Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru; ilnaz.m.1985@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 20 уч.13 вос. |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138
-
Гала концертта чыгыш ясадык! 20.04.2015

-
Уңышлар телибез!
17.04.2015
Иртәгә 18 апрель көнне мәктәп-бакча коллективы Арча шәһәрендә “Халкын зурлап, сәхнә тоткан затны милләт үзе данлап олылар” девизы астында мәктәп учреждениеләре, оешма, предприятие, авыл җирлекләре һәм берләшмәләре, мәдәният идарәсе оешмалары көннәре кысаларында узачак гала-концертта "Язмышларда әрем ачысы..." күренеше белән чыгыш ясаячак. Уңышлар телибез!
-
4 класста мониторинг
16.04.2015
15 апрель көнне 4 класс укучылары белем дәрәҗәсен билгеләү буенча мониторинг үттеләр. Мониторингның беренче эше уку грамоталылыгы буенча үткәрелде. Укучылар билгеле бер вакыт эчендә бер текстны укып, төрле сорауларга язмача җавап бирделәр. 17 апрель көнне проект эше яклау булачак.
-
Ата-аналар җыелышы 10.04.2015

Бүген мәктәп-бакчабызда ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта мәктәп-бакча директоры Котдусов Р.Ф. тарафыннан III чирек нәтиҗәләренә йомгак ясалды, 4 класс укучыларының һәм мәктәпкә хәзерлек төркемендәге балаларның мониторинг узу тәртибе, туклану мәсьәләсе, пожар куркынычсызлыгы аңлатылды. Соңыннан педагог-оештыручы Галәветдинова Р.Ә.ның Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата узган чаралар һәм мәктәп музее турында чыгышы тыңланды.
-
Рәхмәт сезгә, әти-әниләр! 08.04.2015

Балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның әти-әниләре тарафыннан искиткеч матур, үзенчәлекле кул эшләре эшләнде. Алар үзләренең шушы җан җылысын кушып эшләгән эшләнмәләрен бакчабызга бүләк иттеләр. Кул эшләре күргәзмәсе хәзерге көндә бакчага ямь биреп, һәркемне сокландырып тора. Балалар күңелендә матурлыкка соклану, аны үз кулларың белән тудыру теләге уята. Рәхмәт сезгә, әти-әниләр!
Барлык кул эшләренең аерым фотоларын сайт менюындагы Медиатека Фотогалерея бүлегеннән карый аласыз.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата конкурслар 07.04.2015

Мәктәп-бакчабызда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Онытылмас еллар авазы..." проекты тормышка ашырыла. Проект кысаларында узган әңгәмәләрдән соң каникул вакытына конкурс эшләре бирелгән иде. Конкурсларда барлык укучылар да тырышып катнаштылар. Җиңүчеләр булып түбәндәге укучылар билгеләнде:
"Нәкыйп Сафин - безнең горурлык!" шигырь конкурсында:
1 урын - Фазуллин Ленур, Әсхәдуллин Нияз
2 урын - Галәветдинова Алсу
"Ул елларның даны мәңгелек!" шигырь конкурсында:
1 урын - Галәмиев Инсаф
2 урын - Зарипов Илназ
3 урын - Хәбибуллина Лилия
"Минем гаиләм тарихында Бөек Ватан сугышы" язма эшләр конкурсында:
1 урын - Галәветдинова Гөлфия, Хәкимова Алия
2 урын - Фазылҗанова Хәния, Закирҗанова Гөлинә, Хәбибуллина Гөлия
3 урын - Бульмакова Наилә, Шәйхиев Ифрат
Молодцы, укучылар! Һәрвакыт шундый актив һәм иҗади рухта булыгыз!
-
Каен бөресе җыю тәмамланды. 02.04.2015

Мәктәп-бакчабызда укучыларыбыз арасында каен бөресе җыю буенча бәйге игълан ителгән иде. Каникулдан килү белән бу бәйгегә йомгак ясалды. Мәктәп буенча иң күп бөре җыючылар - җиңүчеләр билгеле булды. 1 урын Әсхәдуллин Ниязга бирелде. Ул 57 шырпы тартмасы бөре җыйган! 2 урын 26 шар шырпы тартмасы бөре алып килгән Галәветдинова Гөлфиягә һәм Фазуллин Ленурга бирелде. 3 урынга 16 шырпы тармасы бөре җыйган Хәбибуллина Гөлия ия булды. Урын алучыларга үз фотоларыннан ясалган коллаж һәм кызыклы уен тапшырылды. Норманы арттырып үтәгәннәргә дә бүләкләр бирелде. Молодцы, укучылар! Калган укучыларыбызга да тырышлыклары өчен зур рәхмәт белдерәбез!
-
Молодцы, укучылар! 30.03.2015

26 нчы март көнне мәктәбебездән 2 укучы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган районкүләм шигырь сөйләүчеләр конкурсында катнаштылар. 2 класс укучысы Газимов Рөстәм Ф.Кәримнең "Ватаным өчен" шигырен, 4 класстан Галәветдинова Алсу М.Җәлилнең "Вәхшәт" шигырен сөйләделәр, катнашучы сертификатына ия булдылар. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Көтеп алган язгы каникуллар! 23.03.2015

Бүгеннән укучыларыбыз көтеп алган язгы каникуллар башланды. Иң озын саналган 3 чирек безнең укытучылар һәм укучылар өчен бик тиз генә сизелми дә үтеп китте. Чөнки эшебез бик күп, бик тыгыз булды бит! Укучыларыбыз тырышып уку белән беррәттән төрле конкурсларда, "Онытылмас еллар авазы..." проектында катнаштылар. Өч зур ачык чарада катнашу үзе күпме әзерлек сорый. 6 февраль көнне "Уйнагыз, гармуннар!" дип аталган гармунчылар белән очрашу кичәсе оештырылды, 5 март көнне "Ак чәчәкләр - Оксана бүләге" спектакле куелды, 18 март көнне республика семинарында "Заманча уен" театральләштерелгән тамашасы күрсәтелде. Аларның һәрберсендә һәр укучы да актив катнашты, үзенең осталыгын, сәләтен күрсәтте. Молодцы укучыларыбыз! Язгы каникулда да бирелгән конкурс эшләрен башкарып, каен бөресе җыеп ялыгызны файдалы үткәрерсез дип ышанабыз!
-
Республика семинары 19.03.2015

18 март көнне мәктәп-бакчабызда балалар бакчалары тәрбиячеләренең "Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруда проект эшчәнлеге" темасына республика семинары булып узды. Семинар программасы мәктәп-бакча белән танышуны, ачык шөгыльләр, ачык чара карауны, мастер-класста катнашуны үз эченә алган иде. Шушы эшчәнлек барышында кунакларыбыз мәктәп-бакчаның белем һәм тәрбия бирү процессы, педагогларыбыз кулланган үзенчәлекле алымнар, тормышка ашырылучы проектлар белән таныштылар, музейда булдылар, кул эшләре күргәзмәсен карадылар, мастер-класста катнаштылар, ачык чара аша авылыбыз тарихы, күренекле шәхесләребез турында мәгълүмат алдылар, нәниләрнең һәм укучыларның талантлылыгына сокландылар. Коллегаларыбызга түгәрәк өстәл янында биргән уңай бәяләре, җылы сүзләре, киңәшләре өчен рәхмәт белдерәбез. Семинардан үзләре өчен файдалы мәгълүмат, эш тәҗрибәсе туплаганнардыр дип ышанып калабыз. Мәктәп-бакчаның барлык хезмәткәрләренә, нәниләргә, укучыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.









