүген мәктәптә гадәттән тыш хәлләргә әзерлек максатыннан эвакуация үткәрелде. Эвакуациядә барлыгы 55 кеше катнашты. Шулардан 39 укучы, 14 укытучы һәм 2 мәктәп хезмәткәре. Эвакуация уңышлы үтте.
-
Педагогик киңәшмә. 09.01.2020
Бүген, 9 нчы январь көнне, мәктәптә педагогик киңәшмә үтте. Киңәшмә «Дәресләрдә укучыларның регулятив һәм коммуникатив эшчәнлеген үстерү» темасы буенча узды. «Эшлекле уен» уйналды, II чирек йомгаклары, хокук бозуларны кисәтү буенча чыгышлар тыңланды, нәтиҗәләр ясалды, алга таба бурычлар билгеләнде. -
ОГЭга әзерлек. 08.01.2020

Бүген 9 класс укучылары белән информатикадан имтиханга әзерлек үткәрелде.
-
Хоккей. 06.01.2020

Бүген мәктәп укучылары һәм зурлар үзара хоккей уйнадылар.
-
Каникуллар файдалы үтә. 02.01.2020

Укучыларның кышкы каникуллары файдалы һәм кызыклы үтә. Бүген укучылар мәктәп шугалагында төрле уеннар уйнадылар, күңел ачтылар.
-
Каникулда уеннар. 30.12.2019

Кышкы каникуллар башланды. Мәктәбебездә укучылар өчен кызыклы уеннар оештырыла. Бүген алар үзләренең көчләрен шашка уенынды сынадылар.
















