Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru; ilnaz.m.1985@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 20 уч.13 вос. |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138
-
Беренче класс укучыларына бүләкләр тапшырылды 25.09.2015

25 сентябрь көнне мәктәп-балалар бакчасына участок инспекторы Хисамиев Ленар Әлтаф улы килде. Ул 1 класс укучыларына юлда йөрү кагыйдәләре турында сөйләде, "Яшь җәяүле китапчыгы"н, значоклар тапшырды, балаларны юлда сак булырга өндәде.
-
Чишмәгә сәяхәт 23.09.2015

Бүген 1 һәм 4 класс укучылары укытучылар җитәкчелегендә Мирҗәм авылындагы Гафия чишмәсенә сәяхәткә бардылар. Искиткеч матур көзге табигать кочагында булу, челтерәп аккан чишмәнең саф суын эчү, классташлар белән шаяра-шаяра бару укучыларыбызга бик ошады.
-
Белем көнендә 02.09.2015

Яңа 2015-2016 нчы уку елы башланып китте. 1 сентябрь иртәсендә мәктәп-бакчабыз коллективы, укучыларыбыз, нәниләребез көтеп алган Белем бәйрәменә җыйналды. Тантана Тукай әкиятләрен сәхнәләштерү, җырларын башкару белән башланып китте. 1 класс укучыларының пар атларга утырып килүе дә бик күңелле килеп чыкты. Аларны мәктәп дирекциясе, әти-әниләре котлады, бүләкләр тапшырдылар. Хәерле сәгатьтә, кадерле укучыларыбыз, хөрмәтле коллектив! Яңа уку елы котлы булсын!
-
Укытучылар сабан туенда 31.08.2015

Бүген Арча шәһәре стадионында укытучылар сабан туе оештырылды. Анда безнең мәктәп-балалар бакчасыннан алып барылган Шүрәле һәм аты белән Былтыр Тукай мәйданчыгында урын алдылар. Кемнәр генә сокланып үтмәде аларга, кемнәр генә янәшә басып фотога төшмәде? Ул гына да түгел, сабан туе ахырында Шүрәле белән Былтыр өчен мәктәп-бакчабызга "Тукай мирасын саклауда актив катнашкан өчен" дигән диплом тапшырылды. Ә педагог-оештыручыбыз Рания Галәветдинова "Сәнгатьле сөйләү" номинациясендә II урынга лаек булды.
-
Мәктәп яны тәҗрибә участогында 18.08.2015

Мәктәп яны тәҗрибә участогында яшелчә, җиләк-җимешләр өлгереп килә, декоратив бүлектә чәчәкләр ямь тарата.
-
Приемка 31.07.2015

31 июль көнне мәктәп-бакчабызда кабул итү комиссиясе булып китте. Комиссия членнары мәктәп-бакчаны, тәҗрибә участогын, чәчәклекне, уен һәм спорт мәйданчыкларын карадылар, Тукайның 130 еллыгы уңаеннан эшләнгән банерга, Шүрәлегә, аты белән Былтырга сокландылар.
-
Нәниләр сәяхәттә! 29.05.2015

Бүген балалар бакчасы нәниләре табигать кочагына сәяхәткә бардылар. Анда рәхәтләнеп уеннар уйнадылар, тәмле ризыкларын ашадылар, матурлыкка сокландылар. Нәниләр сәяхәтне бик ошатканнар.
-
Ярминкә 28.05.2015

27 май көнне мәктәп-бакча коллективы, укучылар, бакча балалары авылыбызның үзәк урамында ярминкә оештырдык. Ярминкә искиткеч күңелле, матур, файдалы булды. Чөнки анда бик күп төрле товарлар тәкъдим ителде, концерт куелды, яңа гына пешкән камыр ризыклары, пылау, кайнар чәй табыны кунакларны үзенә чакырып торды. Ярминкәне оештыруда ярдәм иткән әти-әниләргә, укучыларга, барлык хезмәткәрләргә зур рәхмәт белдерәбез! Шулай ук Пешәнгер, Мирҗәм, Каргалы авыллары халкына, әти-әниләргә ярминкәгә килеп товарларны сатып алганнары өчен зур рәхмәт!
-
Бездә сабан туе! 27.05.2015

26 май көнне мәктәп-бакчабызның спорт мәйданчыгында балалар һәм укучылар өчен Сабантуй гөрләде. Бәйрәмдә кул көрәше, йомырка кабып йөгерү, капчык киеп йөгерү, турникта тартылу, әйбер кисү, кыршау әйләндерү, су ташу һ.б. буенча ярышлар үткәрелде. Сабантуйга авыл халкы, әти-әниләр килеп, көч биреп, алкышлап утырдылар. Бәйрәм бик күңеллле узды, Балалар һәм укучылар яхшы бүләкләр алып, күтәренке күңел белән таралыштылар.
-
Нинди гүзәл туган ягыбыз! 26.05.2015

25 май көнне укучыларыбыз һәм укытучылар коллективы табигать кочагына сәяхәткә чыкты, уеннар уйнадылар, ял иттеләр, тәмле уха пешереп ашадылар. Бу вакыйга матур балачак хатирәсе булып балалар күңелендә озак сакланыр!









