Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
II дәрәҗә йолдызчыгыбыз... 25.03.2019

"Без бергә" республикакүләм конкурсының муниципаль этабында 4нче сыйныфта укучы моңы сандугачыбыз Чулпан кече яшь төркемендә "Халыкчан вокал" номинациясендә II дәрәҗә диплом иясе булды. Чын күңелдән котлыйбыз һәм яңа иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Нәүрүз мөбәрәкбад!.. 22.03.2019

Кичә бәйрәм уңаеннан "Нәүрүз әйтеп" кайткан идек (алдагы хәбәр), ә бүген исә барлык җыелган күчтәнәчләрдән тәмле ботка, кайнар коймаклар әзерләп бар авыл халкын Кушлавыч авыл клубына бәйрәмгә дәштек... Нәүрүзбикә дә килде, Хуҗа Насредтин агай белән дә көлешеп күңелләрне күтәрдек, рәхәтләнеп уйнадык, җырладык-биедек тә. Кыскасы бер дигән итеп каршы алдык "Нәүрүз бәйрәме"н! Ахырдан бәйрәм боткасыннан авыз итеп, кайнар коймаклар белән рәхәтләнеп чәйләр эчтек.
Бәйрәм чарасы барлык кунакларның күңелләренә хуш килде. Чараны берләшеп оештырган Кушлавыч авыл клубы, Кушлавыч мәктәбе, авыл китапханәсе, музее, җирле үзидарә хезмәткәрләре һәм коллективларына зур рәхмәтләрен җиткерделәр...
-
“Нәүрүз әйтеп” кайттык... 21.03.2019

Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез,
Хәер-дога кылабыз,
Аш-сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбәрәкбад!..
Көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килгән "Нәүрүз" бәйрәме уңаеннан Кушлавыч авыл клубы, Кушлавыч мәктәбе, авыл китапханәсе, музее, җирле үзидарә коллективлары берләшеп ел да матур чаралар оештырабыз. Кичә бәйрәмнең беренче чарасы узды: авыл буенча йорттан-йортка кереп Нәрүз такмагын әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп кайттык. Укучыларыбыз бик ошатып кайттылар, чөнки хуҗалар авыл клубында үтәчәк "Нәүрүз бәйрәменә" дип күчтәнәчләрне бик мулдан бирделәр...
Ә иртәгә бәйрәм чарасының үзен уздырабыз. Яңалыкларда яктыртырбыз. Бәйрәм белән, Нәүрүз мөбәрәкбад!..
-
Мәктәптә “WorldSkills” дәресләре... 20.03.2019

Агымдагы атнада мәктәпкүләмендә “WorldSkills” хәрәкәте буенча сыйныф сәгатьләре, дәресләре уздырылды. Әлеге хәрәкәтнең тарихын, эш алымнары, юнәлешләре, тәкъдим ителүче мөмкинлекләр буенча укучыларыбыз бик кызыксындылар...
WorldSkills International – эшче һөнәренең абруен, яшьләрнең әзерлек дәрәҗәсен күтәрүне максат итеп куйган халыкара чемпионат. Ул 1946 елдан бирле оештырыла. Аны, олимпия хәрәкәте кебек үк, дөньядагы иң зур һөнәри осталык бәйгесе дип атыйлар. Әлеге хәрәкәткә дөньяның 60 тан артык иле кушылган. Безнең ил 2012 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы булып теркәлде. Татарстанда әлеге юнәлеш буенча эш күнекмәләренә сабый чактан ук өйрәтәчәкләр.
“WorldSkills” хәрәкәтендә 18-22 яшьтәге яшьләр катнашырга мөмкин. Бүгенге көндә Татарстан республикасының җыелмасы инде 2019 елда Казанда узачак дөньякүләм чемпионатка әзерлек алып бара.Кулланма презентация монда (яңа тәрәздә ачылачак).
-
"Созвездие - йолдызлык" 18.03.2019

Һәр елны матур яз айлары башлангач, балаларны дулкынландырып, "Созвездие - йолдызлык" фестивале башлана. Быел ул Кукмарада узды. Безнең мәктәбебездән дә 4 нче сыйныф укучыбыз анда катнашып үзенең матур чыгышын тәкъдим итте. Алда да аңа уңышлар телибез!..
-
Китапка икенче тормыш 16.03.2019

Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык - тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. Кеше китап укудан ямь табарга өйрәнергә тиеш дигән фикер белән без башлангыч класс укучыларын китапханәгә йөрергә өндәргә уйладык. "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" акциясе кысаларында иске, ертылган китапларга ремонт ясадык. Соңыннан без китапханәдән үзебез теләгән китапларны сайлап алдык, ә укыган китапларны тапшырдык. Китаплар дөньясына сәяхәт мавыктыргыч һәм файдалы булды.
-
Халыкара “пи” саны көне 15.03.2019

Календарьда кызыл төсләр белән билгеләнгән бәйрәм көннәре бар. Алардан тыш та, билгеләп үтәргә мөмкин булган көннәр бар икән. Мәсәлән, 14 март – халыкара “пи” саны көне дип атала. Ни өчен бу көн шулай атала икән? Беләсегез киләме?
14 нче мартта 1 сәгать 59 минут 26 секундта бөтен дөнья математиклары “Пи” санын искә алалар, пи-роглар ашыйлар һәм бу сан кергән башваткычлар чишәләр. Ни өчен дисезме? Эш шунда, бүгенге көнне америка форматында язсак (башта ай саны, аннан соң көн саны), 3.14, ул 14 нче март була. Ә вакыт 1:59:26. Бу цифрлар π = 3,1415926… санын аңлаталар. “Пи” саны турында белмичә, кешелек бик ерак китә алмас иде.
Без дә кичә математикларга кушылырга булдык. Мәктәбебездә, шушы көн хөрмәтенә, “Башваткычлар иленә” сәяхәт иттек, “пи” санының тарихын искә төшердек. Укучылар бик теләп башваткычлар чиштеләр. -
Башлангычлар ГТО нормаларын тапшыра... 14.03.2019

Соңгы елларда югары технологияләр тормышыбызга тирән үтеп керде. Компьютерлар, смартфоннар, планшетлы компьютерлар гадәти күренешкә әверелде. Нәтиҗәдә, белем бирү, мәгълүмат алу мөмкинлеге артты. Шул ук вакытта, Интернет, компьютер “коллары”ның сәламәтлеге какшавы мәгълүм булды. Үсеп килүче буынның сәламәтлеккә туймавы шул хакта сөйли. Хәзер, киресенчә, халыкны спортка, актив ялга җәлеп итү бурычы тора. Көнүзәк мәсьәлә Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан күтәрелде. 2014 елның 24 мартында Россия Президенты Владимир Путинның илебездә ГТО нормативларын кертү турындагы Указга кул куюы шуңа этәргеч. ГТО – хезмәт һәм оборонага әзер (“Готов к труду и обороне”) дигәнне аңлата.
Башлангыч класс укучыларыбыз да физкультура дәресендә ГТО нормаларын тапшырдылар. Урыннан ераклыкка сикерү, чаңгыда шуу, идәнгә ятып терсәктән гәүдәне күтәрү , турникта күтәрелү кебек спорт төрләрен уңышлы үти алдылар. Укучылар дәрестә актив катнаштылар, һәр күнегүне төгәл үтәделәр. -
Тәрбия сәгатьләрендә 12.03.2019

Наркомания бүгенге көндә чын-чынлап бәлага әйләнде. Элек аны “көнбатыш чире” дип атасалар, хәзер бу афәт безгә дә килеп житте. Наркомания колы булучыларның күпчелеге бу ялгыш юлга, “берни дә белмәгәнлектән” кереп китә. Соңгы вакытта мәктәп яшендәге балалар арасында наркотик матдәләр кулланучылар, “яфрак көйрәтү” белән мавыгучыларның артып китүе, врачларны гына түгел, ата-аналарны hәм укытучыларны да хафага салды.Үз-үзенә кул салып, өметле яшьләребез hәлак була.
Бүген югары сыйныф укучылары белән “Наркомания – ак үлем” темасына тәрбия сәгате үткәрелде. Бүгенге әңгәмәнең темасы җитди һәм авыр: без наркотиклар турында сөйләштек. Бу проблема бүгенге көндә яшьләр арасында иң авыр проблемаларның берсе булып тора. Укучыларга кешелек дөньясының наркотик матдәләрне куллану тарихы, наркоманиянең килеп чыгу hәм таралу сәбәпләре турында мәгълүмат бирелде. Яшьләрне тормышта дөрес яшәү рәвешләрен сайлап алу мөмкинлеге үзләреннән генә торганлыгы аңлатылды. Укучылар, уйланыгыз, үзегезне үзегез авыр язмышларга дучар итмәслек дәрәҗәгә житкергәнче уйланыгыз! -
Язгы бозда үз-үзеңне тоту һәм ташу вакытында куркынычсызлык... 11.03.2019

Бүген сыйныф сәгатендә укучыларга язгы бозда үз-үзеңне тоту һәм ташу вакытларындагы куркынычсызлык кагыйдәләре кабат искә төшерелде. Беренчедән, елгадагы бозга басар алдыннан аның ныклыгын тикшереп карарга кирәк. Бозның калынлыгы 7 сантиметрдан да ким булмаган вакытта гына ул бер кеше авырлыгын күтәреп тора алачак. Боз өстендәге җәяүле кичүнең калынлыгы 15 см.дан да ким булмаска тиеш. Хоккей уйнау өчен дә сулыклардагы бозның калынлыгы 15 см.дан ким булмаска тиеш. Әгәр дә инде сезгә елга аша боз өстеннән чыгарга туры килә икән, бозга керер алдыннан үзегез белән озын таяк алыгыз. Бу сезгә алдагы сукмактагы бозның ныклыгын тикшереп карарга ярдәм итәчәк. Әгәр боз өстендә су күренсә, кичекмәстән кире килгән юлыгыздан ярга чыгыгыз. Чөнки бозлык өстендә су булу ул бозның ярылуын күрсәтә. Томан, көчле кар яуганда, буран булганда, шулай ук, төнлә боз өстенө керергө ярамый...













