МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 41 учащихся, 6 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей и 1 воспитатель |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Муса Җәлил - балаларның яраткан шагыйре 16.02.2017

Әзәк башлангыч мәктәбендә М.Җәлилнең 111 еллыгы уңаеннан" Муса абый - балаларның яраткан шагыйре" темасына кичә үткәрелде. Анда балалар М.Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштылар.
-
" Авылдашыбыз Шәйдуллин Лотфулла - герой -шагыйрь Муса Җәлилнең көрәштәше" 15.02.2017

Февраль ае мәктәбебездә хәрби - патриотик ай дип игълан ителде. Әлеге айлык кысаларында укучылар белән план нигезендә эш алып барыла. 15 нче февраль көнне, Герой - шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, укучылар белән берлектә тарих укытучысы Хәбибуллина Г.Г. башкарган эзләнү эшен йомгаклап, " Авылдашыбыз Шәйдуллин Лотфулла - герой -шагыйрь Муса Җәлилнең көрәштәше" дигән темага зур кичә үткәрелде. Әлеге кичәдә Шәйдуллин Лотфулла абыйның Иске Кырлай авылында гомер итүче кызы Шакирова Миннебикә апа да катнашты. Муса Җәлилләр әзерләп чыгарган баш күтәрүче 825 нче батальон составында булган - легионер авылдашыбызны зурлап искә алдык. Курку белмәс батырларның һәрберсенә туган иле, туган йорты, гаиләсе, балалары рухи көч биреп торгандыр. Алар татар халкының намусы һәм горурлыгы.Алар барысы да сәяси яктан тулысынча акланырга тиеш дип уйлыйбыз. Аларның исемнәрен мәңгеләштерү безнең, исәннәрнең, изге бурычы.
-
15 февраль - Муса Җәлил туган көн 15.02.2017

15 февраль герой- шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан, 1 - 4 класс укучылары белән китапханәче Ахметзянова Г.Х. "Гомерем минем моңлы бер җыр иде..." темасына кичә үткәрде. Кичә барышында укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары белән таныштылар. Балаларга багышлап язылган шигырьләрне яттан сөйләделәр.
-
Парламент дәресе 14.02.2017

Бүген, 14 нче февраль көнне, 7- 9 класс укучылары белән берлектә " Татарстан 2030: мой вклад в будущее республики" темасы астында Парламент дәресе - 2017 үткәрелде. Парламент дәресендә Район Советы депутаты Гыйлаҗетдинова Айсинә Рәфкать кызы катнашты. Җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллина Гөлназ Галимҗан кызы укучыларны дәүләт парламентаризмы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының хакимият органнары белән таныштырды. Аннан соң укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар тыңладылар. Киләчәктә республика үсеше өчен ныклы нигез - ныклы белемнәр дигән нәтиҗәгә килделәр.
-
Профсоюз членнары арасында чаңгыярыш 14.02.2017

Бүген, көн буранлы булуга да карамастан, мәгариф идарәсе профсоюз членнары арасында чаңгы ярышлары үткәрелде. Ярышларда безнең мәктәбебезнең чаңгычылары- Ситдиков А.Г., Гилязиев Х.Р., Ахметзянова Г.Х., Гилязутдинова А.Р. эстафета ярышында 1 урынга лаек булдылар. Укытучыларны әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз, эшләрендә зур уңышлар телибез! Сез молодцы!!!
-
"Туган тел көннәре" 13.02.2017

Безнең мәктәптә “Туган тел көннәре” кысаларында “Шигырь сөйлим туган телемдә” дигән әдәби кичә үткәрелде. Укучылар танылган шагыйрьләребезнең туган тел турында шигырьләрен сөйләделәр. Туган телебезгә мәдхия җырладылар.
-
Чаңгы ярышы 11.02.2017

Бүген Арча стадионында 22 кышкы Олимпия уеннары һәм 11 Паралимпия уеннарына багышланган "Бердәм ил- бер команда" исеме астында чаңгы ярышлары үткәрелде. Әлеге ярышта безнең мәктәп командасы да актив катнашты. 2007-2010 елгы малайлар арасында Низамутдинов Кәрим 2 урын, 2002-2004 елгы кызлар арасында Сайфуллина Динә - 2 урын, Хәбиева Ландыш - 3 урын, 2000-2001 елгы кызлар арасында Фазлиева Илүзә - 2 урын, 2000-2001 елгы малайлар арасында Ахметзянов Алмаз - 3 урын, 2002-2004 елгы егетләр арасында Шакиров Илназ - 1 урын яуладылар. Эстафета ярышында малайлар командасы -1 урын, кызлар командасы - 2 урын алдылар. Чангычыларыбызны һәм аларның тренерлары Ситдиков А. Г.ны әлеге җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Зимушка-зима 09.02.2017

Сегодня в школе провели Республиканскую акцию «Яркая здоровая зимушка-зима». Участники отряда STS вместе со учащимися 1-4 классов вышли на школьный двор. С учениками провели разъяснительную беседу о здоровом образе жизни и провели любимые подвижные игры на свежем воздухе.
-
09.02.2017

Мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык бара. Укучылар район күләмендә үтәчәк "Аҗаган" уенына әзерләнәләр. Физкультура укытучысы Ситдиков А.Г. мәктәп командасын пневматик мылтыктан атарга,гранаталар ыргытырга, марш атларга, винтовка сүтеп-җыярга өйрәтә. Унынчы февральдә үтәчәк уеннарда укучыларга уңышлар телибез.
-
08.02.2017

Бүген 8-9 класс укучылары Арча районы ПДН инспекторы капитан Э.С.Усманова белән очраштылар. Инспектор җәмәгать урыннарында үзенне тоту кагыйдәләрен искә төшерде, яшүсмерләр тарафыннан хокук бозу очракларына мисаллар һәм алар китергән нәтиҗәләр белән таныштырды. Кичке рейдлар турында кисәтте һәм һәр бала 22.00 дән соң өйдә булырга тиеш дип аңлатты. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да тыңладылар.


















