Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 ( 228 ) 229 230 >>
-
Габдулла Тукайга - 130. 21.03.2016

Г.Тукайның 130 еллыгынна Өчиле мәктәбендә Г.Тукайга багышланган конкурс узды. Конкурска төрле музыка уен коралларында уйнаучы укучы- осталар агылды. Безнең мәктәбебездә әлеге конкурстан читтә калмады. 6 нчы сыйныф укучысы Исламов Азат, җитәкчесе Хаирова Г.С, әлеге конкурста катнашып, 4 нче дәрәҗә дипломга ия буды. Укучыбызны котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез!!!!
-
Районный конкурс танцев. 21.03.2016

Бал — собрание многочисленного общества лиц обоего пола для танцев. Балы отличаются от обычных танцев или дискотеки повышенной торжественностью, более строгим этикетом иклассическим набором танцев, следующих в заранее определённом порядке. Бал как культурное явление является исключительной принадлежностью европейской традиции, а потому был привнесен на русскую почву Петром Первым вместе с прочими приметами европеизации в директивном порядке. Соответственно, допетровская Россия балов не знала. Петровские ассамблеи всегда открывались полонезом, за которым следовал менуэт и другие модные в то время танцы. В мемуарах голштинского камер-юнкера Ф. В. Берхгольца, относящихся к последним годам царствования Петра Великого, можно найти любопытные сведения о тогдашних ассамблеях.
Императрица Елизавета Петровна, будучи хороша собою, особенно любила танцевать, а потому танцевал и весь её двор. Исключение составляет разве что самые последние годы её правления, когда стареющая государыня по болезни прекратила посещать придворные развлечения. В результате балы стали проводиться реже, а то и вовсе отменялись. Наши учащиеся тоже любят танцевать. В этом году учащиеся 8 класса совместно с классным руководителем и педагогом-организатором разучили танец - полонез. Наш танцевальный коллектив был награжден дипломом победителя в номинации "Приз зрительских симпатий". Поздравляем!
-
Нәүрүз бәйрәме. 19.03.2016

Ямьле язның беренче улы Март дөнья буйлап атлый. Март бар жиһанны уята: кар-бозларны эретә, агачларга җан өрә.Энесе апрельне дә каршы аласы бар бит әле...Тирә-юньдә яз...һәм ботка исе?!Каян килә икән ул? Борынгы бабаларыбыз Яңа елны ике тапкыр : декабрь аенда Нардуган һәм язын, 21-22 мартта-көн белән төн тигезләшкән вакытта- Нәүрүзне бәйрәм итә торган булганнар. Гадәт буенча, Нәүрүз көнне иртә таңнан яшьләр урамга чыкканнар. Егетләр арасында бәйрәмнең башлыгы”Алпамша” билгеләнгән. Алпамша булган кеше:”Әнә карга очып килә, Нәүрүзне бәйрәм итәргә куша!”-дип кычкырып җибәргән. Бу бәйрәмдә милли уеннар, спорт ярышлары, атлар чабышы үткәрелгән. Нәүрүзгә кадәр кешеләр бер-берсенә булган үпкәләрен гафу иткәннәр, дуслашу билгесе итеп бүләкләр бирешкәннәр.Ә яшьләр кызыклы такмаклар әйтешкәннәр.
Май кирәк , ярма кирәк,
Карга туена барда кирәк
Тагын булса , он чыгар,
Пешерербез бер чумар.
Шикәр кирәк, тоз кирәк.
Чыгар,түтекәй тизрәк.
Синең кебек уңган түтәй
Бу дөьяда бик сирәк.
Бездә бу бәйрәмне 19 нчы март көнне каршы алдык. Урамда рәхәтләнеп уеннар уйнадык, җырладык, биедек, карга боткасыннан авыз иттек. Иң соңыннан карачкыны яндырып, явызлыклар китеп, бары тик яхшылыклар гына килсен дип теләкләр теләдек.
-
Әлифба бәйрәме 19.03.2016

Әлифба , әлифба
Китәсең бит инде
Җыр итеп җырлыйбыз
Иң соңгы битеңне.
Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәрнең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба китабын алганын искә төшерә.Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана. Мәктәбебезнең 1 сыйныф укучылары да Әлифба бәйрәмен матур итеп үткәрделәр. Кулларына Әлифбаны укып бетерү турында белешмә алдылар. Укуыгызда зур уңышлар телибез сезгә укучылар.
-
Бер очрашу- бер гомер!
18.03.2016
Яшәвемә көч өстәүче
Сулышым минем – Арчам.
Туган ягым, горурлыгым,
Язмышым – минем Арчам.
18 нче март көнне Курса Почмак урта мәктәбндә Татарстан Республикасының халык артисты , Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Бөтендөнья төрки хатын-кызлары бердәмлеге һәм теләктәшлеге ассоциациясе президиумы әгъзасы, “Сөембикә варислары” төрки-татар балалар иҗаты фестивален оештыручы. Җырчы, җәмәгать эшлеклесе,якташыбыз Гөлзадә Гомәр кызы Сафиуллина белән күңелле очрашу үтте. Очрашуда без Гөлзада апаның җырларын тыңладык, укучыларыбыз үзләренең осталыкларын күрсәттеләр һәм Гөлзада Сафиуллинадан истәлекле бүләкләр алдылар. Кыска гына вакыт эчендә без барыбызда Гөлзада ападан күпме кызыклы мәгълүмат ишеттек, узебезне күрсәтә алдык. Укучыларыбызда җырчы алдында югалып калмадылар, аңа кушылып җырладылар. Бу орашудан Гөлзада Гомәр кызы да, укучылар, укытучылар да бик канәгать калдык. Мондый очрашулар дөрестән дә бик кирәкле икән, чөнки укучыларыбыз чын талант ияләрен, үз якташларын танырга, белергә һәм алардан үрнәк алып үсәргә тиешләр.
-
"Һәр тарафтан Тукай җырын тоям,сукмагымда-Тукай эзләре" 17.03.2016

Габдулла Тукайның 130 еллыгына карата "Һәр тарафтан Тукай җырын тоям,сукмагымда-Тукай эзләре" исеме астында оештырылган районның зона конкурсында 4 класс укучысы Әхмәдуллина Диана һәм 5 класс укучысы Абзалов Илназ уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
Спорттагы уңышлар. 16.03.2016

Г.Тукайның 130 еллыгы , чаңгы сезоны ябылу уңаеннан районда үткәрелгән чаңгы ярышында мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучысы Гыйләҗиев Марат үзенең көндәшләрен артка калдырып, 8 километр араны чаңгыда үтеп, 2 нче урын алып кайтты. Марат грамота һәм медаль белән бүләкләнде. Укучыбызны чын күңелдән котлыйбыз, аңа уңышлар телибез!
-
Имтиханнар якынлаша. 15.03.2016

9, 11 нче сыйныф укучыларына да имтиханнар тапшырырга күп вакыт калмый. Барысының уенда - имтиханнарны ничек яхшы билгеләргә генә тапшырырга? Укучылар консультацияләргә йөриләр, дәресләрдән соң калып әзерләнәләр, өйдә шөгыльләнәләр. Шулай ук районда да сайланма фәннәр буенча имтиханнар биреп карыйлар, иртәгә укучылар тарих, русская литература фәннәреннән тапшырырга баралар. Укучыларга уңышлар телибез!
-
Поздравляем!!! 14.03.2016

Ученик 2-го класса Верхнемасринской НОШ Хуснутдинов Ислам участвовал в международных дистанционных блиц-турнирах. По русскому языку получил диплом за 2 место, а по математике диплом за 1 место. Поздравляем с победой!
-
Әниләр белән күңелле очрашу. 11.03.2016

Мәктәпнең әти-әниләр белән һәрвакыт элемтәдә булуы күңелле күренеш. Безнең балаларның әти- әниләре менә шундыйлардан. Җыелышларга гына, чакырганга гына түгел, төрле бәйрәмнәргә дә мәктәпкә кунакка килеп китәләр, котлау сүзләрен җибәреп торалар. Менә бүгендә 5 нче сыйныф укучылары үзләренең әниләрен үтеп киткән 8 март Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан бәйрәмгә чакырдылар. Бәйрәм укучылар әзерләгән концерт номерлары, уеннарга үрелеп барды. Һәр әни үз баласының нинди дә булса шөгылен күреп, сөенеп утырды. Рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр. Соңыннан укучылар үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Әниләр, укучыларга шундый күңелле бәйрәм оештырганнары өчен рәхмәтләр әйтеп, шат, күтәренке кәеф белән өйләргә таралдылар.

















