Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 42/ Бездә укыйлар: 42 укучы |
| У нас учат: | 15/ Бездә укыталар: 15 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Әти-әниләр җыелышы 17.03.2020

17 нче март көнне мәктәбебездә әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Беренче көн тәртибе буенча коронавирус турында чыгыш тыңланды. Икенче көн тәртибе буенча мәктәптәге укыту-тәрбия эше белән таныштылар, хокук бозуларны кисәтү буенча фикер алыштылар. Каникул чоры өчен куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды.
-
Сез иң гүзәл кеше икәнсез… 17.03.2020

Мәктәбебездә “Сез иң гүзәл кеше икәнсез...” дип исемләнгән ветеран укытучылар, тыл хезмәтчәннәре белән очрашу кичәсе үткәрелде. Кичәдә ветеран укытучыларның тормыш юлы, фидакарь хезмәте, ирешкән уңышлары турында искә алынды. Укучыларның ветеран укытучылар хөрмәтенә оештырылган концерты ямь өстенә ямь өстәп җибәрде.
-
Тәрбия сәгате. 14.03.2020

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына карата тәрбия сәгате үтте. Укучылар пионер-геройлар турында мәгълүматлар тупладылар һәм классташлары белән уртаклаштылар.
-
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган күргәзмә 12.03.2020

5 класс укучылары Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган күргәзмә ясадылар. Андагы мәгълүматларны тулыландырып торалар.
-
“Без бергә”. 10.03.2020

5 сыйныф укучысы Әхмәтова Ә. “Без бергә” республикакүләм конкурсының муниципаль этабында “Нәфис сүз” номинациясендә 1 нче дәрәҗәдәге лауреат булды. Аның уңышы белән горурланабыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.
-
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә “Гаилә бәйрәме” булды. 09.03.2020

Бәйрәм укучылар чыгышы белән башланды. Алар үзләренең әниләрен якынлашып килүче 8 март бәйрәме белән котладылар, үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар, матур җырларын, шигырьләрен, биюләрен бүләк иттеләр. Икенче өлештә әти-әниләр “Башваткыч” уенында катнаштылар. Кичәнең өченче өлеше балалар һәм әти-әниләр катнашында төрле уеннар белән үтте. Гаилә бәйрәменнән барлык балалар һәм әти-әниләр ял итеп, күнел ачып, бәйрәм рухы белән өйләренә таралыштылар.
-
“Кәрлә – мәктәп баласы”. 07.03.2020

Күңелләргә дәрт һәм ямь өстәп яз килә. Шушы көннәрдә кешелек дөньясы Халыкара хатын – кызлар көнен билгеләп үтә. Бәйрәм уңаеннан 7 нче сыйныф укучылары Туфан Миңнуллинның “Кәрлә – мәктәп баласы” спектакелен сәхнәләштерделәр. Бәйрәмгә әти – әниләр, ветеран укытучылар килделәр. Спектакельне тамашачылар җылы кабул иттеләр.
-
Самигуллина Әминә апаны укучылар 8 март — Халкыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикләделәр. 06.03.2020

Сәрдәбаш авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Самигуллина Әминә апаны укучылар 8 март — Халкыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикләделәр һәм үзләре ясаган открытка бүләк иттеләр.
-
Әниләргә бүләк. 05.03.2020

Сәрдәбаш башлангыч класс укучылары 8 март бәйрәменә бүләк ясадылар. Матур җырлар, шигырьләр, биюләр белән әниләрен котларга әзерләнәләр.
-
Вспоминаем наших классиков. 05.03.2020

Сегодня в школе провели мероприятие, посвящённое 160 летию со дня рождения Антона Павловича Чехова. Учащиеся 6 класса инсценировали его маленькие рассказы «Хирургия», «Хамелеон», «Толстый и Тонкий». Учащиеся отмечали, что проблемы, которые поднимает Чехов, актуальны и сегодня. Также с большим желанием выступили с инсценированием рассказов Драгунского. Дети рассказывали, что эти рассказы учат честности и доброте.
















