МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 41 учащихся, 6 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей и 1 воспитатель |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
07.02.2017

Әзәк башлангыч мәктәбендә мәктәптәге музейга экспонатлар җыю максатыннан, "Чал тарихы булган халкым бар!" исемле тәрбия сәгате үткәрелде.Укучылар үзләре алып килгән экспонатлар турында сөйләделәр.Музейдагы экспонатларның ни өчен кулланылганы , аларны кемнәр алып килгәнлеге , хәзер алар урынына нәрсәләр кулланылуы турында укучылар мәгълүматлар алдылар.Киләчәктә дә әби-бабаларыбыздан калган истәлекләрне, тормыш-көнкүреш әйберләрен җыярга ,аларны сакларга карар кылдылар.
-
06.02.2017

Хәрби - патриотик айлык кысаларында укучыларның үзләренә шефлыкка билгеләп куелган " Сугыш чоры балалары" белән очрашулары дәвам итә. Алар анкеталарны яңарталар һәм киләчәктә башкарыласы фәнни - тикшеренү эшләре өчен материал туплап кайталар. Андый сугыш афәтен беребезгә дә бүтән күрергә язмасын.
-
02.02.2017

2 февраль - Бөтендөнья сулы һәм сазлыклы җирләрне саклау көне.
Әлеге дата 1997 нче елдан бирле билгеләп үтелә. 1971 нче елның нәкъ шул көнендә Иранның Рамсар каласында, су кошларының тереклек итү урыны буларак халыкара әһәмияткә ия булган су-сазлыклы җирләрне саклау максатыннан, "Сулы һәм сазлыклы җирләр турындагы конвенция"гә кул куелган була.
-
31.01.2017

Всероссийская встреча с родителями по вопросам ГИА 9 и ЕГЭ15.02.2017
- организации и проведения в 2017 году ЕГЭ и ГИА-9;
- содержания контрольных измерительных материалов ГИА-11 и ГИА-9;
- по электронной почте ege@obrnadzor.gov.ru;
-
Ветеран белән очрашу. 30.01.2017

Бүген, 30 нчы январь көнне, салкын булуга карамастан, Әхмәтҗанова Г.Х. һәм Хәбибуллина Г.Г. бер төркем укучылар белән Иске Кырлай авылында гомер итүче бердәнбер сугыш ветераны Камалов Әнвәр Галәү улы янында булып кайттылар. Әлеге очрашу вакытында "Авылдашыбыз Шәйдуллин Лотфулла - Муса Җәлил көрәштәше" темасына башкарыла торган эзләнү эше өчен байтак файдалы мәгълүмат туплап кайттылар. Ул елларның шаһите булган Әнвәр абыйга нык сәламәтлек телибез, тагын шундый очрашулар насыйп булсын.
-
26.01.2017

Бүген башлангыч классларда гриппны кисәтү, саклану буенча тәрбия сәгате үткәрелде. Укучыларга халык медицинасыннан төрле саклану, иммунитетны ныгыту буенча киңәшләр бирелде.
-
"Класс җитәкчесе" конкурсы 23.01.2017

23 январь көнне Казанбаш төп гомумбелем мәктәбендә "Класс җитәкчесе" конкурсы узды. Бу конкурста 6 мәктәп катнашты. Безнең мәктәптән 5 класс җитәкчесе Гилязиева Г.Р. үзенең көчен сынады. Зональ турда ике бирем үтәргә кирәк иде. "Класстан тыш чара" һәм "Мастер-класс". Укытучының ике биреме дә уңышлы узды. Класстан тыш чарада, Гөлчәчәк Рифгатовна 5-6 класс укучыларын "Белем иленә" сәяхәткә алып чыкты. Чит мәктәп балалары булса да, укытучы алар белән уртак телне тиз тапты, кыска гына вакыт эчендә аларны кызыксындыра алды. Укучылар да сынатмадылар.
Мастер-класс этабында һәрбер конкурсант, үзләренең профессиональ мөмкинлекләреннән чыгып, нәрсә дә булса ясарга өйрәтергә тиеш иделәр. Гилязиева Г.Р. "Без төрле, әмма без бергә!" исеме астында коллаж ясатты. Аның эше жюри тарафыннан уңай бәяләнде.
-
Бүген бездә чаңгы ярышы! 21.01.2017

Январь аенда мәктәбебездә Фәнил Гәрәфиев истәлегенә багышлап чаңгы ярышы уздыру матур традициягә әйләнде. Әлеге ярышлар бездә алтынчы ел рәттән үткәрелә инде. Елдан -ел катнашучы укучылар саны да арта. Ярышларда үзебезнең чаңгычыларыбыз да яхшы уңышларга ирештеләр. Командалар арасында безнекеләр беренче урынны яуладылар. Молодцы!
-
20.01.2017

Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган “Г.Тукай геройларының кешелеккә мөрәҗәгате” районкүләм яшь иҗатчылар бәйгесендә безнең мәктәптән Хөсәенов Ильназ “ Тукай очырган карлыгачлар” номинациясендә җиңү яулады.Ильназга укуында һәм иҗат эшендә зур уңышлар телибез
-
18.01.2017
Бүген технология дәресендә укучыларыбыз чигәргә өйрәнделәр. Кызлар гына түгел, хәтта егетләребез дә бу эшне бик теләп башкардылар. Кул эшләренең тормышта кызларга гына түгел, егетләр өчен дә кирәклеген укытучылары аңлатып үтте.


















