Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 ( 224 ) 225 226 227 228 229 230 >>
-
Презентация Красной книги Арского района 25.04.2016

Мир должен сохранить
биологическое разнообразие
и обеспечить устойчивое использование
его компонентов справедливым образом.
Конвенция о биологическом разнообразии
В 2000 году появился международный документ, в котором были сформулированы фундаментальные принципы устойчивого развития. Хартия Земли - это документ, содержащий принципы создания в XXI веке справедливого, устойчивого и мирного глобального сообщества. Она направлена на то, чтобы пробудить в каждом человеке новое чувство взаимозависимости и всеобщей ответственности за процветание людей и всего живого сообщества.
27 апреля 2001 года Государственный Совет РТ принял Постановление (№722) о проекте Хартии Земли, согласно которому Татарстан стал первым в мире регионом ее практического применения.
Учитель биологии Хасанова Л.С. ознакомила учащихся 5-7 классов с содержанием Красной книги Арского района. Красная книга поделена на три части: 1.Растения.2. Животные. 3.Памятники природы Арского района. Цель воспитательного часа: воспитание экологически грамотного, социально активного школьника, ответственного за состояние окружающей среды, бережно относящегося к богатствам природы.В Арском муниципальном районе силами учителей и учащихся традиционно проводится работа по сбору и обобщению данных о редких и исчезающих видах животных и растений. Защищать и сохранять единство экосистем Земли, придавая особое значение биологическому разнообразию и природным процессам поддержания жизни и поддерживать возрождение находящихся под угрозой исчезновения видов, популяций и экосистем - один из принципов Хартии Земли.
-
Татарстан Республикасының халык артисты Шамил Әхмәтҗанов 23.04.2016 Бүген,ягъни 23 апрель көнне, “Музейлар язы” Республикакүләм конкурсы нигезендә мәктәбебездә 5,6,7 сыйныфлар өчен рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рахимова Ф.Д. кызы “Татарстан Республикасының халык артисты Шамил Әхмәтҗанов” турында лектория үткәрде . Шундый җырчылар бар: аларның башкаруы башкаларныкыннан аерылып тора һәм җырлаган җырлары да туйдырмый, чөнки репертуарлары нигездә халык җырларыннан һәм композиторларыбызның вакыт сынавын узган әсәрләреннән тора. Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗановны да ярата тамашачы. Шамил Әхмәтҗанов-Курса Почмак егете.Кечкенәдән үк ул җырга гашыйк булган.Казанбаш мәктәбендә укыганда да ерак араны җыр белән якынайта.Сәхнәгә күтәрелгәнче,ул олы тормыш юлы узган.Һөнәр алган,заводта эшләгән,үзешчән сәнгать коллективларында җырлаган.Шамил абый Казан музыка училищесында белем алган.“Кешенең кем икәнен белергә теләсәң-дусларына кара”,-ди татарның бик тә акыллы бер мәкале.Ә Шамил абыйның иң якын дусты –Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле.Татарстанның атказанган артисты Шамил Әхмәтҗанов –авылыбызның хөрмәткә лаек сәнгать әһеле ул.

-
Георгиевская ленточка 23.04.2016

23 апреля в Смак – Корсинской школе прошла акция «Георгиевская ленточка».Георгиевская лента – это лента от ордена Святого Георгия, утверждённого в начале 18-ого века как орден за доблесть, проявленную в реальном бою. Со временем георгиевская лента стала употребляться и более широко - появились Георгиевские петлицы, штандарты, трубы и т.д. Георгиевская лента и орден Святого Георгия были вновь утверждены как символы воинской чести и доблести в 1992 году.Георгиевская лента — биколор (двуцвет) оранжевого и черного цветов. Она ведет свою историю от ленты к солдатскому ордену Святого Георгия Победоносца, учрежденного 26 ноября 1769 императрицей Екатериной II. Эта лента с небольшими изменениями вошла в наградную систему СССР как "Гвардейская лента" - знак особого отличия солдата.Черный цвет ленты означает дым, а оранжевый - пламя. Георгиевские ленты занимают наиболее почетное место в ряду многочисленных коллективных наград (отличий) частей Российской армии.В Имперской России Георгиевская ленточка являлась лентой Императорского Военного ордена Святого Великомученика и Победоносца Георгия - высшая военная награда Российской империи. Учитель истории Айнур Василович познакомил учащихся с историей этой ленты, рассказал о Г.Победоносце. Провел мероприятие «Родная земля» воспитывающее любовь к родине, патриотические чувства. А потом прикрепили ленточки.
-
2016 нчы ел - сулыкларны саклау елы. 22.04.2016
Мин үземнең туган ягым табигатенә һәрвакыт сокланам. Сокланмаслык та түгел бит: урман дисәң, урманнары бар аның, сулыклар дисәң, елга-кулләре күп аның, таулар, болыннар, тугайлар, әрәмәлекләр... Болар барысы да минем туган ягым.Елның дүрт фасылын да күрәм мин туган ягымда. Менә хәзер яз килеп ята табигатькә. Ул бөтен җирне яшеллеккә күмәр. Инде гөрләвекләрен агызырга да өлгерде. Тиздән табигать бизәкләре – кошлар, туган җиребезне сагынып, җылы яклардан кайтып җитәрләр.Язның бигрәк тә май айларын яратам. Бөтен тирә-як көзге муллыкка әзерләнә башлый бит ул чакта. Ничек итепме? Бөтен агачлар чәчәккә күмелә, ә җимеш агачларның шау чәчәктә утыруы - ул көзге мул уңыш дигән сүз. Инде бу чәчәкләрне салкын гына коймасын да, бал кортлары аларны серкәләндереп торсын.Шушы матур вакытны табигатьнең тагын бер иң күңелле чоры - җәй алыштыра. Ул сусыл тәмле җиләкләре, кызыл бөрлегәннәре белән килә дә, хуш исле печәннәре, тук арыш-бодайлары белән алтын көзгә кереп тә китә. Сары көз айлары яңгырлы, җилле булса да, үзләренең муллыклары белән күңелле.Мул алтын көзне тагын бер күңелле ел фасылы - ак кыш алыштыра. Ул, үзенең яңгырлары белән Көз бераз пычрата төшкән юлларны, сукмакларны энҗедәй кар бөртекләре белән түши. Дөнья бу кадәр зиннәтлелектән бик көяз булып күренә башлый. Кечкенә генә йолдызлар бик мул булып күктән ява да бөтен агачларга, куакларга тун булып ябыла.Əйе, табигать, Җир-Ана кышкы салкында да үзе тудырган матурлыкны юкка чыгармас өчен тырыша. Елгаларны боз белән каплый ул, андагы балыклар туңмасын; агачларны, җир өстен калын кар астында калдыра - үсемлекләрне салкын алмасын өчен шулай кирәк.Ə менә без шушы матурлыкны саклый беләбезмени? Соклана беләбезме без табигать матурлыгына? Мөгаен, юктыр. Чөнки язга чыккач, кар эри башлауга, кыш буе теләсә кая ташланган чүп-чар күренә башлый. Бу бит кешеләрнең әхлаксыз, шапшак булуын күрсәтә. Ел саен яз җиткәч, безне, мәктәп балаларын, шушы чүпне җыярга чыгаралар. Без авырыксынмыйча башкарабыз бу эшне. Ләкин бу чүпне теләсә кая ташлаган кешеләргә әзрәк оят түгел микәнни соң? Ник алар әзрәк кенә булса да табигать турында кайгыртмыйлар икән? Əгәр кеше мондый сорауларны үз-үзенә бирә, бу турыда бераз уйлана икән, димәк, аңарда әле өмет бар дигән сүз.2016 нчы ел сулыкларны саклау елы уңаеннан мәктәбебездә дә төрле чаралар үтә. Алдагысын Минҗан Хуҗа улы үткәрде. Чарада 8-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Минҗан Хуҗа улы укучыларны авылыбыздагы елга, чишмәләр тарихы белән таныштырды. Кая коюлары, нинди елгага кушылулары трында , исемнәре каян килеп чыгулары сөйләде. Укучылар төрле сорауларга җавап табарга тырыштылар. Үзләрендә булган мәгьлүматлар белән сыйныфташларын таныштырдылар.Җир көне. 22.04.2016
Табигатем, гүзәллекне синнән җыям.
Тынычланам, бәхетемне синдә тоям.
Үзем дә бит табигатьнең бер өлеше.
Күзләремдә күкләр төсе.
Иреннәрем – бакчадагы кызыл чия,
Керфекләрем – кара урман,
Үзем дә бит, Табигатем,
Синдә туган.
Табигатьне саклау - һәр кешенең изге бурычы ул. Шуны искә алып 1992 елның 22 нче апреленнән алып бу көн - Бөтендөнья Җир көне дип исәпләнә. Безнең планетабыз бик нык пычранган, без зур бер чүплектә яшәгән кебек, ләкин кешелек әле моны аңлап бетерә алмый. Без бүген Җирдә яшибез, ләкин киләчәк буыннар яши алырмы?
22 нче апрель - Җир көне уңаеннан мәктәбебездә дә класс сәгатьләре узды. Укучыларга җир, җирдәге тереклек турында презентация, видеороликлар күрсәтелде, викторина сорауларына җавап бирделәр.Безнең борынгы бабаларыбыз, башка җирләргә киткәндә, үзләре белән туган җир туфрагын алганнар һәм аны кадерләп саклаганнар. Алар җирне тере җан итеп санаганнар: зур киңлекләр – аның гәүдәсе, кыя-ташлар – наың сөякләре, су – каны, агач тамырлары сеңерләре, үләннәр – чәчләре, дип уйлаганнар. Кешеләр Җиргә сокланганнар, аңа табынганнар. Бездә җиребезне, табигатебезне саклап, яратып яшик!
Игелекле эшнең иртәсе-киче юк. 21.04.2016
Укучыларыбыз үзләренең яхшы, изгелекле эшләрен эшләүләрен дәвам итәләр. Өлкәннәр, ялгыз яшәүче әби - бабайларның өйләренә барып каралты- кура тирәсен җыештыралар, су алып кайталар һәм башка төр эшләренә булышалар. 5 нче сыйныф укучылары Мотыйгуллина Вәсилә апада булып кайттылар. Аның ишегалдындагы чүпләрен җыеп, тырмалап чыгардылар. Вәсилә апа укучыларга үзенең изге теләкләрен теләп, рәхмәтләрен әйтеп озатып калды.
Яхшы эшләр көне. 21.04.2016
21- 22 нче апрель көнне мәктәбебездә “Яхшы эшләр көне,Яхшы Җир” дип исемләнгән акция үтте. Әлеге акциядә барлык сыйныф укучылары да катнашты. Авылыбызда яшәгән өлкән яшьтәге әби – бабайларыбыга барып, аларның каралты – кура тирәсен җыештырып, тырмалап, чүпләрен җыеп кайттылар. Шулай ук авылыбызда булган чишмәләрне чистарттык, мәктәп яны территориясендә дә бик куп эш башкарылды. Биология укытучысы Ләлә Сәетзадовна “Туган Җиребез” дигән темага ачык чара үткәрде.
Театр - яктылыкка, нурга илтә..... 21.04.2016
21 нче апрель көнне Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан "Театр - яктылыкка, нурга илтә" - дип исемләнгән кичә үтте. Укучылар Г.Тукай әкиятләрен, мәсәлләрен, шигырьләрен сәхнәләштерделәр. Укучылар тырышып әзерләнгәннәр, костюмнар, декорация, сәнгатьле итеп сөйләүләре уйланылган, яхшылап өйрәнелгән. Кичә беркемне дә битараф калдырмады. Укучылар да үзләрен иркен, чын артистларча тоттылар. Мондый кичәләр уздыру бик зур әһәмияткә ия.Беренчедән- укучылар үзләрен сәхнәдә иркен тотарга, оялмаска өйрәнәлр. Икенчедән - сәнгатьле, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерүгә зур әтәргеч булып тора. Шулай ук - тәрбия чарасы да. Шушы мәсәл , әкиятләрдән укучылар бары тик яхшы гамәлләр генә кылырга кирәклеген, усаллык, ялганчылыкның бркайчан да яхшыга илтмәячәген аңлыйлар.
Я - гражданин России 21.04.2016
С 21 апреля по 30 апреля в нашей школе объявляется акция "Музейная весна Татарстана-2016". В связи с этим была создана и утверждена программа мероприятий.
21 апреля - Внеклассное мероприятие для 7-8 классов "Я гражданин России" с вручением учащимся паспортов Российской Федерации.
22 апреля - Мероприятие, посвященное Международному дню Земли.
23 апреля - Лекторий "Именитые земляки"
а) Народный артист Республики Татарстана Ш.Ахметзянов;
б) Наши земляки - деятели искусства;
в) Выпускники нашей школы - именитые люди.
24 апреля - Экскурсии по производственным объектам агрокомплекса и встречи с передовиками производства.
26 апреля - Праздник поэзии и творчества, посвященный 130-летию великого татарского поэта Г.Тукая.
27 апреля - Выставки.
21 апреля для учащихся 7-8 классов было проведено внеклассное мероприятие на тему: "Я - гражданин России". Цель мероприятия: воспитание гражданско-патриотического чувства к символам России, любовь к Родине; закрепить знания об истории нашей страны, государственной символике, основных документах государства и гражданина; развивать познавательный интерес к истории Отечества. Шарафеева Г.Р. ознакомила ребят с историей развития паспортной системы в России. Учащиеся 10 класса: Котдусова Р. и Зарипова Д. провели экзамен на гражданскую зрелость в форме викторины. Последним этапом было церемония вручения паспортов. Приглашенные учителя: Галимзянов М.Х., Зарипова Л.Р. поздравили учащихся, поделились своим мнением.
Какие ждут вас в будущем дела?
Об этом думать вы должны все чаще.
И если гражданин ты настоящий,
Большой отдачи ждет от вас страна.
И подымай, бездумью вопреки,
Свою решимость до конца бороться.
И может, от одной твоей руки
Зависит все, что будущем зовется.
Волейбол ярышы. 20.04.2016
19 нчы апрель көнне Арчаның 1 нче номерлы мәктәбендә кызлар һәм егетләр арасында волейбол ярышы үтте. Ярышта 1 нче мәктәп, 2 нче мәктәп, Иске Чүриле, Курса Почмак урта мәктәпләре катнашты. Уен кискен рәвештә барды. Кызлар командасы - Шиһапова Фирүзә,Зарипова Диләрә, Котдусова Ралия, Фасхиева Рәмзилә, Әхмәтсафина Рәзинә, Галимбекова Айсылу, Шиһапова Таңсылу, Хөрмәтова Адилә. Егетләр командасы- Шафигуллин Надир, Яруллин Илназ, Ахмадуллин Рәмис, Җиһангиров Рамил, Асхадуллин Азат, Җәләлетдинов Илмар. Безнең мәктәпнең егетләр һәм кызлар командасы да 2 нче урын алдылар. Укучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз, алда да уңышлар телибез.

















