Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 42/ Бездә укыйлар: 42 укучы |
| У нас учат: | 15/ Бездә укыталар: 15 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Шашка-шахмат ярышлары. 28.12.2019

Бүген Ашытбаш мәктәбендә узган шашка-шахмат буенча зона ярышларында катнашып шашка буенча Абдуллин Р.Р. 1 урын, Абдуллина Э.В. 3 урынны яуладылар. Аларны котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
-
Яңа ел. 27.12.2019

26 декабрь көнне Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә Яңа ел бәйрәме узды. Бәйрәмгә Кыш бабай, Кар кызы килде. Бәйрәмебез җыр-бию, уен-көлке белән аралашып барды. Килгән кунаклар әти-әниләр укучыларыбыз чыгышын бик җылы кабул итте. Һәркемгә исәнлек, саулык, бәхет-шатлык телибез! Еллар имин, дөньялар тыныч булсын!
-
Яңа елга әзерлек. 23.12.2019

5 класс укучылары Яна елга зур теләк белән әзерләнәләр, классны матур итеп, узенчәлекле мич белән бизәделәр.
-
Очрашу. 19.12.2019

Һәр уку йорты тормышта үз юлын тапкан,заман сулышын тоеп аның белән бергә атлаучы, телен һәм милләтен саклап яшәүче укучылары белән горурлана. 18 декабрьдә мәктәбебездә 46 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган ветеран укытучы Әминә апа Самигуллина, шагыйрь һәм фән докторы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, хәзерге вакытта да Казан ветеринария институтында лекцияләр укучы профессор Рифат Җамал, ветеран укытучылар белән очрашу үтте.
-
Атналыкка йомгак. 14.12.2019

Математика-физика атналыгына йомгак ясалды. “Тапкырлар һәм зирәкләр” бәйгесенең җиңүчеләре ачыкланды, аларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Укучыларга алга таба уңышлар телибез.
-
Физикадан ачык дәрес. 13.12.2019

Бүген математика-физика атналыгы кысаларында 7 класста “Бердәй тәэсир итүчеләр” темасына ачык дәрес күрсәтелде.
-
Ачык дәрес. 12.12.2019

Бүген математика-физика атналыгы кысаларында 7 класста "Дәрәҗәләрне тапкырлау һәм бүлү" темасына ачык дәрес күрсәтелде.
-
"Математик уен". 11.12.2019

Бүген математика-физика атналыгы кысаларында "Математик уен" дип исемләнгән математик кичә үтте. Укучылар математика+география сорауларына җаваплар эзләделәр, хәрефләрдән математик терминнар эзләделәр, рәсемнәрдән өчпочмаклар таптылар, кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр.
-
Урок цифры. 10.12.2019

Сегодня в нашей школе была проведен урок цифры по теме «Сети и облачные технологии». Был организован просмотр видеоматериал. Учащиеся получили новые знания о профессиях.
-
“Математиклар ярыша”. 10.12.2019

Математика-физика атналыгы кысаларында “Математиклар ярыша” дип исемләнгән дәрестән тыш бәйге үтте. Укучылар математика өлкәсендә белемнәрен сынадылар.
















