Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
4 нче чиреккә аяк бастык 01.04.2024

Быелгы уку елының соңгы чирегенә аяк бастык. Бүгенге мөһим
сөйләшүләр, класс сәгатләре «Россия-сәламәт держава»
темасына багышлап үткәрелде.
Сәламәтлек төп кыйммәт, чөнки ул кешегә тулы тормыш
алып барырга, максатларга ирешергә үз һөнәреңне
тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Сәламәтлеккә тәэсир
итүче факторларны аңлау, кешегә сәламәт яшәү рәвеше
алып барырга ярдәм итә. Физик һәм психологик
аспектларны үз эченә алган кеше сәламәтлегенең
кыйммәтен аңлау, аңа тормыштагы стресслы ситуацияләрне
уңышлы җиңәргә мөмкинлек бирә. Үз-үзеңне анализлау
осталыгы, башка кешеләргә карата кызгану, уңышлы
булырга ярдәм итә, җәмгыятьтә үз урынын табарга булыша.
Кешегә, сәламәтлек үзе өчен генә түгел, бөтен милләте өчен
мөһим. -
Парламент дәресе 29.03.2024

Бүген мәктәптә “Киләчәкне сайлыйбыз!” (“Выбираем будущее!”) темасы астында Парламент дәресе үтте. Ул Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Сайлау системасы нигезләрен аңлатуга багышланды. Бу дәрескә Утар-Аты авыл җирлеге башлыгы Альбина Газинур кызы Мөхәммәтгалиева да килде. Парламент дәресе - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм мәгарифне үстерү институтының уртак проекты - 2009 елдан бирле уңышлы тормышка ашырыла. Алда безнең ил өчен мөһим вакыйга, президент сайлаулары үтәчәк. Яшь буынга бу турында тулырак аңлату, үз хокукларын искәртү даими рәвештә кирәк.
-
Язгы каникуллар җитте! 22.03.2024

Мәктәпләрдә иң озын чирек ахыры якынлаша. 23 марттан укучылар каникулга чыга һәм ул 31 мартка кадәр дәвам итә. Шул уңайдан инструкция үткәрдек. Юлларда, елга буйларында сак булырга кирәклекне аңлаттык. Шырпы белән уйнамаска, таныш булмаган кешеләр белән аралашмаска кирәклеген искәрттек. Каникулларыбыз хәвеф-хәтәрсез үтсен иде.
-
Нәүрүз килә-яз килә 21.03.2024

Бүген мәктәбебездә, язның иң күркәм бәйрәмнәреннән берсе
булган Нәүрүз бәйрәме гөрләп үтте. Бу бәйрәмне безгә
борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Урта Идел буенда
яшәгән татар халкы кышлар үтеп, табигать яңара башлагач,
көннең төн белән тигезләшкән бер мәлендә “Нәүрүз”
бәйрәмен билгеләп үткәннәр. Бу көнне балалар өйдән - өйгә
кереп, нәүрүз әйткәннәр һәм бүләк җыйганнар. Алар йорт
хуҗаларына саулык-иминлек, кырларга бай уңыш, мал-туарга мул
үрчем теләгәннәр. Нәүрүз җиткәч, авылның иң чибәр, бар
яктан уңган-булган кызын сайлап “Нәүрүзбикә” дип игълан
иткәннәр.
Бәйрәм, урамда хәрәкәтле күңелле уеннар белән башланып
китте.Уеннар барышында безгә кунакка килгән Нәүрүзбикә
сылуын каршы алдык. Соңыннан укучылар яз, кошлар турында
табышмаклар чиштеләр, мәкальләр әйтештеләр, шигырьләр
укыдылар. “Нәүрүзбикә” сүзеннән яңа сүзләр төзеп ярыштылар,
өстәл артында тәмле коймактан сыйланып чәй эчтеләр. -
Мәктәпләрдә ВПР лар башланды 20.03.2024

Мәктәпләрдә 4-8 класс укучыларының Бөтенрәсәй тикшерү эшләре (ВПР) башланды. Һәр укучыга уңышлар, "4" һәм "5" билгеләренә эшләүләрен теләп калабыз!
-
Масленица - Май чабу бәйрәме 15.03.2024

Балаларны халык гореф-гадәтләренә җәлеп итү, рухи тәрбия бирүнең әхлакый-эстетик һәм гомумкешелек кыйммәтләрен формалаштыруның мөһим аспекты булып тора. Балалар өчен иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе-Масленица (май чабу) бәйрәме - кышны күңелле озату, ул якын җылы, табигатьнең язгы яңаруын көтеп тора. Бүген Кушлавыч авылы клубы белән берлектә Масленица узды. Бәйрәмдә балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, биеделәр, җырладылар, төрле уеннар уйнадылар. Бәйрәм ахырында тәмле коймак белән сыйландылар. Әлеге чара һәрберебезнең күңелендә сакланып калырлык булды.
-
Язгы инструктаж 12.03.2024

Бүген, бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан, 1-9 нчы сыйныф укучыларына түбәләрдән кар һәм боз сөңгеләре төшү куркынычсызлыгы буенча чираттан тыш инструктаж үткәрелде. Бина түбәләреннән боз һәм кар төшү нәтиҗәсендә, Россиядә ел саен дистәләгән кешенең гомере өзелә. Мондый күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен, игътибарлы булырга чакырдык. Юлны кыскартып, биналарга якын килмәскә, сак булырга өндәдек, куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырдык.
-
Мөһим сөйләшү 11.03.2024

2024 елның 11 нче мартында, мәктәпләрдә мөһим
сөйләшүләр, класс сәгатләре «Көньяк диңгезләрдән поляр
киңлекләргә кадәр» темасына багышлап үткәрелде.
Россия - бөек ил, 89 төбәкнең һәрберсе табигый ресурслар
белән, икътисади һәм башкалар белән матур һәм уникаль,
без барыбыз да Россиягә булган мәхәббәтебездә бердәм.
Дәреснең максаты: Россиянең, үз төбәгебезнең заманча
казанышлары турында укучыларның белемнәрен,
күзаллауларын киңәйтү, балаларда гражданлык һәм
патриотлылык хисе, кечкенә ватаныңа мәхәббәт һәм хөрмәт
тәрбияләү булды. Шушы уңайдан укучылар белән сыйныф
сәгатьләрендә кызыклы әңгәмәләр үткәрелде,
видеоматериаллар каралды. -
Халыкара хатын-кызлар көне 07.03.2024

Хөрмәтле хатын-кызлар! Сезне язның тәүге бәйрәме – 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез. Хатын-кыз – ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.
Сезнең тормышыгыз яхшылык һэм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде!
Котлы булсын бәйрәмегез!!! -
Финанс иминлеге. 06.03.2024

Финанс иминлеге.
Бетенроссия “Финанс иминлеге темасы буенча 5-9 сыйныф укучылары өчен дәрес үткәрелде. Анда балалар "Финанс иминлеге”төшенчәсе белән таныштылар.Ул дәүләтнең, шәхеснең икъдисади мәнфәгатьләрен яклау чараларын һәм ысулларын үз эченә ала. Балалар шулай ук бу дәрестә финанс өлкәсендә иминлек кагыйдәләрен өйрәнделәр. Укучылар бу чарада финанс тозагынына эләкмәскә һәм виртуаль акчаны ничек дөрес кулланырга кирәклеген ачыкладылар. Финанс алдауның барлык кармакларын карап үттеләр: социаль челтәрдә фишинг, ялган аккаунтлар, онлайн уеннарда финанс алдаулар.
Дәрестә балалар һәр кеше цифрлы шәхес була ала торган ситуацияләрне тикшерделәр.
Дәреснең нәтиҗәсе булып цифрлы гигиена кагыйдәләрен чыгару, алар мошенниклар корбаны булмаска өйрәтә.













