Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 ( 222 ) 223 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Уртак Ватан тарихында эзле иттең син безне..... 12.05.2016

Уртак Ватан тарихында эзле иттең син безне;
Мәңге-мәңге тап кунмаслык , көзге иттең син безне.
Сәнгатебез күкләрендә-Кояшыбыз, Аебыз.
Бар җиһанга күренерлек Тукаебыз”
Илдар Юзеев.
Тукайның берничә нигезенә баш иясе килә. Беренчесе- Кушлавыч, Тукай туган нигез. Шунда туган, шунда дөньяга килгән. Әтисе йорты, әнисе йорты. Ул нигез нинди генә булмасын,- баймы, ярлымы,- барыбер изге. Туфрагы изге. Яшь Габдулланың “ сәяхәте” шушы авылдан башлана. “ Өзелгән өмид”, “ Тәфтиләү”- иң үзәк өзгеч җырлары әнисе Мәмдүдәгә багышланган... Икенче нигез- Кырлай, Кырлай урманы, Кырлай табигате, Сәгъди абзый йорты... Бер Кырлай булачак шагыйрь Тукай күңеленә күпме хис салган! “Шүрәле” шуннан, “Су анасы” шуннан. Кайчан, кайда язылуларына карамастан, “ Туган авыл”, “ Туган җиремә”, “ Туган тел”, “ Пар ат”, “ Көзге җилләр”- барысы да шуннан. Кушлавыч, Өчиле, Сасна, тагын Өчиле, Казан, тагын Өчиле һәм Кырлай... Билгеле бер Кырлай, бер Казан арты гына Тукай итмәгән. Шагыйрьгә күп нәрсә кирәк. Тукайны татар халкының тарихы, язмышы бөек мәдәнияте тудырган. Нигезләр...Әлегә бәхәсләр барса да, тарихта төгәл нигезләнмәгән булса да Г.Тукай Арча районы Югары Масра авылында да кунакта булган дигән мәгьлүмат бар. Бүгенге көндә инде бу нигездә берни калмаган, ләкин бит Тукай анда булган дигән фикер яши. Бүген Курса Почмак мәктәбе коллективы шушы нигезгә Тукай фонды җитәкчесен - Риман Солтан улын, Арча мәгариф бүлеге җитәкчесе - Зөлфәт Миннефәр улын, Арчаның 2 нче номерлы мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Лилия Әмир кызын чакырып күркәм бәйрәм үткәреп алдык. Иң беренче нигезне чистартып, койма белән әйләндереп алдык. Бу эштә бигрәк тә зур җаваплылык Югары Масра башлангыч мәктәбе укытучысы Гөлгенә Расил кызына йөкләнгән иде. Укучылар белән берлектә, алар бу эшне зур җаваплылык белән башкарып чыктылар. Көн болытлы булуга карамастан очрашу матур гына башланып китте, шулай ук авыл халкы да битараф калмады, укучыларның чыгышларын карарга килгәннәр, истәлек- хәтирәләр белән бүлештеләр. Риман Солтан улы чыгышыннан да без күп яңалыклар ишеттек. Ул Тукай эзләре буйлап тикшерү эше алып барачагын, газета- җурналларга язачагын һәм барлык мәгьлүматларны туплап китап чыгарачагын җиткерде. Бу нигезгә килүе әле соңгысы түгеллеген белдерде. Бер караганда, алай озак төпләнеп яшәгән нигезе дә юк кебек. Ләкин, уйлана торгач, шушы таралган вак- вак нигезләр олы бер нигез хасил итәләр. Ул нигез- ХАЛЫК. Аның тудыручысы да, тәрбиячесе дә- халык. Тукай халкы турында болай ди : “ Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”
-
Сугыш турындагы шигырьләр бәйгесе 10.05.2016

Республика хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге белән берлектә”Арча хәбәрләре” газетасы сайтында Җиңү көне уңаеннан укучылар арасында сугыш турындагы шигырьләргә бәйге игълан ителгән иде. Укучыларыбыз бу бәйгедә актив катнаштылар.Башлангыч сыйныфлар укучылары арасында2 сыйныф укучысы Нәфкать Исмәгыйлев өченче урынны алды.
-
«Җиңү көне балалар күзлегеннән» бәйгесе 10.05.2016

Мәктәп укучылары арасында «Җиңү көне балалар күзлегеннән» исемле фоторәсемнәр бәйгесендә 4 сыйныф укучысы Әхмәдуллина Диана өченче урынны яулады. Конкурска җиңү тематикасы буенча үткәрелгән төрле чаралар вакытында төшерелгән, сугышта булган туганнар, тыл ветераннарыянында төшкән һәм башка төрле фоторәсемнәр кабул ителде.
-
9 нчы май - Җиңү көне. 09.05.2016

Бу сүзләрнең төгәл эчтәлеген, тулы мәгънәсен, чын җиңү хисен бүгенге көндә бары тик шул сугышта катнашкан ветераннарыбыз һәм сугыш ачысын тойган әби-бабайларыбыз гына беләдер, дип уйлыйм. Әлеге сугышта җиңү яулый алганнары өчен без дә алар белән бергә бәйрәм итәбез, аларның шатлыгын уртаклашабыз, аларга саулык-сәламәтлек телибез.Нәрсә соң ул сугыш? Бу сорауга җавапны белмәвең яхшырак. Әмма ләкин бүгенге көндә дә сугышлар булып тора, кешеләр һәлак була, бер гөнаһсыз кешеләрнең тормышлары өзелә. Кемдер байлык өчен, кемдер көнләшүдән, кемдер үч белән, кемдер үзенең өстенлеген күрсәтергә теләп, кемдер үзен саклап калу өчен...Бөек Ватан сугышы исә Икенче Бөтендөнья сугышының зур гына бер өлеше ул. Сугышның иң төп сәбәбе - Гитлер Германиясенең нацистик (үз милләтен өстен куйган) һәм реваншистик карашы.Советлар Союзының әлеге сугышта җиңүе белән бу зур гына сугыш тәмамланган дип тә әйтергә була. Әмма бу җиңү Советлар Союзына һәм аның союздаш илләренә бик кыйммәткә төшкән. Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы гына да 27 миллионнан артык кешесен югалткан. Шул исәптән 4-5 миллион чамасы милләттәшләребез һәлак булган.Бүген әлеге сугыш тәмамлануга 71 ел тулды. Бүген - Җиңү көне. Сугышның ни икәнен бүген тагын бер тапкыр хәтердә ныгытырга мөмкин. Әгәр сез Бөек Ватан сугышының ни икәнен белмисез икән - интернеттан эзләгез, укыгыз, сугышның чын йөзен күрегез, балаларыгызга да сөйләгез. Киләчәктә шундый сугышларны булдырмыйк! Бар халык бер-берсен тигез күрсен, көнчелек һәм хөсетлек, үч һәм нәфрәт хисләре беркайчан да күңелебезгә үтеп кермәсен. Яныгыздагы кешегә карап елмаегыз, аны кочаклап алып бәйрәм белән котлагыз. Бу сугышта фашист нацистлары җиңү яулаган булса мин дә, сез дә, сезнең якыннарыгыз да булмас иде, мөгаен. Шатланыгыз... Тыныч зәңгәр күк йөзенә, анда балкыган кояшка карап сөенегез. Һәм киләчәктә дә тормышыбыз шундый аяз һәм тыныч булсын! Әлеге сугышта катнашып батырларча һәлак булган һәм бүген дә исән ветераннар алдында башыбызны иябез. Җиңү яулаган өчен зур рәхмәт! Саулык-сәламәтлек, аяз күк йөзләре телибез сезгә!
-
Җиңү көне якынлаша. 07.05.2016

Бүген мәктәбебездә 9 нчы май Җиңү көне уңаеннан обелиск янында митинг үтте. Митингка тыл ветераннары һәм кунаклар чакырылган иде. Бәйрәмне мәктәбебез директоры Нүрзилә Барый кызы ачып җибәрде. Ветераннарга Гөлшат Рашатовна җитәкчелегендә 5 нче сыйныф укучылары үзләренең котлауларын җиткерделәр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. 4 нче сыйныф укучыларын варислар сафына кабул иттек. Тыл ветераннарын, өлкәннәрне Арча шәһәреннән килгән кунак -- Фоат Минзиевич шушы зур бәйрәм белән котлап үтте. Аларның сафы инде күпкә азаюын җиткерде. Шушы матур, аяз күгебез өчен рәхмәт әйтеп, балаларының, оныкларының игелеген, бүгенге көнебезнең рәхәтен күреп озын- озак гомер кичерүләрен теләде. Шулай ук ветераннарыбыз да чыгыш ясады, авыр сугыш чорын искә төшереп бераз моңсуланып та алдылар. Укучыларга, укытучыларга эшләрендә, укуларында уңышлар теләп, шушы тыныч тормышыбызның рәхәтен күреп яшәвебезне теләделәр. Митинг үлемсез полкка тезелеп, сугыш чоры җырларын җырлап, авыл әйләнү белән тәмамланды. Хөрмәтле Ветераннар, әби-бабайларыбыз! Сезне шушы Бөек Җиңүнең 71 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Шушы аяз күгебез, тыныч, имин тормышыбыз өчен Сезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез!!!!
-
Дорогие Ветераны! 05.05.2016

С Днем победы поздравляем
Мира на земле желаем.
Пусть снарядами грохочет
Только праздничный салют.
Пусть на солнечной планете
Радостно живется детям
Что завоевали деды
Пусть они не отдадут!Дорогие ВЕТЕРАНЫ! Примите самые искренние поздравления с великим праздником – Днем Победы! Этот праздник стал символом героизма нашего народа, его несгибаемой стойкости и несокрушимости духа! Бережное отношение старшего поколения к судьбе своей Родины должно стать для всех ярким примером патриотизма и силы народной веры!
Великой ценою заплатили ветераны за Победу, многих сегодня уже нет рядом с нами! Но мы помним об их воинской славе! Желаем Вам здоровья, душевного тепла, внимания и заботы близких! Пусть небо всегда будет мирным, а солнце светит ярко! -
Җәйге лагерьлар балаларны каршы алырга әзерләнә 04.05.2016

Уку бетеп, чирек чыгарга да санаулы көннәр калып бара. Алда безне җылы, кояшлы, җиләкле җәй көтә. Шулай ук күп кенә укучылар җәйге мәктәп яны лагерьлары ачылганын түземсезлек белән көтәләр. Бездә дә "Акчарлак" мәктәп яны лагеры эшләячәк. Укучылар 21 көн рәхәтләнеп ял итә алачак. Лагерь ачылуга әзерлек эшләре инде башланып китте. Укучыларны туплыйбыз, бердәм меню төзибез һәм инде вожатый, тәрбиячеләрне билгелибез. 1 нче июньнән балаларны каршы алырга бар көчебезне куеп әзерләнәбез.
-
Республиканский фестиваль муниципальных образований РТ по поддержке и развитию детского творчества " Без бергә" 04.05.2016

Ученица 11 класса Идиятова Фануза награждена дипломом за участие в районном этапе выставки-конкурса деятельности муниципальных образований по развитию декоративно-прикладного творчества в рамках Республиканского фестиваля муниципальных образований РТ по поддержке и развитию детского творчества " Без бергә"
-
Рәхмәт хаты 04.05.2016

" Арча хәбәрләре" газетасы тарафыннан үткәрелгән " Без бит Тукай якташлары" шигырь конкурсында балалар белән катнашканы өчен башлангыч сыйныфлар укытучысы Әхмәдуллина Гөлназ Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Бакчада эш кайный. 03.05.2016

Яз җиткәч бөтен дөнья ямьләнә һәм яшәрә. Язгы эшләр башлана. Безең мәктәп бакчасында да язгы эшләр башланды. Укучылар җирне казып, тырмалыйлар, төрле агач- куак төпләрен йомшарталар, алмагач төпләрен акшарлап чыктылар. Ләкин эшләнәсе эшләр алда күп әле. Көннәр җылытып җибәрсә түтәлләр ясап, инде яшелчә, чәчәкләрне дә утыртыр вакыт җитә.

















