Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
“Ел укытучысы” конкурсының зона этабы 10.12.2018

Мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укытучысы Шәяхмәтова Р.Ф. районда уздырылган “Ел укытучысы” конкурсының зона этабында катнашты. Ул 4 нче сыйныф укучыларына туган тел фәненнән ачык дәрес бирде, шул ук сыйныфта “Кем миллионер булырга тели?” дигән дәрестән тыш чара үткәрде. Коллегабызга уңышлар телибез!
-
IV Районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары призёрлары 07.12.2018

«Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбе»ндә IV Районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары узды. Бу чараның максаты Мөхәммәт Мәһдиев иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау; укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру; халкыбызның тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру тудыру; укучыларда әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү иде. Безнең мәктәп укучылары Бикчәнтәев Р. һәм Хәбибуллина И. “М.Мәһдиев әсәрләрен беләсеңме?” һәм "Туган як – кадерле төбәк” юнәлешләрендә катнашып, үз номинацияләрендә призлы икенче урын алып кайттылар. Фәнни җитәкчеләре: Әюпова Р.Ф. Без алар белән горурланабыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Шәфкатьлелек бизи кешене 05.12.2018

Һәр елны 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Тумыштан инвалид булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар, һәлакәткә дучар булып, яшьнәп яшәр чакта урын өстенә, инвалид коляскасына беркетелгән кешеләр...
«Ачның хәлен тук белми» дигәндәй гарип кешенең җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп, аңлап җиткерми дә кебек. Тик ишетергә, аңларга тырышырга кирәк, бик кирәк. Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. Кыйммәтле даруларга, катлаулы дәвалану чараларына һәм, иң мөһиме, безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмасак иде.
Бүген, инвалидлар декадасы уңаеннан, башлангыч сыйныф укучылары белән, “Шәфкатьлелек бизи кешене” дигән темага тәрбия сәгате үтте. Кече яшьтәге мәктәп укучыларына инвалидлар кемнәр булуы, аларга ничек итеп ярдәм күрсәтергә мөмкин икәнлеге турында сөйләшенде.Янәшәбездәге болай да үзләрен кимсетеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына – терәк, сырхауларына – шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булыйк!
-
1 декабрь- СПИДка каршы көрәш көне 03.12.2018

СПИД сүзе “синдром приобретенного иммунодефицита” (йогышлы иммунодефицит синдромы) сүзеннән кыскартылган. “Иммун дефициты” ул организмның йогышлы чирләргә каршы торучанлыкның кимүе дип аңларга кирәк, шуның аркасында авыру билгеләре (синдром) килеп чыга. ВИЧ йоктырдыңмы, син инде СПИД белән авырыйсың, ягъни чир үсеш алачак дигән сүз түгел.
1 декабрь- СПИДка каршы көрәш, май аеның соңгы якшәмбесе СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне.Әлеге уңайдан класс сәгатьләрендә сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат бирелде.
Статистика мәгълүматларына күзәтү ясалды:
- 1987 ел- кан салганда зарарланган сабый ачып җибәрә;
- 1996 елда ВИЧ- инфекцияле сырхау теркәлә.
Шуннан бирле ВИЧ- инфекция йөртүче 1552 кеше үлгән.
Хәзер- 10501 кеше бу авыруны йөртә. Казанда ВИЧ- инфекция йоктырган 4210 кеше яши. Татарстан районнарында Бөгелмә “беренчелек”не бирми-1111 кеше, Әлмәт- 686 һәм Лениногорск- 503 кеше. СПИД- җирдә яшәүчеләргә азгынлык, тотнаксызлык, әхлаксызлык өчен бирелгән җәзадыр, бәлки. “Үз хатасында юләрләр генә өйрәнә”,- дигән О.Бисмарк. Тормышка куркыныч янаучы аянычлы хаталар ясаудан сак булыгыз. Арагызда бер кайчан да наркотикларга урын булмасын. Һәрвакыт файдалы гамәлләр генә кылыгыз, намуслы, кешелекле, югары әхлаклы кеше булыгыз. -
Казанда, рус теле укытучылары форумында 01.12.2018

Кичә Казан шәһәре Яңа Савин районының “179нчы Гимназия” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесендә рус теле һәм әдәбияты укытучыларының “Татарстан Республикасында Тел һәм әдәбият системасы: тәҗрибә, практика һәм төп үсеш юнәлешләре” исемле форум булып узды. Форумда мәктәбебезнең рус теле укытучысы Галиуллина Г.Г. да катнашты.
Форум секция утырышлары белән башланып китте: рус теле, рус әдәбияты, туган тел (рус теле). Һәрбер секциядә өлкән экспертлар, әйдәп баручы методистлар, “Российский учебник” Корпорациясе кандидаты, АО“Издательства “Просвещение” методистлары чыгыш ясады. Ахырдан форумга килгән укытучылар белән бергә, пленарь утырыш та үткәрелде. Утырышны Мәгариф һәм фән министрлыгының беренче урынбасары Хадиуллин И.Г. алып барды. Форумда заманча дәрес, 9 нчы сыйныфларның ОГЭ, 11 классларның ЕГЭ буенча торышы, файдалы технологияләр, олимпиадаларга әзерлек, укытуның төп юнәлешләре турында сөйләнде.
Шушындый ачык фикер алышу, бай эчтәлекле эшлекле форум уздырганнары өчен, оештыручыларга зур рәхмәт!
-
"Әниләр көне" 28.11.2018

Әни... Әлеге кыска гына сүз үзендә күпме наз, йөрәк җылысы һәм яратуны саклый. Аны әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Россия Федерациясе Президенты Б.Н.Ельцинның 1998 елның 30 гыйнварында имзаланган указы буенча, ноябрьнең соңгы якшәмбесендә, Әниләр көне бәйрәм ителә. Әниләр көне билгеләп үтелмәгән бер генә ил дә юктыр, мөгаен.
Без дә, мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәп коллективы, мәктәбебездә укучы балаларның әниләрен бәйрәмгә чакырып, авыл клубына җыелдык. “Әни +” телевидение каналы рәвешендә оештырылган бәйрәм кичәбез, укучылар көче белән әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды: матур җырлар, дәртле биюләр, нәфис сүз, скетчлар, Рабит Батулланың “Кичер мине, әнкәй!” спектакленнән өзек. Әниләребез “Тапкырлыкта ярышабыз!”, “Көйне беләсеңме?”, “Катнаш һәм бүләккә ия бул!” уеннарында бик теләп катнаштылар. Бәйрәм кичәсенә килгән авылдашларыбыз да үзләренең концерт номерлары белән бәйрәмебезне тагын да баетып җибәрделәр.
Кадерле әниләребезне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, кояштай озын гомер телибез! -
Тәнәфесләрдә... 27.11.2018

Тәнәфес вакытларында мәктәбебез гөрләр тора. Югары класс укучылары өстәл теннисын үз итә. Башлангыч класс укучылары хәрәкәтле уеннар,физик күнегүләр эшлиләр.
-
КФУ олимпиадалары... 24.11.2018

9 нчы сыйныф укучылары Казан федераль университеты оештырган олимпиадаларда актив төрле фәннәр буенча катнашуларын дәвам итәләр. Уңышлар аларга!
-
Мониторинг 22.11.2018

Бүген барлык педагогик хезмәткәрләр единыйурок.рф порталында укыту системасын информатизацияләү буенча мониторинг үттек.
-
Сыйныф сәгатендә Бала хокуклары турындагы Конвенцияне өйрәнәбез 21.11.2018

Бала хокуклары турындагы Конвенциянең проектын 1979 нчы елда БМОның кеше хокуклары буенча комиссиясе эшли. Аны Польша Югары суды рәисе, профессор, олуг юрист Адам Лопатка җитәкли. Ул моңа кадәр гамәлдә булган документлардан (1924 нче елда кабул ителгән Бала хокуклары турындагы Женева Декларациясе, 1959 нчы елда кабул ителгән бала хокуклары Декларациясе) ни белән аерыла соң? Әлеге Конвенция халыкара аренада беренче тулы документ булып тора. 1991 нчы елда әлеге проект нигезендә Бала хокукын яклау буенча Конвенция кабул ителә. 1993 нче елда шушы Конвенциягә инде 132 ил, ягъни Җир шарының 90 процент халкы кушылып тавыш бирә. Россия дә бу илләр арасында бар.
Бүген башлангыч сыйныфлар белән сыйныф сәгатендә бала хокуклары турында әңгәмә үткәрдек. Аларга үз хокуклары, бурычлары турында мәгълүмат бирелде. Презентациядәге мультфильм геройларының хокукларын ачыкладык.













