МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 41 учащихся, 6 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей и 1 воспитатель |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Апрель ае – Тукай ае. 06.04.2021

Апрель ае – Тукай ае. Бөек шагыйребезнең туган ае, шигърият ае. Шул уңайдан “ Без-Тукайлы халык” исемле класс сәгатендә 5 нче класс укучылары Габдулла Тукайның тормыш юлын искә төшерделәр, балалар өчен язылган шигырьләрен сәнгатьле укыдылар.
-
2 апрель – Бөтендөнья балалар китабы көне. 02.04.2021

2 апрель – Бөтендөнья балалар китабы көне. Тормышыбызга тирән үтеп кергән “китап” дигән могҗизага без шул кадәр күнеккәнбез, аңа сулый торган һава, эчә торган су кебек гадәти нәрсә дип кенә карыйбыз. Бу бөек могҗизаны уйлап табу өчен кешелек дөньясына дистәләрчә мең еллар кирәк булган. Без ияләшкән китапка хәтле ниндди генә китаплар булмаган: таш китап, агач китап, сөяк китап, тукыма китап. Мондый китапларны язу өчен күп вакыт, зур көч соралган, аларны куллану да җиңел булмаган. Китапларны “җиңеләйтү”, аны язуны гадиләштерү , файдалануны уңайлату өчен кешеләр яңа юллар эзләгәннәр. Шуның нәтиҗәсендә папирус, пергамент һәм, ниһаять, кәгазь уйлап табылган. Дөрес, мондый материалларга язылган китап та арзан булмаган. Уртача гына күләмле китапны күчереп язу өчен күп көч, озак вакыт, хәтта айлар, еллар кирәк булган. Европада үлемгә хөкем ителгән кешеләрнең җәзасын еш кына китап күчереп язу белән алмаштырганнар. Әнә шуннан китап язуның нинди хезмәт булуын чамалап була инде. Кешелек тарихы алга барган саен информациягә, белемгә, аралашуга ихтыяҗ арткан. Белем, информация чыганагы булган китапка да сорау үсеп торган. Әмма китап җитештерү җиңел булмаган. Шуңа күрә аны җиңеләйтү юлларын эзләгәннәр. Тора-бара кешеләр, күчмә хәрефләр, шрифтлар кулланып, аларны җыеп, китап басу юлын уйлап тапканнар. Бу ысул барлыкка килгәч, китап дигән төшенчә дә аерымланган. Кулдан язылганнарын-кулъзма китап, ә хәреф, шрифтлар җыеп басылганнарын – китап яки басма китап дип йөртә башлаганнар.Бүген мәктәпнең барлык классларында китап укуның мөһим булуы турында әңгәмәләр үтте.
-
1 нче апрель - Кошлар көне 01.04.2021

Бүгенге чарабыз Кошлар көненә багышланды. Кошлар- җир йөзендә иң күп таралган тереклек ияләре.Җирдә барлыгы 100 миллиард чамасы кош яши. Татарстанда җәй көннәрендә 200 ләп, кышын 40төрдән артык кош очратырга мөмкин.Кошлар һавада очарга җайлашкан. Шуңа да аларны Антарктида да, биек тау кыяларында да, диңгез өсләрендә дә очратырга мөмкин. Кошларның иң кечкенәсе - колибри, э иң зурысы - тәва кошы. Кошлар - табигатьнең күрке. Алардан башка табигать җансыз. Алар бик күп зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр, сайраулары белән тормышыбызга ямь өстиләр. Шуңа күрә без кошларга ярдәм итәргә, аларны сакларга тиеш.
-
4 чирек 31.03.2021

Язгы каникуллар тәмамланды. Укучыларыбыз яңа көч белән уку елының соңгы чиреген башлап җибәрделәр.
-
Халыкара театр көне 27.03.2021

1961нче елдан башлап 27 нче март бөтен дөньяда Халыкара театр көне итеп билгеләп үтелә. Рәсәйдә милли театрның килеп чыгышы халыкның гореф-гадәтләре белән бәйле.1906нчы елның 22нче декабрендә Казан тамашачысы алдында беренче спектакль күрсәтелә һәм бу көн татар театры туган көн булып исәпләнә. Безнең мәктәп укучылары да төрле сәхнә әсәрләрен уйнарга яраталар.
-
Ата-аналар җыелышы 22.03.2021

Мәктәбебез укучыларының ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта ата-аналарны 3 нче чирек уку күрсәткеләре нәтиҗәләре белән таныштырылды, тәрбия мәсьәләләре каралды. Ата-аналар үзләрен кызыксындырган сорауларга аңлатмалы җаваплар алдылар. “2021 нче ел – Татарстан Республикасында туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан ата –аналар каршында “Милли традицияләр аша укучыларга милли тәрбия бирү” темасына чыгыш ясалды
-
"Нәүрүз” 20.03.2021

Исәнмесез, саумысыз, һәрбарчагыз!
Бүген бездә бәйрәм көн.
Уйнап күңел ачам, дип,
Мәктәпкә килде һәркем.
"Нәүрүз” сүзе фарсыча "яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә. Бу көнне малайлар һәм кызлар, һәр өйгә кереп, хуҗаларга такмак-такмазалар әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар.
Меңләгән еллар буена континентлар, материклар, диңгезләр, океаннар, аша Нәүрүзнең даны тарала.Төрки Һәм мөселман халыкларының рухына туры килгәнлектән, Нәүрүзне – дистәләгән илләрдә уздырылар. Татар дөньясында «Нәүрүз» исемле авыл теркәлгән, Нәүрүз исемен кешеләр балаларына кушканнар.
Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез,
Хәер-дога кылабыз,
Аш-сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбарәкбад. -
Антинаркотическая акция 19.03.2021

15 марта 2021 года в МБОУ "Старокырлайская ООШ" стартовала антинаркотическая акция "Сообщи, где торгуют смертью". Сегодня были проведены классные часы в старших классах.
-
18.03.2021

"Крым наш"- своего рода девиз 2014 года-сегодня вспоминают снова. Событие, которое мы недавно наблюдали, уже изучают в школах.
Впервые Крым вошел в состав России при Екатерине Великой. Через два века, после распада СССР, был утерян, но ненадолго.Сегодня во всех классах прошли классные часы на данную тему.
-
"Воссоединение Крыма с Россией" 17.03.2021

Кл. руководитель (Гилязиева Г.Р.) провела классный час на тему "Воссоединение Крыма с Россией".
Цели классного часа: воспитание достойных граждан,патриотов своей Родины, проявление уважения к истории предков, воспитание готовности к восприятию тех или иных явлений национальной жизни.
16 марта 2014 года в результате проведенного референдума был подписан указ РФ от 17 марта 2014 г. № 147 "О признании Республики Крым". Россия признала Крым незавизимым государством.


















