Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
8 мартка бүләк - хәйрия спектакле 08.03.2019

8 март халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан безнең мәктәп укучыларыннан Кушлавыч клубы каршында оештырылган "Алканат" драма берләшмәсенә Фәнис Яруллинның "Ак яфрак" спектаклень сәхнәләштерде. Спектакльнең режиссёры Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Кушлавыч авыл клубы мөдире Хәнәфиева Фәния Нурислам кызы.
Бәйрәм уңаеннан барлык тамашачылар белән дә килешенеп "Алканат"лылар спектакльне нәни якташыбыз Адель Миңнуллинга аякка басарга ярдәм итү йөзеннән сәхнәләштерделәр...
-
"Ягез әле,кызлар" бәйгесе 07.03.2019

И хатын-кыз!
Әгәр син булмасаң,
Сүнәр иде дөнья,
Булмас иде җирдә тереклек.
Әйе, чыннан да, тереклек булмас иде. Ә уйлап карасаң, бу тереклекне дәвам иттерүче, яшәртүче, аңа җан бирүче дә хатын-кыз бит. Хатын-кызның тормышыннан канәгать булып, ихластан елмаюы зәңгәр күктә кояш балкуына тиң...Бүген мәктәбебездә 8 март халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, “Ягез әле,кызлар!” уен-бәйгесе булып узды. Бәйге барышында кызларыбызның уңганлыгына, җитезлегенә, зирәклегенә, тапкырлыгына, артистлыгына һәм сизгерлегенә игътибар ителде. Һәр командага истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Кадерле әниләребез! Сез бит җир йөзен бизәп торучылар. Һәрвакытта да бүгенгедәй көләч йөзле, чибәр, ягымлы, бәхетле, шат һәм сәламәт булсагыз иде. Яз сулышы гаиләгезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәнегезгә саулык алып килсен. Ходай сезне үз рәхим - шәфкатеннән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен, өстәлләрегез мул, аш-суларыгыз тәмле, көннәрегез ямьле булсын...
-
Тәрбия сәгатьләрендә 06.03.2019

Бүген укучыларның сəламəтлек турында күзаллауларын киңəйтү, дөрес туклану белән сәламәтлекләренең ныклы бәйләнештә булуын аңларга булышу, иҗади күзаллауларын үстерү максатыннан «Дөреc туклану – сəламəтлек нигезе» темасы буенча тәрбия сәгате үткәрелде.Әлеге чарада эчтәлекле презентация күрсәтелде, уеннар уйнатылды.
Халкыбыз элек-электән саулыкка зур игътибар биргән. Саулык - кешегә табигать тарафыннан бирелгән байлык, аның кадерен белергә кирәк. Яшь буынның сәламәт булып үсүендә дөрес туклану зур роль уйный. Дөрес туклану – шулай ук сәламәт яшәү рәвешенең бер шарты ул. “ Сәламәт тәндә – сәламәт акыл”, ди халык. Көндәлек режим, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, чыныгу күнегүләрен үткәрү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану, чиста һәм пөхтә булу - болар барысы да физик сәламәтлек нигезе. Организмның үсүе өчен витаминнар һәм минераль матдәләр кирәк...
-
Укучыларыбыздан театраль тамаша 05.03.2019

2019 нчы ел Россиядә театр елы буларак игълан ителде. Безнең мәктәп укычылары Кушлавыч клубы каршында оештырылган "Алканат" драма берләшмәсенә бик теләп йөриләр. Быел алар Фәнис Яруллинның "Ак яфрак" спектакленә әзерләнәләр. Премьера 8 нче март көнгә планлаштырыла. Укучылар белән клуб мөдире Татарстанның атказанган мәдәният хезмәтекәре Хәнәфиева Фәния Нурислам кызы шөгыльләнә.
-
VI Дөньякүләм #әдәбимарафон онлайн-проекты 02.03.2019

2019 нчы елның беренче өч атнасы дәвамында ВКонтакте социаль челтәре кысаларында үткәрелгән VI Дөньякүләм #әдәбимарафон онлайн-проектына нәтиҗәләр ясалды һәм финалистлар билгеле булды. Марафонда катнашырга теләк белдергән 370 кеше арасыннан 345 кеше марафонның ахырына кадәр барып җитә алдылар, ягъни 21 көн дәвамында бер көн дә калдырмый татарча китаплар һәм журналлар укыдылар, ә укыган әсәрләрдән иң кызыклы өзекләрне #әдәбимарафон хэштегы белән ВКонтакте социаль челтәрендә үзләренең аккаунтларында урнаштырып бардылар.
Финалистларны бүләкләү тантанасы республикабызның Лаеш шәһәрендә үткәрелде. Арча районы катнашу буенча беренче өчлектә! Җиңүчеләр арасында әлеге чарада безнең мәктәптән туган тел һәм әдәбияты укытучысы Әюпова Рания Фирдүс кызы катнашты.
-
Янгын куркынычсызлыгы 28.02.2019

Янгын - планетада тереклек өчен бик зур бәла. Янгыннарның күбесе кешеләр гаебе белән килеп чыгуы сер түгел, шулай ук балалар катнашында да дә күп бәхетсезлек очраклары булып тора.
Бу бәхетсезлекләр гади кызыксыну, ут белән саксыз эш итү яки белемсезлек аркасында килеп чыга. Янгын белән дөрес көрәшү өчен бик күп белем таләп ителә. Шуларны истә тотып, балаларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аңлы һәм җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру һәм балаларның экстремаль хәлләрдә үз-үзләрен тота белү , кирәкле белемнәрен һәм күнекмәләрен ныгыту өчен мәктәбебездә Янгын куркынычсызлыгы буенча тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Балалар "Янгын чыгу сәбәпләре" дигән видеоролик карадылар, "Янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре" турында плакатлар , слайдлар ярдәмендә янгын сүндерү чаралары белән таныштылар. Ахырдан инструкция уздырылды. -
Юл йөрү кагыйдәләрен интернеттан... 25.02.2019

Бүген укучылар белән юл йөрү кагыйдәләрен кабат искә төшердек. Аларны sakla.ru сайты белән таныштырдык. Ике телдә эшләнгән әлеге проект балаларны юл кагыйдәләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән. Анда видео карап, аудио тыңлап, караоке җырлап, уеннар да уйнап була. Әлеге проект төрле конкурслар да оештыра. Бу укучыларга бик кызык булды. Юлларда сак булыйк!..
sakla.ru (яңа тәрәздә ачылачак).
-
Ватанны саклаучылар көне 23.02.2019

23 февраль… Нарва һәм Псков янында немец басып алучыларын җиңү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында декрет чыгарыла. Соңыннан бу бәйрәм Совет Армиясе һәм хәрби диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә хәзер берничә ел инде Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Элек –электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү - халыкның тыныч тормышын, үз иленең намусын саклау.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, мәктәбебездә шаулап-гөрләп, Әтиләр бәйрәме узды. Программа буенча укучылар “Аҗаган” хәрби-патриотик уенын йомгаклау этабына җыелдылар. Атна буе барган спорт ярышларының иң кызыгы “Күңелле стартлар” булды, егетләр белән беррәттән кунакка килгән әтиләр дә бик теләп уеннарда катнаштылар. Авылыбызның отставкадагы өлкән прапорщигы Габделфәрт абый укучыларга узенең үгет-нәсихәтләрен бирде. Бәйрәм чарасы клуб мөдире Хәнәфиева Ф.белән берлектә укучылар тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Килгән кунаклар балаларга туган ил кадерен, Ватан алдындагы бурыч турында бик мавыктыргач итеп сөйләделәр. -
Республикакүләм фәнни - гамәли конференция 22.02.2019

Балтач районы Карадуган авылы Бакый Зиятдинов исемендәге гимназиясендә Муса Җәлил исемендәге V республикакүләм фәнни - гамәли конференциясенең финал туры узды. Анда безнең мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Бикчәнтәев Р. катнашып, лауреат исеменә лаек булды. Чарада күренекле галимнәр, район кунаклары катнашты...
-
"Туган тел" көне 21.02.2019

"...Һәр кешенең беренче көннән үк туплый башлаган хәзинәсе - туган тел. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел - үзенең туган теле. Билгеле булганча, безнең татар телебез - ЮНЕСКО тарафыннан Бөтен дөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Татар телендә аралашабыз икән, димәк, татар милләте яши, үсә. Милләтебезнең югалмавы, телебезнең үсүе безнең кулда. Милләтебезнең дәвамчысы булырлык укучылар бармы икән безнең арада. Әйдәгез, ачыклап карыйк.
Нинди таныш моңлы көй бу?
Тукай җыры - "Туган тел".
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе - "Туган тел"..."
Әлеге уңайдан мәктәбебездә күп кенә төрле чаралар үтте. Укучылар тарафыннан иҗат ителгән стенгазетлар күргәзмәсе, китапларга багышланган күргәзмәләр оештырылды. Бәйрәм кичәсе сөекле шагыйребез музеенда дәвам итте. Укучылар чыгыш ясады.
Китапханәче Фәттахова.Р.Г., клуб мөдире Хәнәфиева Ф.Н., музей җитәкчесе Мөхәммәтшина Л.М.укучыларга шигырьләр сөйләделәр.Туган телебезне саклыйк, яклыйк.













