МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 41 учащихся, 6 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей и 1 воспитатель |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
Бөтендөнья елгалар көне! 14.03.2018

14 МАРТ - Бөтендөнья елгалар көне. Бүген уздырылган класстан тыш чараның темасы- "Татарстан елгалары буенча сәяхәт". Әлеге чарада укучылар Татарстандагы елгаларның атамаларын, алар турындагы мәгълүматны кызыксынып тыңладылар, "дүрт елга иле" дип йөртелүче төшенчә белән таныштылар, рус һәм татар телендә елга атамаларын әйтергә өйрәнделәр. Карта буенча елгаларны эзләп, күрсәтә алдылар.
-
День Л.Н.Толстого. 12.03.2018

-
8 Март бәйрәме белән! 07.03.2018

Бүген бәйрәм уңаеннан мәктәпкә хөрмәтле әниләребез кунакка килделәр. Укучылар әниләребезне котлап бәйрәм концерты күрсәттеләр. Әниләребез дә актив булдылар, уеннарда бик теләп катнаштылар. Ахырдан укучылар үз куллары белән ясалган бүләкләрен әниләргә тапшырдылар.
-
Әниләргә - бүләккә!!! 06.03.2018

Озакламый язның беренче бәйрәме -8 МАРТ - Халыкара хатын- кызлар көне якынлаша. Әлеге бәйрәм уңаеннан укучыларыбыз буш вакытларын кадерле әниләренә бүләк ясауга багышладылар.
-
"ГТО" ны бөтен гаилә белән" акциясе 03.03.2018

Бүген мәктәбебездә "ГТО ны бөтен гаилә белән" исеме астында акция уздырылды. 9 класс укучыларының әти-әниләре чаңгыда шууда, тупны кольцога кертүдә һәм озынлыкка сикерүдә үз көчләрен сынадылар. Уеннар кызыклы һәм файдалы үтте.
-
"Әтиләр һәм егетләр" 22.02.2018

6 - 7 класс укучылары 23 февраль уңаеннан үзләренең якыннарын мәктәпкә бәйрәмгә чакырдылар. Башта үзләренең шигырьләрен, җырларын бүләк иттеләр, аннары "Ир-егетләр" һәм "Укучылар" командасы арасында бәйге булды. Барысы да бик актив катнаштылар Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
"Егет булса- шундый булсын" 22.02.2018

Бүген 5 - 9 класс егетләре арасында "Егет булса - шундый булсын" исеме астында уен үткәрелде. Укучылар "Солдатлар" һәм "Партизаннар" командасына бүленде һәм төрле авырлыктагы биремнәр башкардылар. Укучылар бик актив булдылар. Кызлар үзләренең котлауларын җыр - бию ярдәмендә җиткерделәр. 20 : 17 очкосы белән ""Партизаннар" командасы өстен чыкты. Уукучыларга грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
"Туган тел көне" 21.02.2018

21 февраль - Бөтендөнья туган тел көне дип игьлан ителде. Шул уңайдан мәктәбебездә шушы бәйрәмгә багышланган кичә уздырылды. Укучылар милли киемнәрдән киенеп килгәннәр. Бергәләр "Туган тел" җырын башкардылар, татарча диктант яздылар, ахырдан бергәләп татарча биеделәр.
-
"Йолдызлы сәгать" 21.02.2018

19 февраль - 24 февраль тарих атналыгы дип игълан ителде. Шул уңайдан 21 февраль көнне 8 - 9 класс укучылары арасында "Бөек Ватан сугышы" темасына багышланган "Йолдызлы сәгать" үткәрелде. Тарих укытучысы Хабибуллина Гөлназ Галимҗан кызы кичәне бик эчтәлекле итеп алып барды. Укучылар да актив катнашты. Бәйгедә иң күп йолдыз җыеп 9 класс укучысы Сайфуллина Динә җиңеп чыкты.
-
"Әтиләр бездә кунакта" 19.02.2018

Бүген Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан 1-4 класс укучыларының әтиләре мәктәпкә кунакка килделәр. Укучылар әтиләргә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Әтиләр һәм укучылар бергәләшеп уеннарда катнаштылар. Бәйрәм ахырында укучылар әтиләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрен бүләк иттеләр.


















