МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 41 учащихся, 6 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей и 1 воспитатель |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
16.05.2017

Табигать яшәрү белән башлангыч класс укучылары елга буен чистарттылар. Эшнең нәтиҗәсен күргәч, укучылар үзләренең нинди ЗУР эш башкаруларына бик сөенделәр. Чисталыкны саклау ул безнең үзебездән тора торган эш икәненә төшенделәр.
-
Түгәрәк өстәл артында сөйләшү. 15.05.2017

Бүген укучылар белән түгәрәк өстәл артында очрашу өчен гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Шаесламова Миләүшә Фирдинантовна, Хайруллина Рәмзия Зәкәриевна һәм Арча исполкомының әйдәп баручы белгече Нигъматуллин Нил Камбилович килделәр.
-
Бүген - Җиңү бәйрәме. 09.05.2017

Җиңү килде илне сөендереп,
Балкып атты матур җиңү таңы.
Исән булсын әле, Ветераннар!
Яшәсеннәр әле тагы, тагы!!!
Күкләребез мәңге аяз булсын,
“Уф” дип алмыйк әле сулышны
Көннәребез тыныч үтсен берүк,
Беркайчан да күрмик сугышны.....
-
Безнең Ветераныбыз - Камалов Әнвәр Галәү улы. 06.05.2017

"Бер кайтмасак, бер кайтырбыз",-дип китсәләр дә, бик күп аавылдашларыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып калды, күбесе кайткач вафат булды. Бүгенге көнгә авылыбызда Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераныбыз Камалов Әнвәр абый гына исән. Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада. 9 Май бәйрәменә багышланган кичәгә ВЕТЕРАНЫБЫЗ да килде. Ул укучыларга сугыш турында, анда күргән авырлыклар турында сөйләде. Андый сугышлар кабат кабатланмасын иде дип теләде.
-
Җиңү килде илне сөендереп ... 05.05.2017

9 Май – Бөек Җиңү бәйрәме. Быел илебез Бөек Җиңү көненең 72 еллыгын бәйрәм итә. Бу көнне кешелек дөньясы түземсезлек белән көтте. Һәм ул көн килде. 1945 елның май ае. Әйе, чыннан да бу көн шатлыклы да, тетрәндергеч тә, дулкынландыргыч та. Илебездә сугыш урап узган бер генә гаилә дә юктыр, мөгаен. Шуңа күрә, һәр гаилә сугышта ятып калган һәм аннан исән кайтып, үзләренең тормышларын дәвам иткән батырларыбызны искә ала. Без дә сугышта катнашкан авылдашларыбызны искә алу өчен, “Җиңү килде илне сөендереп” исемле кичәгә җыелдык.
-
Тирә-якны җыештыру дәвам итә... 02.05.2017

-
01.05.2017

Уважаемые родители! С 1 февраля 2017 года начался прием заявлений в первый класс. Для того, чтобы записать ребенка в первый класс, Вы можете прийти в школу с первого февраля и в другие последующие дни. Кроме этого можно записаться через интернет, заполнив заявление на портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан. https://uslugi.tatarstan.ru.
Необходимые документы:
1) Документ, удостоверяющий личность родителя ребенка.
2) Свидетельство о рождении ребенка (оригинал и копия)
3) Заявление установленного образца (заполняется в школе)
4) Свидетельство о регистрации ребенка по месту жительства ( оригинал и копия)
-
"Яшь юл инспекторлары" 29.04.2017

Бүген Арчаның 5 номерлы гимназиясендә "Яшь юл инспектолары" ярышы үткәрелде. Әлеге ярышта безнең мәктәптән Сабирова Сара, Файзрахманова Азалия, Низамутдинов Кәрим, Хусаинов Илназ катнаштылар.
-
Балда без дә булдык! 28.04.2017

Бүген Арча укучылар сараенда 19 гасыр чорын хәтерләтүче Арча балы үткәрелде. Кызлар һәм егетләр бик тырышып вальс биеделәр. Безнең мәктәбебез биючеләре "Иң креатив бию" номинациясендә җиңү яуладылар.
-
Тукай сүнмәс йолдыз ул! 26.04.2017

Габдулла Тукай! Еллар узган саен бу исем зуррак мәгънәгә ия була бара. Тукай шигъриятендә ничәмә-ничә буын тәрбияләнеп үскән һәм үсә. Димәк, Тукай яши, Тукай - үлемсез! Бүген безнең мәктәбебездә дә "Тукай безнең күңелләрдә" исемле кичә үткәрелде. Укучылар Тукай шигырьләрен эчке дулкынлану белән сөйләделәр, җырлар җырладылар. Милли киемнәрдән булуыбыз әлеге көнне тагын да ямьлерәк итте.


















