МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 41 учащихся, 6 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей и 1 воспитатель |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
"Бар җырымны илгә багышладым" 15.02.2018

15 нче февраль көнне мәктәбебездә М. Җәлилнең туган көненә багышланган « Бар җырымны илгә багышладым...” исемле әдәби кичә үткәрелде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хисмәтуллина В..Б. шагыйрьнең героик көрәш юлы белән таныштырды. Укучылар каһарман шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты хакында тагы да тулырак мәгълүматлар тупладылар. М.Җәлил шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләүчегә конкурс игълан ителде.
-
Тимурчылык эше 13.02.2018

Безнең Иске Кырлай укучылары тимурчылык эшенә бик җаваплы карыйлар. Ялгыз яшәүче әби-бабайларга бик теләп ядәм итәләр. Кар көрәү, өй җыештыру, гөлләр карау кебек эшләрне бик теләп башкаралар.
-
Лыжня России 11.02.2018

Бүген уздырылган "Лыжня России" ярышында безнең мәктәбебез чаңгычылары да катнаштылар һәм беренче урыннарны яуладылар.
-
Ф. Яруллин. Шәхес, язучы, Тәрбияче.
09.02.2018
Бүген мәктәбебездә Фәнис Яруллинның туган көне уңаеннан, яраткан язучыбызны искә алып , “Фәнис Яруллин. Шәхес. Язучы. Тәрбияче” исемле әдәби кичә уздырылды.
Корыч ихтыярлы, олы җанлы, көчле рухлы язучыларыбызның берсе – Муса Җәлил һәм Г. Тукай исемендәге премияләр лауреаты Фәнис Яруллинның- хөрмәтле язучыбызның тәрҗемәи хәле белән тагын бер кат таныштык. Аның күпкырлы шәхес- шагыйрь, прозаик, журналист һәм драматург өлкәсендәге иҗатын барладык. Укучылар язучының бик күп әсәрләрен сәнгатьле итеп укыдылар. “Язмышларга буйсынмас җанлы” шагыйрьнең китапларын әле күп тапкырлар хөрмәт белән кулга алырбыз. Иҗаты да, тормыш юлы да аның чын шәхес икәнлеген күрсәтә. Һәр әсәре көчле тәрбия үрнәге. “ Язмыш синең тез астыңа китереп сукса, егылмас өчен ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа, күбек булып өскә күтәрелмә - асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңы күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып җиргә төш. Түземнәр генә бәхеткә лаек.” – дип яза Ф. Яруллин үзенең “Җилкәннәр җилдә сынала” дигән әсәрендә. Без дә шушындый язучыларыбыз үрнәгендә көчле рухлы булырга, телебезне, милләтебезне саклап яшәргә тиешбез. Менә шундый уйлар, матур теләкләр , күңелдәге иң изге хисләребез белән үткәрдек без мәктәптә яраткан язучыбызның туган көнен.
-
Ф. Яруллин. Шәхес, язучы, Тәрбияче. 09.02.2018

-
Фәнил Гәрәфиев истәлегенә чаңгы ярышы 27.01.2018

Бүген мәктәбебездә традициягә әйләнеп баручы Фәнил Гәрәфиев истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары үткәрелде. Чаңгы ярышынында районыбызның 18 мәктәбеннән 116 укучы катнашты. Ярышлар 4 яшь категориясендә үткәрелде. Төп мәктәпләр арасында безнең мәктәбебез чаңгычылары 1 урынны яуладылар. Чаңгычыларны җиңүләре белән котлыйбыз.
-
"Без төрле- без бергә" 24.01.2018

Бүген мәктәбебездә "Без төрле-без бергә" исеме астында дуслык дәресләре үтте. Бу чарада укучыларга шәхеснең милләтенә, теленә, гражданлык позициясенә, тарихы, мәдәнияте, диненә карата ихтирамлы мөнәсәбәт күрсәтергә тиеш икәне искәртелде.
-
18.01.2018

-
“Шиһабеддин Мәрҗани – татар халкының мөхтәрәм заты” 16.01.2018

-
“11 январь – Бөтендөнья рәхмәт әйтү көне” 11.01.2018



















